көндәлек дәфтәре килеп керә. Аны кайчандыр Казанда яшәгән, соңыннан Ташкент шәһәрендә гомер кичергән бер яшь кыз яза. Баштарак кулына төшкән истәлек дәфтәрен кире кайтарып биргән булса да, Ә. Еники, еллар узганнан соң, Ташкентка барып, адресы буенча дәфтәрне эзләп таба. Бу вакытта аның авторы Фатимаи Зөһрә вафат була. Бары тик аның кызы гына, әнисенең интим тормышы белән бәйле булган хатирәләр буларак, аны саклап кала. Әлеге истәлек дәфтәре Салих Сәйдәшев музеена тапшырыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Ә. Еники, истәлек мәгълүматларына нигезләнеп, Салих Сәйдәшевнең музыкага булган мәхәббәтенең нигезләрен, татар халкының буыннан-буынга күчеп килгән җырларын белүе, аның нечкәлекләрен өйрәнеп, алдагы буыннарга тапшыруга омтылышын сурәтләү аша ачып салган. Икенче төрле әйткәндә, мәшһүр композитор булып танылган Сәйдәшевнең башлангыч чор иҗат эшчәнлеге үк халык җырларына барып тоташа. Шуңа күрә аның ягымлы, моңлы көйләренең нигезен халык җәүһәрләреннән эзләү максатка ярашлы. Сәйдәшев үзенең шәкерте Гөләндәмгә «Агыйдел» көен нота буенча уйнарга өйрәтеп кенә калмый, барыннан да бигрәк, аның гүзәллеген тоярга, көйгә салынган табигый бизәкләрне күзалларга өнди: «Мәсәлән, ярларына сыя алмагандай бөтерелеп, кызу гына аккан Идел үзе… Аргы якта киң тугайда киез эшләпә кигән агайлар тезелешеп печән чабалар… Ә бирге якта, су читендә, ап-ак казлар кагына».
Повесть битләреннән күренгәнчә, Сәйдәшев, шәкертен музыка серләренә өйрәткәндә, җырны, көйне төшендереп кенә калмый, татар музыкасының барлык нечкәлекләрен белеп, аны тоеп уйнау, җырлау өчен барлык мөмкинлекләрне ачып бирә. Әйтик, (Сәйдәшев) авыл көе «Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем»не үзенең шәкертенә төшендергән вакытта үз халәтен болай аңлата: «…минем күз алдына гел генә гаҗәп бер күренеш килә: авыл, кояш баеп бара торган вакыт, көтү кайткан, сөт исе аңкый, кызлар, яшь киленнәр ак чиләкләренә тыныч кына күшәп торган сыерларны савалар…»
Әдипнең «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестеның лейтмотивы булып татар халкының музыка сәнгатенә булган кызыксынуы тора. Шушы үзенчәлек гади, әмма заманча тәрбияле гаиләдә татар кызының музыкага тартылуы мисалында күрсәтелә. Музыка, татар көе, җыры үзе дә образ дәрәҗәсенә күтәрелеп сурәтләнә.
Салих Сәйдәшев үз шәкертенә биргән сабакларны киң катлау укучылары да ишетә. Һәм Салих Сәйдәшев иҗат иткән көйләрнең тарихы, аның музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше бәяләнә. Гомумән, повесть Салих Сәйдәшевнең музыка сәнгатендә ясаган адымнарын, беренче уңышларын ачып бирә. Ә. Еники Салих Сәйдәшевнең музыка сәнгатендә ирешкән уңышлары нигезендә аның халык көйләренә таянуы, аны өйрәнүе, иҗади эшкәртүе ятуына басым ясый. Сәйдәш һәм халык арасындагы якынлык аның композитор булып танылуында әһәмиятле роль уйнаган. Гөләндәмгә биргән дәресләре вакытында аларны тыңлап утырган Әхмәтҗан абзыйны: «Яхшымы-начармы – үзебезнеке» безгә ана сөте белән кергән, Әхмәтҗан абзый! Безнең бөтен моңыбыз, дәртебез, юанычыбыз халык көйләрендә», – дип ышандыра Сәйдәшев.
«Гөләндәм