к үсеш ала. Казан шагыйре Мөхәммәдьярның үз әсәрен Кырым ханы Сәхибгәрәйгә багышлавын гына искә төшерик. Әсәрнең әлеге хан (белүебезчә, ул Казан патшасы да булып тора) химаясендә язылуы да ихтимал. Ләкин уртак әдәбият дөньясы да Идел буе илбасарлар кулына төшү белән парча-парча килә, Кырым татарларының әдәбияты аерым һәм, асылда, госманлылар мәдәнияте йогынтысында үсә башлый.
Кырым дәүләт буларак исән-имин яшәгәндә, биредә шагыйрьләр дә, чәчмә язучылар да күп була. Ханнар, ханәшләр арасында да шигырь язу гадәти саналган. «Диван шигърияте» Кырым дәүләте үз мөстәкыйльлеген югалтканчы яши. Мәсәлән, Гази Гәрәй ханның (XVII йөз) оста шагыйрь булуы билгеле. XVIII гасыр тарихчысы Абделгаффар Кырыми язуынча, ул хәтта саф гарәп телендә дә шигырьләр чыгарган. Кырым ханлыгында тирән эз калдырган Миңлегәрәй хан да шагыйрь буларак мәгълүм. Гомер юлы Казанга да бәйле булган Өмми Камалны искә төшерү дә урынлы булыр.
Кырымда Казан фаҗигасенә битараф калмыйлар. «Чура батыр» дастанының халык арасында киң таралуы шул турыда сөйли.
Кырым һәм Казан (Идел-Урал) татарларын рухи яктан яңадан берләштерү җәһәтеннән Исмәгыйль Гаспралының «Тәрҗеман» газетасы зур роль уйный. Аның баштарак Рәмиевләр һәм Акчураларның матди ярдәме белән чыгуын да онытмаска кирәк. Әлбәттә, туганлык хисе, күпме генә аерырга тырышсалар да, бөтенләй юкка чыга алмый.
XX гасыр башында, яңа заман шигърияте пәйда булгач, Кырым илендә Казан, Оренбург, Уфа тарафларында нәшер ителгән әсәрләрнең йогынтысы сизелә (хәер, алар Россия империясенең барлык төрки мөселманнарына тәэсир иткән). Бердәмлек хисе көчәя. Юкка гына ана теле турында Бәкер Чобан-задә: «Мин сине Кырымда, Казанда таптым!» – дип язмаган. Кырым шагыйрьләренең Тукайга багышлап язылган шигырьләре дә – шуңа дәлил. Әшрәф Шәмизадә, Шәвки Бәктура, Әмди Гәрәйбайлар иҗатында Тукай, Дәрдемәнд шигырьләренең тәэсирен тоймый мөмкин түгел.
Илдән сөрелгәч, Кырым татарлары гасырлар дәвамында тупланган рухи һәм матди мирасларын бөтенләй диярлек югалта. Ләкин кан кардәшләребезгә сокланмый мөмкин түгел: алар, көлдән яралган феникс кошы кебек, яңадан рухи хәятләрен, мәдәниятләрен торгыза алды. Элекке кимәлдә булмаса да, әдәбиятлары Үзәк Азиядә тернәкләнде, бераз тын алгач, Ташкентта «Йолдыз» дигән әдәби-иҗтимагый журналларын да нәшер итә башладылар. Милләттәшләренең рухи тормышын сүндермичә яшәткән фидакяр затларның гүрләре нур белән тулсын.
Бүгенге Кырым татарларының әдәбиятында минем дустым Диләвәр Осман күренекле урын тота. Ул – бүген Акмәчеттә (Симферополь) чыгуын дәвам иткән мәшһүр «Йолдыз» журналының баш мөхәррире. Әлеге авыр вазифаны ул инде шактый еллар башкара. Диләвәр иҗтимагый тормышта казгана, берара Милләт Мәҗлесенең рәисе Мостафа Җәмилнең матбугат сәркатибе дә булып торган иде. Кан кардәшләренең хакларын даулауда ул бай тәҗрибәгә ия. Диләвәр Осман үзенә кадәр иҗат иткән Кырым шагыйрьләренең миссиясен дәвам иттерергә тырыша. Аның Казан белән тыгыз элемтәләре дә моңа булыша. Шагыйрь, әүвәлгеләр кебек үк, татар халкын – Кырымныкымы ул, Казанныкымы, Себернекеме, Уфаныкымы – бербөтен итеп күрә. Әлеге теләге шигырьләренең дә умырткасын тәшкил итә. Чыннан да, тел аерымлыклары гына кан кардәшлекне юкка чыгара алмый. Һәр милләт субэтнослардан тора. Йәмән гарәбе Мисырдагы милләттәшен бик аңлап та бетерми, ләкин алар бит – барыбер гарәпләр!
Без дә Диләвәрне үзебезнеке дип саныйбыз. Рухи үсешенә Казанның нык тәэсир итүен ул үзе дә таный:
Кырымым, дисәм,
Рәнҗемә, Казаным!
Ике якта
Ике канатым сез зәңгәр күкләрдә.
Ике дәрдем, ике өметем бар бу дөньяда:
Берсе – газиз Ватаным,
Берсе – кардәш Казаным,
Минем мөшкел бу хәятемдә…
Диләвәрнең тәүге шигырьләре «Идел» журналында басылуын да горурланып әйтеп үтәсем килә. Без шул вакытта таныштык та шикелле. Шунысын да әйтергә кирәк: Диләвәр кырымтатарча гына түгел, урыс телендә дә яза. Идел буе әдәби телен дә яхшы белә. Ул Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр», Мансур Гыйләҗевнең «Казан егетләре» пьесаларын кырымтатарчага аударды. Алар үз вакытында Акмәчет (Симферополь) кырымтатар музыкаль драма театры сәхнәсендә уйналды.
Диләвәр Кырымга кайтып киткәч, мин Карасубазарда (Белогорск) аның өендә кунак булган идем. Шунда әнисе белән дә сөйләшеп утырдык. Инде ватанга кайтырга рөхсәт булса да, аларны монда беркем дә кочак җәеп каршы алмый. Киресенчә, җир алырга, эшкә урнашырга төрле киртәләр корып кына торалар. Әлеге кыенлыкларны әнисенең ачыргаланып сөйләве истә калган. Әмма ватанга кайту шатлыгын болар гына һич тә киметмәгән, алар теш-тырнак белән үз җирләренә ябышкан, һәм бернинди кара көчләр дә аларны җиңә алмас кебек иде.
Ватанга кайту. Кая гына сөрелсәләр дә, ватаннан ваз кичмәү… Диләвәр шигырьләренең төп мәүзугы шул. Ә бит ул үзе сөргендә – Үзбәкстанда, Ташкент өлкәсенең Бекабад шәһәрендә, илдән куылганнан соң, 15 ел үткәч дөньяга килә. Ата-бабалар җирен бер тапкыр да күрмичә үсә. Башка сөрелгән халыклар үз илләренә кайтканнан соң да, татарларга ватаннарына кайту юллары бикле кала. Диләвәрне татарлык хисе Казанга алып килә. Биредә ул мәдәният институтына укырга керә, 3 нче курстан укуын консерваториядә