Рифәбез, кайчан карасаң, күрсәң, студентлар арасында. Аны яраталар, дус күрәләр, оригиналь күзаллаулы остаз саныйлар, башкаларга охшамаган шәхес, көчле рухлы хатын-кыз сыйфатында таныйлар.
Тормыш казанында, бигрәк тә яшьләр арасында кайнау каләм иясенә рухи көч бирәдер, даими иҗат итәргә әйдидер. Рифә Рахман да китапларын бер-бер артлы гына табадан төшереп тора. Белүемчә, кыска арада туплаган мирасханәсендә инде өч дистә китап бар. Болар – шигырь тупланмалары да, фәнни хезмәтләр дә, хикәя һәм повесть җыентыклары да.
Рифәнең прозасын үземә якын темалар, күңелемә хуш фикерләр эзләп укыйм һәм табам да. Чордашларың иҗат иткән әсәрләр сине күтәрелгән проблемалары, үткен, заманча яңгырашлы фикерләре белән тартып торырга мөмкин, әмма нәфис тел белән язылмаса, бер танышып карыйсың да кабат кулыңа алмыйсың. Рифәне кат-кат, яратып, һәр сүзен җаным аша уздырып укыйм.
«Йолдызлар төстән язганда» – Рифә Рахманның проза мирасында өченче тупланма. Аның «Онытырмын димә» китабы нәкъ менә нәфис теле, психологик нечкәлек белән тасвирланган геройлары, көтелмәгән сюжетлары өчен язучылар арасында мәртәбәле саналган Фатих Хөсни премиясе белән бүләкләнгән иде. Мин бу китапка да шуңа тиңләшерлек уңышлар телим.
Тәкъдим ителгән тупланмага кергән әсәрләрнең кайберләре газета-журналларда дөнья күргән иде инде. Укучыларны алар югары әхлаклы геройлары, бигрәк тә зур авырлыкларга дучар ителеп тә, яшәү мәгънәсен югалтмаган хатын-кыз образлары белән җәлеп итте.
Австрияле этолог К. Лоренц эволюцион гуманизмның хәзерге цивилизациянең таркалуына киртә булып торачагын әйткән. Аның фикеренчә, кешенең үзен «нормаль» тотышы реаль чынбарлыкка яраша алуы белән билгеләнә. «Йолдызлар төстән язганда» повестен искә төшерик. Аның геройлары нинди генә шартларга куелмый. Барысына да түзә, ничек тә исән калырга тырыша алар. Этап белән Себергә озатылган әни кеше баласын соңгы тапкыр имезеп калырга җай эзли. Гомер ахырында авылына кайткач, дошманының кызы йортына килен булып төшкәнне белгәч тә, килеп туган вазгыять белән ризалаша, чөнки ана гаиләсен, бигрәк тә баласын якларга генетик программалаштырылган. Авторның каһарманын Җанбикә дип атавы да табигый. Героиня күңеле кушканны эшли, бәгыреннән өзелеп төшкәнне сакларга омтыла. Шул ук вакытта ул, тормыш проблемаларын чишәм дип, әхлакый киртәләрнең икенче ягына атлап чыкмый.
«Йолдызлар төстән язганда» китабында драматик сюжетлар байтак. Аларның барысын бер җепкә хронологик рәвештә тезеп карасаң, илебез узган гасырда кичергән вәхшәтләр бер-бер артлы күз алдыннан үтәр иде. Мәхәббәт шагыйрәсе данын йөрткән Рифә Рахманның иҗтимагый-сәяси проблемаларны тирәнтен ачуы һәм темаларны үтә дә гыйбрәтле язмышлар, башка прозаикларыбыз иҗатында чагылмаган сюжетлар ярдәмендә тасвирлавы язучы буларак осталыгын, талантының киңкырлылыгын күрсәтә.
Китапта кулакларны социаль төркем буларак юк итүгә юнәлтелгән хәрәкәтләр, шәхес культы елларында «халык дошманы»н эзләү күренешләре, акча алмашыну кебек халыкны тәмам бөлгенлеккә төшергән вакыйгалар, Ватан сугышы кебек тарихи-иҗтимагый барышның илкүләм, дөньякүләм эз калдырган хәлләре һәм башкалар чагылыш тапкан. Һәрберсенең үзәгендә кеше драмасы. Геройлар кичергән авырлыклар кайчак чамадан да ашып китә шикелле.
Гомерен балаларына-оныкларына багышлаган, әмма үләр көннәре якынлашканда гына кирәксезгә калган Ямьбикә карчык та, үзе кичергән хәлләр турында уйланганда:
– Замананы авыр, диләр, кем күтәреп караган, – дип көрсенгәндәй итенә.
Әдибә «Сездә нинди хәлләр бар?» һәм кайбер башка әсәрләрендә туган халкы, ата-бабалары, әни-апалары кичергәнне башка илдә яшәүчеләр тормышы янәшәсенә дә куеп карый. Гади кешене кол дәрәҗәсендә тотарга тырышкан иҗтимагый системаларның һәркайсын үзара якынайткан яклар таба. Сездә ничек булса, бездә дә шулай, дип әйтә төсле Рифә Рахманның тормышка аналитик күз белән караган кайбер геройлары. Бигрәк тә тоталитар дәүләтләрдә инсанның кыйммәте шалкан бәясенә дә тормый.
Нәрсә турында, кем хакында гына язмасын, Рифә Рахман һәрвакыт милли проблемаларга килеп чыга. Ул заман әхлагын, гадәтләрен электән килгән традицияләр, олыларда яшәгән уңай сыйфатлар янәшәсенә дә куеп карый. Әдибә гаиләне нәрсәгә нигезләргә, нинди диндәге кешене парың итеп сайларга кебек проблемалар турында уйлана.
Шул ук вакытта, исеме үк ничек кенә сагышлы һәм шомлы яңгырамасын, «Йолдызлар төстән язганда» китабында яктылыкка, өметкә дә урын калган. Матурны, шатлыклы-сөенечлене язучы яшьләр, сабыйлар тормышыннан эзли һәм таба. Рифә Рахман прозасын ягымлы иткән сыйфатларның тагын берсе – гадәти тормыш күренешләрен, геройларын җылы юмор белән сурәтләү. Андыйлар турында укыганда, М. Мәһдиев иҗат иткән саф күңелле, беркатлырак каһарманнар да искә төшә, Ф. Яруллин хикәяләрендәге яратып язылган тормышчан образлар да хәтергә килә.
Рифә Рахман хикәяләреннән аның башка халыкларның да традицияләрен, бигрәк тә мәҗүсилектән үк килгән йолаларны яхшы белгәнлеге күренә. «Күкыжда – Күк алласы», «Юрась һәм Петруся» хикәяләре бу хакта ачык сөйли. Димәк, әдибә һәр халыкның мәдәни мирасына игътибар булуын тели.
Рифә Рахман – гасырлар дәвамында калыплашкан уңай гадәтләр, нормалар, шәхесара мөнәсәбәтләр тарафдары.