поэмаларда, әгәр укучы аны тулысы белән укыса, тагын бер-ике нәрсәдә буталуы мөмкин. Борынгы шагыйрьләр үзләренең әсәрләрен Алла исеме белән башлыйлар. Бу – бик табигый хәл. Гуманистик карашларны уздырган өчен бу шагыйрьләрдән атеист, материалист ясарга ашыкмаска кирәк. Алар Аллага ышанганнар, аңа табынганнар. Ләкин, талант, акыл иясе буларак, аларның әсәрләрендә гуманистик, дөньяви карашлары өстенлек алган һәм Аллага, пәйгамбәрләргә дәшүләр, багышлаулар кайвакыт гади ширма гына булып калалар. Борынгы шагыйрьләрнең кайбер әсәрләре конкрет шәхесләргә, гадәттә, ханнарга багышланган. Монда да гаҗәпләнерлек урын юк, чөнки шагыйрьләр, күз өстендәге каш кебек, хөкемдарларының игътибар үзәгендә булганнар. Һәм шагыйрь, үзенең гуманистик идеясен замандашларына җиткерү өчен, әсәрен хөкемдарга багышлый икән, бик табигый. Бу да шулай ук тышкы бер форма, олы хисләрне укучыларга белдерү өчен бер алым гына. Шагыйрь бит хуҗаның – ханның заказын үтәгән! Мөхәммәдьярның «Нуры содур» поэмасы әнә нәкъ шулай корылган. Бу поэма Кырым ханы Сәхибгәрәйгә багышланган. Ләкин анда йөкче образы бар: бу кеше, бик фәкыйрь булса да, гомере буе үзеннән дә начаррак яшәгән кешеләргә ярдәм итә. Шагыйрь моннан шундый нәтиҗә чыгара:
Кем егылганда кулын тот моңлының,
Ул тәкый тоткай кулың бер көн сәнең, –
ди. Димәк, шагыйрьнең дөньяга карашын билгеләгәндә, аның әсәрен кемгә багышланган икәненнән чыгу дөрес булмас иде.
Мәүла Колый, Утыз Имәни иҗатлары турында сүз алып барганда да шулай: бу шагыйрьләрнең дә иҗаты катлаулы. Монда диннең тагы да нечкәртелгән формасы – суфичылык белән гуманистик карашлар бергә буталганнар. Укытучының бурычы – алар иҗат иткән әсәрләрдәге дөньяви, гуманистик сыйфатларны аерып алу һәм калку итеп бирү. Суфичылык Аллага гашыйк булуны, матди дөньядан ваз кичеп, рухи дөнья белән генә яшәүне мактый. Мәүла Колый шигырьләрендә моны күрү, аерып алу кыен түгел. Ләкин шагыйрь бервакытта да үзе яшәгән тирәлектән, җәмгыятьтән абсолют азат була алмый. Шигырьләрендә ул никадәр генә үзенең нечкәртелгән рухи дөньясына табынмасын, аңа билгеле бер тирәлектә кешеләр белән мөнәсәбәткә керергә, ашарга-эчәргә, киенергә кирәк – кыскасы, Мәүла Колый матди дөньяда яшәргә мәҗбүр. Мәсәлән, ул игенчелек хезмәтен мактап шигырьләр яза. Дәрестә аның бу сыйфатына аеруча басым ясарга кирәк. Мәүла Колыйның шигырьләре арасында наданлыкны, начар эшләрне тәнкыйть иткән юллар бар. Хрестоматиягә нәкъ әнә шулар сайлап алынды. Реалистик картиналар Утыз Имәни шигырьләрендә тагы да киңәяләр.
Борынгы шагыйрьләр шигырь техникасына бик зур әһәмият биргәннәр. Алар рифманы бик төгәл төзегәннәр. Рифма өчен берничә телнең (татар, фарсы, гарәп) сыгылмалылыгыннан файдаланганнар. Текстларны укыган вакытта чит тел сүзләренең дөрес әйтелешенә игътибар бирелергә тиеш. Сүзләрнең безнең хәзерге телдә әле дә йөри торганнарын һәм бүгенге лексик фондтан төшеп калганнарын аерып алырга кирәк. Мәсәлән:
Суфилык