нигъмәт, кадер-хөрмәт эчендә генә йөзәргә тиешле зат иде. Чынында да, андый балдай татлы Ирәм багын – җирдәге оҗмах тормышын – сигез ел буе татырга насыйп итте аңа Ходай. Шушы хәл-халәтенә тәмам күнгән иде. Хәтта сарай бикәләренең ихтирамлы мөнәсәбәтен, һәрвакыт көләч ачык йөзләрен, хадимә туташларның тузан бөртеге кадәре генә теләген дә үтәргә җан атып торуларын санлап та бетерми башлаган иде.
Хәер, килен булып төшкән мәлне хәләле Илһам ханга да баш бирергә ашыкмады ул. Ник дисәң, аңа курчаклы уйнаган җиреннән никах күлмәге кигезделәр. Унбер яше дә тулып җитмәгән үсмер кыз бала ир хатыны булу серләрен ничек белеп бетерсен соң?
Каенанасы Фатыйма-Солтаннан гына шүрли иде. Чөнки ни сәбәпледер ханбикә киленен үз итмәде. Бигрәк тә әүвәлге чорда якты чырай күрсәтмәде, эткәләде дә төрткәләде. Күзенең агы белән каш астыннан гына карап ала да китереп чага, гүя агу чәчкәсе. Ничек сүзләрен табып бетерә? Нинди генә кушаматлар такмады: надан, аңгыра, мәнсез…
И кимсенгәннәре! Аны бит горур булырга, берәүгә дә бил бөкмәскә өйрәттеләр. Хурлыктан үлем артык, дия иде анасы. Фатыйма-Солтан үзен «аслыһи нәслеһи»ләр рәтенә кертә, җае килсә дә, килмәсә дә, нәсел-нәсәбе белән мактанырга ярата. Имеш, би кызы, Нугай иленең иң мөхтәрәм аксөяге. Ике сүзнең берендә:
– Ханнарның ханы бөек Ибраһим җәнабе гали мине сорарга үзе килде, – дип шапырына иде.
Тора-бара Үрбәт каенанасының сүзләренә колак салудан туктады. Шулай булмыйча, ул да – «аслыһи нәслеһи» зат ич. Атасы Муса тирә-якта иң дәрәҗәле бәкләрдән йөри. Көтүлек-биләмәләре генә Иделдән Журҗан1 диңгезенә кадәр өч көнлек юлга тиң…
Их, кайтып күрәсе иде, сулыйсы иде иркен дала һавасын! Туйганчы ат менеп чабасы иде. Юк шул, хәзер Нугай далалары хәтердә, төштә генә яши.
Төш дигәннән, соңгы арада һаман бер үк сурәттәге төш кереп йөдәтә. Күзләре йомылуга, каяндыр шайтан дисәң, шайтан түгел, пәри дисәң, пәригә охшамаган әллә нинди куркыныч җанвар килеп чыга да куып алып китә. Үзе төрле рәвешләргә керә: бер карыйсың, тилгәнгә әверелеп, баш очында эт тавышлары чыгарып чиный. Икенче караганда, ул инде ач бүре кыяфәтендә. Тешләре ыржайган, күзләрен кан баскан, һич качып котылырмын димә…
Бетерде, харап итте генә дигәндә, күктән төшкәндәй, таяклы юлчы пәйда була. Ап-ак сакаллы, сәләмә киемле мосафир. Таягын селтәп җибәрүгә, теге дию албастысы күздән югала. Аннан соң акбабай, гадәттәгечә:
– Су буйсыныр буага, ил буйсыныр җолага, мин сиңа әйбәт хәбәр алып килдем, акбикә,– дип, Үрбәткә мөрәҗәгать итә.
Ә аның ачуы кабара. Чөнки ул үзенең мәхбүс икәнлеген исенә төшерә. Тоткын әйбәт хәбәргә өмет итә ала димени?
– Ни лыгырдыйсың син, дәрвиш, төш кенә бит бу,– дип челәя Үрбәт.
– Кырык төшнең берсе – пәйгамбәр төше, акбикә, көт, әйбәт хәбәр бердәнбер көнне килеп ирешәчәк әле сиңа. Бу – Тәңребез әманәте…
Нәкъ шушы урында уянып китә Үрбәт. Бернәрсә үзгәрмәгән, һәммәсе элеккечә. Җырдагы кебек:
Госман бер хафиз кызы идем,
Ханәкә-Солтан атлы идем.
Җефәк тә тотмас наз идем,
Тезген тотып барамын…
Нугай йортында аларның төш юраучылары бар иде. Иртә белән барысыннан да нинди төш күрүләре турында төпченеп-төпченеп сораштырып торды. Шулардан әллә нинди мәгънәләр тапты. Бервакыт төшендә ак атка атланган яшь яугир белән кул биреп күрешкән иде Үрбәт.
– Тиздән яучы көт, – дип пышылдады юраучы колагына.
– Алама син, әллә нәмәләр сөйлисең, – диде Үрбәт, әлеге сүзләрне ошатмыйча. Бала гына иде шул әле.
Тик төш юраучының гөманы акланды. Озак та үтми, Казан-йорттан яучылар килеп төшмәсенме! Хәер, бу инде көтелгән яңалык иде. Ник дисәң, анасы колак итен ашап бетергән иде инде бу хакта. Хан булмагае. Ә аңа атакае белән анакаеннан башка беркем дә кирәкми.
Үксеп бетә иде. Һәм елата-елата биреп тә җибәрделәр. Хәзер исә Иван патша Нух каргасы да очып җитә алмастай Каф тау артына олактырды. Хәтта чәчен дә үзе тарап үрергә мәҗбүр. Чөнки кыз-туталарын тартып алдылар, бер кара хезмәтче белән торып калды. Ә ул хуҗалык мәшәкатьләреннән бушамый. Әле ярый каенанасы белән җанагаларын башка урынга, Ак күлгә сөрделәр, күз көеге булып йөрмәделәр. Фатыйма-Солтан фани дөнья белән хушлашкан икән инде, урыны оҗмахта булсын. Төпчеге Миңлетаһир да анасыннан соң озак тормаган.
Үрбәт каенанасына ачу сакламый, ул аны ярлыкады инде. Баксаң, мәрхүмәне, карт бичә була торып, «кечкенә хатын» дип йөрткән икән казанлылар: түбән ыруга мөнәсәбәтле ишарә. Менә ни өчен, үрсәләнә-үрсәләнә, үзен затлылар мөнбәренә иңдерергә тырышкан бичара. Башкаларны рәнҗетү бәрабәренә генә абруй казанып булса иде дә! Юк шул. Кылган кыек гамәлләрең иртәме-соңмы үзеңә китереп суга. Ходайколлары әнә җил ягына ауды, бөтен ыруны рисвай итте. Йомыкый гына бәндә иде. Тонык суның төбе корт, ди. Үз иреге белән чиркәү ишеген ачып кергән монафикъ җан. Пётр атлы икән хәзер. Пётр Ибрагимович. Иванга шул гына кирәк, янәсе, татар аксөякләре үз теләкләре белән чукыналар. Шатлыгыннан Пётр-Ходайколга сеңлесе Евдокияне ярәшеп тә куйган. Евдокиянең бер күзе күрә карый, имеш. Колакка да катырак, ди. Шуңа