мөмкин. Ләкин еш кына шагыйрь үз иҗатының офыкларын жанрлар хисабына тагын да киңәйтергә омтыла, үзен әдәбиятның төрле өлкәләрендә сынап карый, чәчмә әсәрләр язуга күчә, драма әсәрләре тудыра. Мондый мисалларны күпләп искә төшерергә мөмкин. Шунысы кызыклы: әдәбиятның нинди өлкәсендә казганса да, авторның шагыйрьлеге барыбер күзгә бәрелеп торучан. Әдәбият фәнендә «шагыйрь прозасы» дигән гыйбарә дә бар. Мондый чәчмә әсәрләре гадәттә шагыйранә сурәтле тел белән язылган була, алар гаять дәрәҗәдә метафораларга бай. Әлеге әсәрләрдә, фабулага өстенлек бирүдән бигрәк, кеше кичерешләре, табигать күренешләре мул итеп тасвирлана.
Әмма шагыйрьләр төрле булган кебек, аларның прозасы да төрле. Арада кызыклы сюжетка корылган, эпик киңлеккә дәгъва иткән әсәрләр дә еш очрый. Аларда шигърият күзгә бәрелеп тормый, ләкин ул бар, ул каядыр төптә, аның көчле агышын боз аша да тоясың.
Хәбир Ибраһимның прозасында бу юнәлешләрнең барысы да күзәтелә.
Әйе, ул, күпләребез кебек, иҗат юлын шигырь язудан башлаган иде. Әле дә ара-тирә шигырьләре матбугатта күренә килә. Шул ук вакытта ул оста прозаик, танылган драматург буларак та татар әдәбиятында үзен таныта алды.
Шунысы гыйбрәтле: шигърияттә ул, кайберләребез кебек, яшьлек юләрлеге, яшьлек гайрәте белән чәчрәп чыкмады. Мәйданга шактый соңарып, утыздан узгач кына аяк басты. Билгеле, ул балачактан ук тезмә язып мавыккандыр. Әдәбият белән кызыксыну, язу-сызу белән матавыклану, гадәттә, балачак илендә үк пәйда була. Бу, Туфан әйтмешли, «гүзәл гамь», мәдәният институтында укыганда, тагын да тирәнәя төшә, егетнең, асылда, җенси мәхәббәткә өртелгән уй-хисләре сәтырлар булып куен дәфтәренә бер-бер артлы тезелә тора. Бераздан әлеге интим лириканы укучы хөкеменә тапшыру нияте дә барлыкка килә. Бу – сиксәненче еллар ахыры. Бар шагыйрь-шогара, милли азатлык турында хыялланып, ә кайсысы чүлмәкчедән күрмәкче, нәгърә орган еллар. Кемгә кирәк синең күңелеңнән чәчрәгән саф, илаһи мәхәббәт чаткылары? Актуаль түгел. «Һәр ишектән борды мәхәббәт сакчысы» дигәндәй, Хәбирнең шигырьләре дә газета-журнал битләренә үтеп керә алмый. Алга китеп булса да, шуны әйтергә кирәк: Хәбир Ибраһим беркайчан да конъюнктурага, көндәлек таләпләргә буйсынмады, үзенең күңеле кушканны гына язды. Ул җил искән уңайга авышучылардан түгел. Мөгаен, бу – шагыйрь өчен иң кирәкле сыйфаттыр.
Ләкин бит дөньяга чыгасы да килә! Күңел түрендәге иң ихлас хисләр белән уртаклашасы килә. Гомере дәвамында һәр шагыйрь үзенә фикердәшләр, хистәшләр эзли.
1990 елда, «Идел» журналы редакциясендә кәгазьгә күмелеп утырганда, бүлмәмә студент еллардагы танышым килеп керде. Хәл-әхвәл сораштык. Эшчеләр тулай торагында яшәп ятуы икән.
– Яшь шагыйрьләр күп киләдер монда? – дип сорады танышым, Саба якларында гына туып үскәннәргә хас мәгънәле елмаеп.
– Шагыйрәләр күбрәк, – дидем мин.
– Безнең тулай торакта бер егет тәрбияче булып эшли, шигырьләр яза. – Танышым елмаеп куйды. – Менә шул сиңа күчтәнәч күндерде. – Һәм ул минем алга бераз саргая төшкән «Социалистик Татарстан» газетасына төрелгән кипкән балыклар чыгарып куйды.
– Шул гынамы? – дип сорадым мин, аның үзе сыман елмаерга тырышып.
– Менә шигырьләре…
Кулъязмаларга күз төшердем. Хәрефләре шулкадәр бөтеренке, юллары гаҗәеп тигез – архивлардагы хәттатлар каләменнән төшкән иске язу үрнәкләремени!
Төнгә чыксам,
Төннәр мине яклый,
Сердәшләрем алар, кунагым.
Үз-үземә бәхет даулый-даулый,
Каләм алам кулга.
Уйларым,
Талгын гына җирдән күтәрә дә
Алып китә мине еракка.
Шигырьләр миңа ошады. Аларның көчәнеп язылмавы күренеп тора иде. «Уйлары шундый канатлы икән, инде тагын да ераккарак алып китсен», – дип уйладым мин. Күпмедер вакыттан соң алар журналда дөнья күрде. Ә ул заманда «Идел» 120 мең нөсхәдә укучылар хозурына тарала иде.
Шуннан соң Хәбир Ибраһим журналыбызның даими авторына әверелде. Шигырьләре генә түгел, «Төштән соң күзгә күренү», «Аһәң» поэмалары да «Идел» сәхифәләрендә укучыларга барып иреште. Чәчмә әсәрләр авторы буларак та ул биредә ачылды. Безне бер-бер артлы хикәяләре, бәяннары белән сөендерде.
Әйткәнемчә, прозада аның диапазоны гаҗәеп киң. «Арыш арасыннан йөгерүче бала» кебек лирик хикәясе искиткеч җылы тоннарда язылган картина сыман тәэсир итсә, «Тояклы җен», «Мохтар һәм Туктар» сатирик бәяннары нечкә каһкаһә, авторның көндәлек тормыштагы һәртөрле тискәре күренешләргә битараф булмавы белән үзләренә җәлеп итә. Хәбир беркайчан да күнегелгән кысалар эчендә бәргәләнми, аның тыелгысыз хыял куәсенә хәйран калмый мөмкин түгел. Ул безнең шактый язучылар кебек «бисәпид» уйлап табу белән дә мавыкмый, аның дөнья әдәбиятын яхшы белүе сизелеп тора, әлеге казанышларны ул безнең әдәбиятта татар холкына яраклаштырып үзенчә файдалана белә.
«Бәхетсез җаннар» романы, «Кәбисә елы» бәяны кебек әсәрләрендә, ул, халкыбызның хәзерге тормыш итү рәвешен тасвирлап, татар җәмәгатьчелегенең киләчәккә бару юлларын чамаласа, «Стефани» кебек әсәрендә җенси мәхәббәтнең олылыгына, сафлыгына дан җырлый, ләкин бу