фронтта башка һичбер җирдә яратмаган шикелле ярата, һәм хайван үзе дә моны сизә булса кирәк; шуның өстенә ул солдатлар тирәсендә һәрвакыт тук булып йөри. Табигый инде, ялгыз каз да, һәрбер солдаттан иркәләп карау, яратып дәшү сизеп торганга күрә, шулай безгә бик нык ияләште. Ала каз чыннан да бик үзгәрде, элекке кебек буш калган өй тирәсендә көн буена ялгыз моңаеп, бер җанлы тавыш ишетергә һәм сүз кайтарырга мохтаҗ булып йөрми инде. Аңа дәрт керде, ул көрәеп, матурланып китте.
Ләкин көннәрдән бер көнне ала каз поварга иярмәде, кухняга бармыйча өйдә калды. Бу хәл поварны шактый гаҗәпләндерде. Иртәнге ашны өләшкәннән соң, ул кызыксынып, өйгә кайтып килде. Ала каз исән-сау һәм элеккечә өй ишеге төбендә ялгызы басып тора иде. Повар аны чакырып карады, бераз үпкәләп, шелтәләп тә алды, ләкин каз аның сүзләренә һич колак салмады; ул ни өчендер тын һәм уйчан иде.
Ул көнне кухняга килгән солдатлар да казның юклыгыннан аптырап калдылар, һәркайсы повардан:
– Иван, озын муенлы ярдәмчең кайда? – дип сорый торган булдылар.
Иван повар ала казның кинәт болай үзгәреп китүен берничек тә төшендерә алмады. Ә казның болай үзгәрүенә бик җитди бер сәбәп бар иде: ул да булса, мич артыннан вакыт-вакыт ишетелеп куйган нечкә бер таныш тавыш иде. Бу шундый җанга якын тансык тавыш казның йөрәгенә төште, ул берьюлы бу тавыш белән сихерләнде һәм, дөньясын онытып, ишек төбеннән беркая китмичә, бары шул нечкә тавышның ишетелүен генә көтеп тора торган булды.
Маша, төшке ашка кайткач, мич артына кереп, нәрсәдер актарына башлады. Мич артыннан чыр-чу иткән нечкә тавышлар һәм, бу тавышларны басып, берәүнең «кор-кор» диюе ишетелде.
Каз, бичара, «инде ни күрәм!» дип, тын алырга да куркып тора иде.
Менә берзаман мич артыннан озак вакыт ояда утырып чырае агарган кара тавык яман кабарынып, Машаның аяк тирәсендә әйләнә-әйләнә, «кор, кор» дия-дия килеп чыкты. Машаның алъяпкычында тавыкның чебиләре иде. Ул аларны, йорт алдына чыгарып, яшел чирәмгә җибәрде.
Ләкин каз ни күзе белән күрсен: яшел чирәмдә тавык чебиләре түгел, ә каз бәбкәләре иде. Менә алар, биш бәбкә, нечкә тәпиләренә чак басып, әле алга, әле артка таба чайкалып торалар. Алар шундый кечкенәләр, борыннары үтә күренерлек шундый юка һәм якты сарылар, түп-түгәрәк башларының ике ягында тамызып куйган ике сумала тамчысыдай кара күзләре елтырыйлар, ә канатлары шундый кечкенәләр, әйтерсең юри генә ябыштырып куйганнар. Алар барысы да йомшак сары мамыктан гына әвәләп ясалган кебекләр һәм аз гына җил исте исә хәзер очып китәрләр төсле… Алар, көн яктысына карый алмыйча, башларын боргалаган булалар, нечкә генә тавыш белән:
– Ти, ти, ти, пип, пип! – диешәләр.
Бу күренештән ала каз тәмам таңга калды. Ул бәбкәләргә карап бөтен барлыгы белән йотылган, һич айный алмаслык булып сихерләнгән иде. Бичараның йөрәгендә бу могҗизалы күренештән нинди хисләр уянды икән? Ничек итеп, нинди хәрәкәт, нинди тавыш белән ул аны белгертә алсын! Әгәр каз кеше кебек булса иде, һичшиксез, бу минутта аның ике күзеннән сөенеч яшьләре мөлдерәп агып киткән булыр иде.
Каз