Ринат Маннан

Минем яратканнарым / Мои любимые


Скачать книгу

п, аларның шәхесен һич тә рәнҗетмичә, әмма укыган кеше балкып елмаеп куярлык, көлеп җибәрерлек итеп яза белергә тиеш бит юморист шагыйрь. Ниһаять, шушындый нәзберек эшкә тәвәккәлләгән кеше табылды. Безнең «Чаян»да канат ярган Ринат Мәннан юмор шикелле затлы жанрның серләренә төшенә бара.

Зөлфәт, шагыйрь, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты* * *

      Кайчандыр без бик күп жанрлар белән эш йөртә торган халык идек. Бабичта «Исемнәр бакчасы» бар иде. Таң калырлык эпиграммалар, пародияләр. Бу җәһәттән караганда, Мәннанның көндәлек матбугатта чыгып барган төртмә телле юллары игътибарга лаек. Андыйларны читкә тибәрмәскә кирәк. Алардан усал әйберләр таләп итәргә кирәк.

Мөдәррис Әгъләмов, Татарстан Республикасының халык шагыйре* * *

      Ринат Мәннан – табиб-шагыйрь. Доктор кеше дөньяга карашы белән дә башка юморист шагыйрьләрдән аерылып тора: кешеләрне тиз таный, аның бүтәннәр күрә алмаган сыйфатларын тиз тотып ала. Пародияләре, сатирик-юмористик шигырьләре – моның ачык мисалы…

Мәгъсүм Гәрәев, журналист, язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе

      ЮМОРИСТИК ШИГЫРЬЛӘР

      Рәхәт!

      Математик исәпләү ясагач,

      Профессорлар калган аптырашка:

      Коңгыз канатының төзелеше

      Ярамый икән бер дә очышка!

      …Башын ватмый гына, рәтен белеп,

      Коңгыз

            оча бирә… рәхәтләнеп!

      Дәва

      Иркәмә мин әйтә куйдым,

      Гел ютәлләп ятканда:

      – Бигрәк каты суык тиде,

      Банка куйчы аркама!

      Китерде мамык, шырпы ул,

      Ә мин яттым чишенеп.

      Менә хәзер куя, диеп,

      Туя алмыйм сөенеп.

      Кухня ягына китте бу…

      Матурлыгы – инәем!

      – Ник чиләкләп су китердең?

      – Кабынып китмәгәең!..

      Менә шул

      Бәйрәмнәр –

      Мөбарәк,

      Түрәләр –

      Түгәрәк!

      Чама бел

      Эшләгәндә бел чамасын,

      Ашауда бел чамасын;

      Уйлаганда, сүз әйткәндә,

      Йокыда бел чамасын;

      Белми йөрсәң чамасын,

      Ходай күрер чарасын!

      Коткаручы

      Табиб сорый: – Синең әллә

      Колагыңа җил бәрде?

      – Юк, – дим, – күренергә генә

      Хатын мине җибәрде.

      – Аңлашылды, – диде дә ул

      Колагымны эләктерде.

      Көзгесе белән карады:

      – Юдырттырырга! – диде.

      Беренче мәртәбә күрәм

      Мондый шприцны – бик озын.

      – Күз йомганчы чыгарырмын, –

      Ди ул, – колак сагызын!

      Бу сүзләр мине өркетте –

      Ничек инде «чыгарам»?!

      Димәк, хатын тавышланса…

      Коткаручысыз калам?!

      Сөенеч

      Көлмә әле миннән, хатын,

      Синнән ком коела, дип.

      Кичә генә сөендерде,

      УЗИга баргач, табиб.

      Ком тулы бөерләрең, ди,

      Ком тулган бавырыңа…

      Синнән ком коела, диеп

      Әйтмәде лә ул миңа!

      Профилактика

      Юк минем машиналарым,

      Юк аның кирәге дә!

      Җәяү йөрсәм, холестерин

      Утырмас йөрәгемә.

      Табиб фатиры

      Өй буры сүзләре әле дә

      Үзәкләремне өзә –

      Алырга әйбер булмагач,

      Өстәлдә язу калдырган:

      «Дорогой, так жить нельзя!»

      Балык

      Күпме юма, килә иде

      Табадан балык исе.

      Хәзер ис юк… Кыздырырга

      Җитешми пенсиясе!

      15–30–80!

      Диварларга ябыштырган

      Белдерүләр – муеннан.

      Күңел ачу дигәннәре

      Чыкмады бит уемнан.

      Әйдә, мәйтәм, шылтыратыйм

      15–15–15 кә.

      Унбиш яшьлек кызлар килде –

      Салыштым белмәмешкә.

      Ә 30–30–30 ны

      Җыйгачтын, ниләр булды!

      Утыз яшьлек унлап хатын

      Якамнан мине алды.

      Булмады бит күңел ачып,

      «Алло,