Фарида Гайфуллина

Кадерле мирас


Скачать книгу

белән бертуган Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар җитәкчелек итә. Алар Төркиядә, Гарәбстанда укып кайтканнар, чит ил мәктәпләре белән танышып, алардагы уку-укыту эшләрен өйрәнгәннәр. Дөнья күреп кайткан мөгаллимнәр әтиләре Габделгалләмнән калган мәдрәсәне үзгәртеп кору эшенә керешәләр. Мәдрәсәдә дини сабаклар белән янәшә шактый киң программа нигезендә дөньяви фәннәр укытыла, телләр өйрәнелә. Тәрбия алымнарының куелышы ягыннан да мәдрәсә алгы сафта тора, һәм ул Россия, Төркестан, Кыргызстан өлкәләреннән укуга, мәдәнияткә, яңалыкка сусаган күп кенә кешеләрне үзенә җыя.

      Патша хөкүмәте татарларга бары дини өлкәдәге мәктәп-мәдрәсәләр генә ачарга рөхсәт итә. Бубилар да, билгеле, мәдрәсәләрен татар голәмасы һәм хөкүмәт каршында дини уку йорты итеп күрсәтәләр. Шулай да Буби мәдрәсәсенең дөньяви юл белән алга атлавы патша хөкүмәтенә ошамый. Татар авылларында мөгаллимнәр белән муллалар арасында ике катлау барлыкка килә. Аларның берише патшага каршы була, икенчеләре ныклап патша хөкүмәтенә хезмәткә күчә. Мондый каршылыклы фикернең Буби мәдрәсәсеннән таралганлыгы күзәтелә, шуңа да жандармерия мәдрәсәгә игътибарын юнәлтә. «Буби мәдрәсәсендә Россиягә, рус милләтенә каршы эш алып барыла, панисламизм идеясе таратыла» дип, матбугатта шау-шу күтәрелә. Шулай ук «Бубилар Төркия флотына иганә җыялар, мәктәптә шәкертләрне хөкүмәткә каршы котырталар, Россия мөселманнарын берләштереп, Төркия химаясе астында татар хөкүмәте ясарга телиләр» дигән эчтәлектә патша жандармериясенә ялган донослар языла. Искелек тарафдарлары бу эштә рус миссионерларына, патша жандармериясенә бик теләп ярдәм итәләр.

      Тентү башлана. Һәр мөгаллимне сак астына алалар. Буби мөгаллимнәрен Сарапул төрмәсенә озаталар. Буби мәдрәсәсен тәмамлап чыккан шәкертләр исемлеге булдырыла, Россиянең төрле почмакларында алар да тикшерелә. Тентү вакытында бик күп кыйммәтле кулъязмалар юкка чыгарыла. Бигрәк тә Риза Фәхретдиннең Россия татарлары тарихына, мәгърифәткә һәм галимнәр эшенә кагылышлы язмалары – язучы тарафыннан күп еллар буе зур тырышлык белән җыелган документлар югала.

      Белем учагы тар-мар ителә, тикшерү эшләре башлана. Бубилар эше буенча ун кеше төрмәгә утыртыла. Болар – Габдулла Буби, Гобәйдулла Буби, Котдус Габдрахманов, Мирзамөнәвар һәм Миргаяз Алеевлар, Харис Сайманов, Әхмәтшәриф Габделсаттаров, Нәҗип Туктамышев (Думави), Габделхак Саматов һәм Габдрәхим Сәлимовлар. Әлеге кешеләр патша хөкүмәтенә каршы пропаганда алып барган дип санала. Патша жандармериясе Казан, Нократ якларында киң күләмдә тикшерү эшләре алып бара. Казан, Сарапул шәһәрләрендә, Әгерҗе, Иж-Бубый авылларында күп кешеләрдән сорау алына. Гаепләү ягындагы шаһитлар – карагруһ кадимчеләр – Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал тарафыннан сатира уты астына алынган Ишми ишан, Мөхәммәтҗан хафиз кебекләр. Алар Бубиларны дөньяви фәннәр укытуда гаеплиләр, әмма суд тикшерүчеләре кызыксынган төп сорауларга төгәл җавап бирә алмыйлар. Шаһитлардан – иң кабахәт төстә яла ягучы кешеләр – Буби мәдрәсәсенең