сиңа юлламый торырмын. Сагышларымны сөйләп, сине борчырга җөрьәт итмәм.
Бу бит – Гамәл дәфтәре.
Син, Газизьяр, мине белмисең. Хәер, дөреслеккә якын булса да, иң дөрес сүз түгел бу. Белә идең син мине. Тик җаныңа үткәрмәдең. Әмма син минем хыялым, сагышым, өметем, җанымның яртысы идең. Икенче яртысы – минем улым. Ләкин аяусыз язмыш безне аерды».
Газыйм Рахманкулов, башын учларына кысып, бик озак аңга килә алмый аптырап утырды. «Такыя кигән кыз» картинасы хәтерендә. Әмма этюд язган чагын, чишмә буенда очраган кыз баланы искә төшерергә тырышып маңгаен угаласа да, баш миен сарган томан уйларга ирек бирми: берсен берсе алыштырып торган натурщицалар күз алдыннан йөгереп уза. Әмма арасыннан берсен дә ачык итеп күзаллый алмый.
Күз алдында томан, фәкать соры, шыксыз томан гына чайкала.
Миләш кагы
Коега суга чыккан җирдән Фазилә кашы-күзе җимерелеп, сөмсере коелып кайтып керде. Олтанлы итегенә ябышкан бозлы кантарларны коеп, бүлмә уртасына ук узды. Чиләкләрен лапылдатып идәнгә утыртты. Суы чайпалып түгелүен абайламагандай, арткарак чигенде дә ишек яңагына сөялде. Кысылган иреннәре сизелер-сизелмәс кенә дерелди иде аның.
Учак янында кайнашкан киленнәре Зөһрә чиләкне суы кайнап беткән казанга бушатты. Буш чиләкне Фазиләнең иңендәге көянтә башына элмәкче иде дә, тегесенең усалланып фырылдавына аптырап тукталып калды.
– Җитте! Ике аягымның берсен дә атлыйсым юк! Гарык! – Бу ул инде!
– Кое янына берәрсе бүре арканлап куймагандыр ич?! Төсең качкан! – дип көлемсерәде килен. Аның шулай киная белән, төрттереп сөйләшүенә дә, ярсу холыклы Фазиләнең тиктән генә тәртәгә тибә торган гадәтенә дә күптән күнеккәннәр иде инде бу йортта. Нәкъ менә җиңгәләре, кайчак берәр шаян сүз кыстырып, каенсеңелне көйләп җибәрү җаен таба иде дә… Булмады бу юлы.
– Бүредән дә яманрак! Яман сүзнең йөрәккә ничек кадалуын белмисез…
– Нинди сүз тагын? Кем белән эләгешергә өлгердең? Җитез соң үзең дә!
– Сиңа көлке! Ә миңа… Үзәк-бәгырьгә кадалган сүз әле дә йөрәктә! – Фазиләнең юк-барга да кызып китә торган гадәте бер бүген генәме?! Ярсып сөйләнер, парын чыгарыр да тынычланыр дисәләр… Көянтәсен ишек катындагы урындыкка сөяп, шунда чүмәште. Буасы ерылдымыни, елап җибәрде.
Хәер, нәселләре белән кызу канлы Касыймныкылар. «Гарасат» кушаматы тиккә генә ябышмаган ич инде! Ә чәүчәләк Фазиләләре кайчак һәммәсен уздыра. Берәү гомер буе сер итеп саклардайны кибәк урынына очырганын сизми дә кала. Соңыннан кайтып та төшә, үкенгән чаклары күп була. Ләкин эш узган, сер тузгыган. Утыз ике теш арасыннан чыкканны кемнең җыеп ала алганы бар?! Төпчекләре Фәризәнең йөзе үзгәреп китүен, апасына ымлап, «тукта яхшы чакта» дияргә, нидер яшерергә теләүләрен төшенде инде Зөһрә.
– Йә, кем шулкадәр кайнатты саруыңны? Яраткан сөялеңә басты? – Җиңгәсе, хәйләкәр көлемсерәп, бу тамашаның дәвамын – кызыгын көтә. Нинди сүз икән ул? Хәер, Фазилә сертотмас үрдәк белән бер, капчыкны төбенә кадәр селкеп, яхшы-яманны дөньяга чәчмичә