йөргән, мәсәлән, тере сарык ике сум илле тиен-өч сум торган, диләр иде.) Шуңа күрә дә агайлар чәйне күп эчәргә яратканнар. Кыш көне булса, кайры туннарын да салып тормыйча, тик бүрекләрен генә салып, шабыр тиргә батып, «агып киткәнче» чәйне эчәләр дә эчәләр икән. Ашаганнары ак калач яки юкә бауга тезгән йомшак клиндер, тик шикәр генә күп түгел – чәйне ун чәшке эчсә дә, шикәрне бер генә кисәк биргәннәр. Хәер, акчаларын жәлләмәгәннәр, базардан үзләре белән йөзем, хөрмә, хәлвә кебек тәмле-тәмлене дә алып кергәннәр.
Базарсыз көннәрдә исә «чәйни»гә йөрүчеләр әллә ни күп булмаган. Төш вакытында яки кичен ялгыз приказчиклар, извозчиклар һәм ломовойлар, мәдрәсәдә ятып укучы хәллерәк шәкертләр кереп, ашап-эчеп чыга торган булганнар. Аннары безнең «чәйни»гә ни сәбәптер Дәүләкән саилчеләре24 дә ияләшкәннәр. Зур базарлы сәүдә җире саилчеләрне һәрвакытта үзенә тарткан – берәүләре гариплеге аркасында бүтән эшкә ярамаган, икенчеләре исә хәер сорашуны үзләренә кәсеп итеп тә алганнар. Менә шулай һәр көнне өй борынча урам йөреп, озын киндер капчыкларын сынык-санак белән тутырып, безнең «чәйни» янына кайталар икән дә, баскыч төбенә утырып, барлык җыйганнарын бушатып, сортировать итәргә тотыналар икән. Ап-ак оннан пешерелгән иң тәмле, йомшакларын гына үзләренә калдырып, башка каты-котыларын минем инәйгә: «Мә, абыстай, сыерыңа ашатырсың!» – дип бирәләр икән. Аннары «чәйни»гә кереп, әйбәтләп чәй эчәләр дә кайдадыр үзләренең куна торган җирләренә кайтып китәләр икән. Минем инәй дә аларны ярым көлеп, ярым сагынып дигәндәй, вакыт-вакыт исенә төшергәли иде.
Менә шундый саилчеләрнең берсе бөтен авыр һәм хәтәр елларны (ачлык елын да) исән-сау үткәреп, мин малай чакта да безнең Дәүләкәндә йөри иде әле. Тәбәнәк кенә буйлы, түгәрәк кенә битле, сакал-мыексыз – ничә яшьтә икәнен бер Ходай үзе генә белгәндер. Өстендә итәкләрен этләр өзгәләгән көрән төстәге кыска гына постау чикмән, аның астында кат-кат ямау салынган бик киң алача ыштан, аягында керле тула оек өстеннән киндерәсен чувашларча балтырына чаклы уратып бәйләгән, тузып «мыегы да чыккан» чабаталар, иңендә озын киндер капчык, кулында шактый саллы таяк… Чын исемен белгән кеше юк, ләкин ул үзен: «Мин – Курапаткин!» – дип йөртә иде, ягъни япон сугышы вакытында даны чыккан патша генералы, янәсе! Генералга охшар өчен ул ике колагы да өзек бүрегенең түбәсенә ап-ак куян койрыгы утыртып, чикмәненә түгәрәкләп кискән ак калай кисәкләре тагып йөри иде. Һәр йортның ишегалдына кергәч, «Курапаткин», бала-чага алдында ниндидер кеше аңламас кыска гына такмак әйтеп, бер генә урында әйләнгәләп, тыпыр-тыпыр биеп тә ала торган иде. Аны милләте белән чуваш диләр иде. Бәлки, дөрес тә булгандыр, чөнки ул сәдаканы татарлар бирсә, ашыкмыйча гына дога кылып, руслар бирсә, бер-ике кат тиз генә чукынып, ишегалдыннан чыгып китә иде. Кыскасы, кешеләргә һич зарары тимәгән, Алланың бер дивана бәндәсе иде – башын кайчан, кайда салгандыр инде бу «мәшһүр» Дәүләкән Курапаткины?!
Муллый карт йортының ике катлы булуын әйткән идем бугай. «Чәйни»