Амирхан Еники

Матурлык


Скачать книгу

сез әйткәнчә, бер генә мәртәбә чәчәк атуы…

      Зөһрә ханым, гаҗәпләнгән сыман, нечкә кашларын сикертеп куйды.

      – Ни өчен?

      – Кеше дә, дим, шушы үсемлек төсле, үз гомерендә бер генә мәртәбә мәхәббәт кичерсә иде.

      – Нигә, мәхәббәтне берничә мәртәбә дә кичереп буламыни?

      – Була икән шул, Зөһрә ханым!

      – Һай, мин тиле! – диде Зөһрә ханым, көлеп. – Белми идем әле мин моны, белми идем… Яшь чакта бер чынлап яратасың да шуның белән тәмам, гомерең буена җитә шул дип уйлап йөри идем…

      – Яшь чактагы беренче мәхәббәт бит ул, беләсезме, күп вакытта беренче исерү генә булып чыга, – дидем мин дә, шулай шаярткан төслерәк итеп. – Ә чыны соңрак, акылга утыргач, ак белән караны аера башлагач килә… Тик, кызганычка каршы…

      Мин әйтеп бетермичә, тирән көрсенеп, кулларымны гына җәеп җибәрдем, ә Зөһрә ханым шундук сорап куйды:

      – Йә, нәрсә «кызганычка каршы»?

      Мин «әйтергәме, юкмы?» дип тиз генә уйлап алдым. Ләкин артыгын әйтү ярамый иде, шуңа күрә бары:

      – Кичегеп килә ул… чын мәхәббәт, – дидем. – Күп кенә хәлләрдә бик кичегеп килә.

      Белмим ни өчендер, Зөһрә ханым озак кына дәшмичә барды. Ул уйчан иде, бу хәл мине берникадәр борчый да башлады. Әллә берәр төрле шик тудымы аның күңелендә?

      Ниһаять, ул, үзенә ят бер фикерне кире кагарга теләгәндәй, башын чайкап әйтте:

      – Юк, яшьлек мәхәббәтеннән дә саф, чын мәхәббәт булмыйдыр… Юк, ышанмыйм мин…

      – Төрле кеше белән төрлечә була торгандыр инде ул, –дидем мин, аның белән бәхәскә керергә теләмичә, ә үзем эчемнән генә: «Их, Зөһрә ханым, әгәр мин сезгә башымнан кичергәннәрне сөйләп бирә алса идем, ихтимал, сез минем хәлемне аңлар идегез», – дип уйлап куйдым.

      Кинәт Зөһрә ханым, минем җиңемә орынып:

      – Карагыз әле! – диде һәм көрән төстәге бер кечкенә агачка төртеп күрсәтте. Агачның сокланып карарлык бернәрсәсе дә юк иде кебек, шунлыктан аңа бер дә исем китмәде. Ләкин Зөһрә ханым, һаман мине кызыксындырырга теләп:

      – Сез аның язуын укыгыз! – диде һәм, үзе үк нечкә бармагын күтәреп, агач төбенә кадап куйган кечкенә тактаны ягымлы тавыш белән өзеп-өзеп кенә укып чыкты: «Ти-яргә яра-мый, а-гу-лы!..» Бу сүзләргә ул ниндидер бүтән мәгънә салган кебек тоелды миңа, һәм мин дәшмичә калырга мәҗбүр булдым.

      Без тагын күп кенә агачларны: тәүлегенә берәр метр үсә торган бамбукларны, яфракларының озынлыгы икешәр-өчәр метрга җиткән бананнарны, төрле-төрле гаҗәеп матур пальмаларны карап уздык. Зөһрә ханым, әле яңарак кына безнең арада шактый четерекле сөйләшү булып алганын оныткан шикелле, бик мавыгып шул агачлар турында сөйләп йөрде. Мин тыштан кызыксыну күрсәтсәм дә, уйларым, дөресен генә әйткәндә, хикмәтле агачлардан еракта иде. Тик лавр агачы гына бераз кызыксындырды. Бу агачның яфракларыннан, мәгълүм булганча, данлык таҗы үрәләр… Әгәр үзенә бер тәмле ис аңкытып торуын искә алмаганда, аның әллә нәрсәсе юк та кебек. Ни өчен аңа шундый дәрәҗә бирелгән? Зөһрә ханым әйтә, аның яфраклары мәңге яшел һәм