Зиннур Мансуров

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр


Скачать книгу

а үтемле саналган әңгәмә шәкеле файдаланылды. Моның ише алымның отышлы ягы шунда: ачыктан-ачык фикер алышу барышында сөйләшү үзәгендә торган шәхеснең асылы чагыштырмача тизрәк ачыла, гәпләшү дәвамлы һәм гамьле булса, кешенең үз авызы белән әйткән чын-хак сүзләреннән халык яшәешенең тулы картинасы күзаллана. Милләт хакын даулап көрәшкән шагыйрь белән әңгәмәләрдә исә безнең дөнья сурәтендәге торышыбыз бигрәк тә ачык чагыла. Ә менә тематик сөйләшүләрдә Габдулла Тукайның аерым әһәмиятле мәсьәләләргә карата белдерелгән тирән мәгънәле фикерләре шундый күләмдә бергә җыела ки, фикри сөземтәләрдән хасил булган мондый канатлы гыйбарәләрне әдипнең биниһая олы иҗаты катламнарыннан махсус эзләп табу шактый кыенга килер иде. Шунысы да мөһим, әңгәмә вакытында күпләрне кызыксындырып торган төрледән-төрле сорауларга шагыйрьнең үзеннән шундук әтрафлы җавап алырга мөмкин.

      Сөйләшү барышында куелган сорауларга җаваплар Габдулла Тукайның 1–5 нче томнарыннан (Татар. кит. нәшр., 1985–1986) алынды. Әңгәмәләрдә тәрҗемәләр кулланылмады. Авторның тезмә әсәрләреннән китерелгән өземтәләр күпчелек очракта чәчмә язылышына күчерелде. Бер җавапта төрле текстлардагы фикерләр файдаланылган чакта тоташ фраза тәмамланган урында күп нокталар куелды. Кайбер җаваплар бирелешендә Габдулла Тукайның башка җәһәттән әйтелгән сүзләре дә кулланылды, әмма алар шагыйрьнең сөйләү-язу өслүбе үзенчәлекләренә аваздаш булган шартта гына кертелде. Һәрхәлдә, иҗатчының фикерләү рәвешенә ниндидер хилафлык килмәгәндер. Китапта тәкъдим ителгән «Тукайча татар кодексы» да нәкъ шундый ук гомуми принциплар нигезендә әзерләнде. Әсәрләрдә очрый торган гарәп-фарсы алынмаларының аңлатмасы, башка телдә әйтелгән аерым гыйбарәләрнең тәрҗемәсе бит төшермәләре рәвешендә урнаштырылды.

      Кадерле укучылар! Әйдәгез, күпне кичергән халкыбыз белән киләчәккә атлаучы Габдулла Тукайга үзебезне аеруча борчыган сорауларны биреп, аннан милләтебезнең лаеклы дәвамчысына кирәк булган кыйммәтле киңәш-күрсәтмәләрне тагын бер мәртәбә алырга ашыгыйк, рухи әләмчебезгә әверелгән шагыйрьнең еллар үткән саен тирәнрәк ачыла барган бөеклегенә янәдән инаныйк.

      ТУКАЙЧА ТАТАР КОДЕКСЫ

      Каләм әһелләре әледән-әле искәрткәнчә, һәрбер әдип насыйп гомере дәвамында үзенең бердәнбер зур китабын яза. Табигый ки, олуг талант ияләре тарафыннан иҗат ителгән мондый фолиант ил-көн өчен бәһаләп бетергесез рухи кыйммәтләрне гәүдәләндерергә мөмкин. Әгәр шулай икән, без бөек шагыйребез Габдулла Тукайның бөтен язганнарын халкыбызга мирас кылынган яшәеш дәреслегенә тиңли алабыз. Чыннан да, аның даһилык белән тудырылган иҗаты биниһая тәгълим мөмкинлекләренә юл ача. Бары тик аннан зирәкләрчә файдалана белергә генә кирәк. Мондый затның классик әсәрләрендәге барлык сүзе генә түгел, хәтта һәрбер ым-ишарәсе газиз милләтенә хезмәт итәргә тиеш.

      Нәкъ менә шушы куллану осталыгы җәһәтеннән без үз вазифабызны тулы күләмдә үтәүгә ирешәбезме соң? Раслап әйтү кыен. Әнә, Габдулла Тукайның җәрәхәтле бәгыреннән савылган әлеге «бердәнбер китабы» эченнән «Татар кодексы»н үтәли күреп, аны халкыбыз дикъкатенә юнәлтер өчен дә безләргә бер гасырдан артык вакыт кирәк булды. Аһ, аянычлы кыска гомер шәме ике яктан янып килмәсә яки кемдер тарафыннан җаваплы йөкләмә куелса, шагыйрь аны үзе дә кәгазьгә төшереп калдырыр иде. Берничә нашир тәрҗемәи хәлен язып бирүен үтенгәч, «Исемдә калганнар» рисаләсенә тотынырга кулы җиткән ләбаса. Җәмәгатьчелек вәкилләре сорагач, «Шәрекъ клубы»нда халык әдәбияты турында лекция әзерләп укырга да, «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» дигән дәреслек-хрестоматиясен төзергә дә өлгергән.

      Ә татар халкын озын-озак гасырлар дәвамында тәрбияли алырлык ошбу кодекска килгәндә, сүз дә юк, Габдулла Тукай аны үзенең язганнарында ярылып яткан тәҗрибә нигезендә әзерләр иде. Нишлисең, әлеге эшне тиешенчә ахырына җиткерү бөтен җаваплылыгы белән безгә тапшырылган. Шик-шөбһә тумасын, сезнең игътибарга кануни шәкелдәрәк тәкъдим ителгән бу җыелма төп-төгәл шагыйрь каләме теркәп калдырган сүзләрдән генә тора. Хәрефкә-хәреф туры килә, дип, нәкъ шундый очракта әйтеләдер. Хәтта бүлекләрнең исеме дә аның әсәрләре тукымасыннан алынды. Кодекстан файдалану барышын җиңеләйтү максатыннан, нибары тәртип саннары гына өстәлде. Алары да шагыйрь өслүбе өчен ят түгел, Габдулла Тукай бүлем рәкымнәрен шактый еш кулланган.

      Инде шундый искәрмә дә биреп үтәргә кирәк: кодекс калыбындагы әлеге уй-фикерләр ниндидер депутатлар төркеме тарафыннан түгел, ә аерым шагыйрь исеменнән юридик таләпләрне күздә тотмыйча язылган. Монда шәхси башлангычның өстенлек итүе табигый. Шул ук вакытта көрәшче әдипнең фикри сөземтәләре дәүләти югарылыктагы иҗтимагый гомумиләштерүләрдән дә мәхрүм түгел. Кыскасы, боларның һәммәсен дә белеп тору лаземдер.

      Тукайлы язмышыбызга рәхмәтләр белдерик. Пәйгамбәргә торырлык шагыйребезнең еллар аша безгә җиткерелгән әлеге мөкатдәс бүләге, иҗтиһатка өндәүче әманәт буларак, татар халкының алгарышына янә бер ныклы нигез ташы рәвешендә салынсын. Аллаһ теләктәшлек кылсын.

Биисми Габдулла бине Мөхәммәдгариф ТУКАЕВ1I. Керешү сүзе. Алла гыйшкы хакына

      1. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим…

      Без дә бер кешедәй дус булыйк Алла гыйшкы хакына;

      Эрелек,