Фарида Гайфуллина

Кадерле мирас


Скачать книгу

еллардагы әдәбиятта сатлык җаннар, монафикълар, шымчылар тәнкыйть объектына әйләнгәннәр. Аларны «кара йөзләр» дип йөрткәннәр. «Кара йөзләр»дән беренче чиратта явызлык символы булган Ишми ишанга сатирик әдәбиятта шактый күп юллар багышлана. Ишми турында татар һәм рус вакытлы матбугатында да байтак языла. Бу чорда иҗат иткән татар әдипләренең һәркайсы диярлек аны тәнкыйть утына ала. Мәкаләдә автор алар белән эзлекле таныштырып бара.

      Нинди генә каршылыклар күрсәтелсә дә, ул елларда әдәбият мескенләнеп калмаган. Киресенчә, каршылык булу, көрәшү зарурлыгы әдәбиятның эмоциональ тирәнәюенә, активлашуына, публицистиканың сугышчанлыгына китергән.

      XX йөз башында әдипләр генә түгел, шәкертләр дә активлаша. Бигрәк тә 1905 ел вакыйгалары уңаеннан мәдрәсәләрдә шәкертләр кузгала. Яңача укытуны таләп иткән яшьләр митинглар оештыралар, уку йортларын ташлап чыгалар. Менә шул атмосферада шәкертләрнең үз гимннары барлыкка килә. «Саданың авторы кем?» (Идел. – 1997. – № 8) язмасында М. Мәһдиев шул хакта яза.

      Гимн текстының төрле-төрле вариантлары бар, аның исеме дә берничә: «Шәкертләр садасы», «Уян, шәкерт!» һ. б. Төп текстның авторы – мөгаллим Ягъкуб Мамишев. «Ягъкуб Мамышев 1675–1766 елларда яшә- гән генерал-майор Котлыгъ-Мөхәммәт Мәмеш улы Тәүкилде нәселеннән булырга тиеш», – ди М. Мәһдиев.

      Ягъкуб Мамишев уртакул шигырьләр язган. Татар поэзиясе антологиясенең 1992 елда чыккан беренче томына аның ике шигыре кертелгән: «Кайгырам» һәм «Кыш». «Иң популяр әсәре – «Уян, шәкерт!» шигыре – ни өчендер кертелмәгән. Әлбәттә, беренче чиратта шуны урнаштырырга кирәк иде», – ди автор.

      Шигырь Тукайга ияреп язылган, «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» әсәренең интонациясенә корылган. Әдәбият тарихында әлеге шигырьнең абруйлы урыны бар: ул – шәкертләр гимны. Аңа көй дә язылган. Казан жандармериясе, яшьләр хәрәкәтеннән куркып, әлеге текстны кат-кат тикшерә. Бигрәк тә аларга «Кирәк безгә яңа канун, / корал кулда, телдә һаман» дигән юллар тынгылык бирми. Бу хакта М. Мәһдиев: «Империя үз кулы астындагы яшьләр хәрәкәтеннән әнә шулай курыккан. Яулап алучыларның гел шулай: яулап алалар да, җиңелгән милләтнең һәр хәрәкәтеннән куркып, дер калтырап яшиләр», – дип яза.

      1910 еллар тирәсендә патша хөкүмәтенең милли политикасы тагын да реакционлаша. Хөкүмәт органнарының актив эшчәнлеге нигезендә яңа революцион күтәрелештән куркып калу, милләтләр арасында, бигрәк тә рус һәм рус булмаган милләтләр арасында каршылык тудырырга омтылалар. Тарих зур хата ясау алдына килеп баса: реакцион милли политика рус халкы белән татар халкы арасында дошманлык тудырырга мөмкин. Татар вакытлы матбугаты, әнә шул тарихи хәвефтән халыкны саклап калу өчен, әһәмиятле эш башлый: газета-журналлар рус милләтенең татарларга хәерхаһ булган катлавын аерып күрсәтә. Вакытлы матбугат бу максатка рус ориенталистларының (Көнчыгыш илләр тарихы, телләре һәм культурасы белгечләренең) эшчәнлеген объект итеп ала, русларның менә шундый катлавы бар, алар безгә бертигез