Ахат Гаффар

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4


Скачать книгу

турында «Совет Русе», шуннан соң «Анна Снегина» дигән мәшһүр поэмалар иҗат иткән адәм баласы лабаса.

      Хәзер инде, бу арадагы гәҗитләрдә язылганча, боларның берсе-бер үз-үзләренә кул салмаганнар, имеш. Ошбу барча һәлакәтләрнең башында ОГПУ торган, имеш.

      Кем белгән инде. Сергей Есенинның бөек биюче Айседора Дункан белән багланышлары, сөешүләре, аннары соң ниндидер сәбәпләр белән нәрсәнеңдер килеп чыкмавы аны муенына элмәк эләргә мәҗбүр иткәнме соң?

      Һәрхәлдә, 1954 елда чыккан «Малая советская энциклопедия»дә язылганча, ул 1919–1921 елларда имажинист шагыйрьләр төркеменә ябышкан, имеш. Янәсе, ул «бөек үзгәрешләр»не кабул итә алмаган. Имеш, ул иске Русь хакында сагышланып кына язган. Имеш, аның яшәү мәгънәсе яңарышлар белән туры килмәгән дә, бу хәл аны күңел төшенкелегенә һәм кайгы-хәсрәткә салган. Менә шул, имеш, аны элмәккә элеп куйган да инде.

      Ярар. Яхшы. Әгәренки бүген Сергей Есенинны татар шагыйрьләреннән кемдер белән охшатырга кирәк булган сурәттә, иң әүвәл аның янәшәсенә тәгаен Һади Такташны куярга кирәктер. Икесе дә сары чәчле, икесе дә зәңгәр күзле, икесе дә Россиянең иң мөһим рухи үзәкләрендә торып иҗат иткәннәр, кайгырганнар, шатланганнар, хакыйкать дәгъвалаганнар. Шуннан ары китеп, әгәр дә Сергей Есенинның граммофон язмаларындагы тавышын, шигырь уку рәвешен ишеткән, тыңлаган кеше булса, аны, мөгаен, мөгаен генә түгел, ә бәлки тәгаен, бүгенге татар шигъриятенең асыл затлары Мөдәррис Әгъләмов белән Зөлфәт шикелле итеп тыңларлар иде.

      Гаҗәп инде: ни гомер буена кулга-кул тотынышып эшләгән, бер рух белән яшәгән, уртак хыял белән яшьнәгән татар-рус, рус-татар язучылары шушы «демократия» заманында хәтта ки бер-берсен тәрҗемә итешүләр, әүвәл Мәскәүдә татарларның 200 әр татар китабы, ә без Татарстанда русларның 50 китабы чыгып килгән заманнарны онытып, инде бер-берсе белән телефоннан да сөйләшү мөмкинлегеннән мәхрүм икән, Сергей Александрович Есенинның мәшһүребез Габдулла Тукай турында «Нинди зур шагыйрь!» дип әйтеп калдыруы – бу бит… бу бит…

2000

      ХАКЫЙКАТЬКӘ СУСАУ

      Берзаманны мине, хатыным Фәридәне галим үз бакчасына кунакка чакырды. Әбиләр чуагы башланган вакыт. Бардык, чәй эчәбез. Хуҗабыз – Әбрар Кәримуллин. Япь-яшь булуыма карамастан, халык теленә кергән чагым: язам. Җәмәгате – көләч йөзле, әмма тыйнак Кинтә апа да шунда. Агачлар ышыгында утырабыз, сөйләшәбез. Әбрар абый, безгә күләгә биреп торган зәңгәр чыршыларга ишарәләп:

      – Карагыз әле, оланнар, – диде, – былтыр кышын Яңа елга берсенең очын кисеп алып киткәннәр. Без татарның да башын гына түгел, ә бәлки рухын да нәкъ шулай кискәннәр инде.

      Ул елны Әбрар абый үзенең татарлар, аларның килеп чыгышы тарихы турындагы мәгълүм хезмәтен төгәлләгән иде. Бу вакытта аны китап рәвешендә дөньяга чыгару хакында уйларлык та, күз алдына китерерлек тә түгел иде. Аны Фәридә, ялгышмасам, язу машинасыннан чыккан алтынчымы нөсхәдән тагын алты нөсхәгә күчереп басты. Болар шундук кулдан-кулга таралып, укылып бетте. Ә үзебезгә