яшькелт төсләр белән янып, ялтырап яталар иде.
Ап-ак йөзле бер чибәр апага белер-белмәс русчам белән үземнең кем икәнлегемне әйттем. Ул минем аттай гәүдәмне баштанаяк күздән үткәрде дә бик ягымлы итеп аңлатып бирде. Минем монда килеп йөрүемнең кирәге дә булмаган: мине имтихансыз гына кабул итәчәкләр икән. Язу да җибәргәннәр. Алмавымны әйткәч, аптырагандай, кашларын күтәреп, бер кәгазь язып бирде.
– Шушы язу белән августның егерме бишеннән дә калмый килеп җит: тулай торак мәсьәләсе каралачак, – диде.
Шул ук көнне кич үзем утырып килгән пароход белән кайтып та киттем.
Бер егермеләренә чаклы рәхәтләнеп колхозда эшләргә була иде әле, – кайту белән эш сорап бригадирга бардым. Бригадир Асия апа, миңа бик астан үрелеп карап:
– Синең гәүдәгә ярардай эше дә калмаган бит әле аның. Алачыкта – абыең белән энең. Лобогрейканы Чегән Хәмзәсенә бирдек… – дип шаяртып алды. – Ярый инде, алай бик ялынып сорагач, загатирнага[18] йөрерсең.
Белә ул Асия апа миңа нинди эш кушарга!
Мин ике атлы арба белән заготзернога иген ташый башладым. Көшел төбендә – сиртмәле үлчәү. Бер ягына эреле-ваклы шестернялар белән икешәр потлы ике гер асылган. Икенче ягында – биш пот сыешлы ялтырап беткән кыршаулы тимер кисмәк. Шуны көшелгә чумырып аласын да, көчең җитсә – берүзең, җитмәсә икәүләп, сиртмә башын аска иеп, ыргагына эләсең. Биш пот ясагач, кисмәкне капчыкка бушатасың, авызларын бәйләп тору юк, читле арбага утыртып кына тезәсең, – шулай йөк саен илле пот… Ә заготзернога илткәч күргән газаплар: чираты, ние… Баскан саен сыгылып киткән такта басмадан таудай өем өстенә капчык күтәреп менүләр!..
Шуңа күрә бу эшкә тазарак егетләрне куялар иде. Алай да әле көненә ничә егет, капчыгы-ние белән, көлкегә калып, аска – ашлык өеме өстенә егылып төшеп китә иде. Ярый да имгәнмәсә-нитмәсә…
Безнең бригададан без Тәрҗимә белән икәү. Тәрҗимә берүзе ике егеткә биргесез. Безнең басу заготзернога якын булганлыктан, көненә өчәр юл ясыйбыз. Иген күп чыкканда, без әйләнеп кайтуга, капчыкларны көшел өючеләр тутырып куя иде – төяп кенә китәсең.
Җәзилә дә көшел өя. Кайсы көнне ул, Тәрҗимә белән урыннарын алмашып, минем белән заготзернога иген илтә бара. Без ындыр табагыннан, гадәттәгечә, икебез ике арбага утырып китәбез. Ләкин олы юлга төшкәч, бахбайларны үз көенә куябыз да, мин Җәзилә янына күчеп утырам. Ул, итәге белән тезен каплап, аякларын сузып җибәрә. Мин, капчыклар өстенә чалкан ятып, аның терсәктән ачык беләген тотам. Без шулай, талгын искән җилдәй, тын гына барабыз. Бездән алда да, арттан да Агыйдел буена олау-олау иген агыла, һәр тарафтан җил белән бергә яшь арышның әрем катыш әчкелтем-татлы исе саркып килә. Инде кайнар буына сулышлар киңәеп, туйганчы бер яңа ипекәй ашаганбыз, – тын белән суырып алырдай көткән көзге байлык иде бу!
Җәзилә, сүзсез барудан ялыккач, минем муенга иркәләп кенә арыш коя башлый. Тәнем кош каурые белән сыйпагандай рәхәт кытыклана. Ләкин азактан кызыгы бетеп, мин аны биленнән кочып алам