Махмут Хасанов

Саумы, Кояш!


Скачать книгу

күзен кысып Сабирҗанның касыгына төртте. – Безнең эшләр пешә аның белән… Әйткән иде диярсең менә… Хәер, үзең дә күрерсең әле. – Аннары, Сабирҗанга гына ишетелерлек итеп, болай диде. – Ну, малай! Яман да кеше инде… Усаллыгы турында әйтәм. Чак кына аныңча булмаса, иманыңны укытасын көт тә тор. Ут өере уйната инде, шайтан алгыры. Без генә түгел, тирә-җүндәгеләр дә, күрше-күләннәр дә аны Әби патша дип кенә йөртәләр. Ярар, мин тиз генә менеп төшим әле…

      Шулай диде дә баскычтан өске катка менеп китте. Үз-үзен тотышыннан, кыланышларыннан аның бу йортта шактый нык төпләнгәнлеге сизелеп тора иде.

      Күп тә үтмәде, елмаеп килеп тә чыкты ул.

      – Ну, малай, фәрештә генә итмәдем инде үзеңне, күккә чөйдем… – дип тезеп китте. – Җәйсәң җәймә, бөксәң бөккән булырдай кеше, мин әйтәм. Эшкә дә бик җәптәш, нинди генә эшкә алынсалар да коеп кына куя торганнардан, дидем. Башкача булмый, туган… Ни әйтсәң дә күз күргән, белгән кешесең. Җитмәсә тагын авылдаш! Үзеңнеке үз, киндер булса да бүз, ди бит. Тездем инде… Үзе уңган, мин әйтәм, хәтта Мүкләк дигән кушаматыгыз барлыгын да әйттем. Җирләр упсын менә, шулай дидем. Башкача булмый, туган… Алар бит хәзер безнең халыктан да, дивана әйтмешли, шактый шүрлиләр. Хе-хе… Ә хәзер, әйдә, керәбез.

      Бүлмәгә үттеләр. Сабирҗан түбәнчелек белән исәнләште. Байлык, җитенкелек күзгә ташланып тора иде монда. Идәндә – ындыр табагы кадәрле зур палас. Урта бер җирдә – өстенә хәтфә капланган өстәл. Аның як-ягында – шулай ук хәтфә белән тышланган кәнәфиләр. Тәрәзәләрдә – челтәр пәрдәләр…

      Алар кергәндә, байбикә үзе генә түгел иде. Янында курчак кебек итеп киендерелгән алты-җиде яшьләр чамасындагы кыз бала һәм бая таш савыт тотып чыккан йомры гәүдәле хатын бар иде.

      – Гайникамал, – диде байбикә, керүчеләргә әллә ни игътибар итмичә. – Бар, Чулпаниягә җиңел бишмәтен дә кидер. Көннең рәте юк кебек… Атта барганда, болай да җиләс була…

      – Хәзер, – диде тегесе. Һәм шунда ук кыз баланы җитәкләп тә алды. – Әйдә, Чулпания. Әйдә, үскәнем, киенәбез…

      Байбикә каядыр барырга җыенган иде. Башына эре энҗеле калфак утыртып, аның өстеннән күк күгәрчен түше кебек аллы-гөллеләнеп торган кәшемир шәл бәйләгән. Өстендә – иңбашлары күпертеп тегелгән өр-яңа плюш бишмәт. Аягында – биек үкчәле каюлы читек.

      – Хуш!.. – диде ул, өстәл янындагы кәнәфиләрнең берсенә килеп утырып. – Сөйләшергә дип килдегез алайса?..

      – Әйе, – диде Хәмит, Сабирҗан өчен җавап кайтарып. – Мин әйткән кеше шушы инде…

      Байбикә, ашыкмый гына кузгалып, бишмәт төймәләрен ычкындырды, шәлен чиште һәм, өреп тутырылгандай тулы авыр гәүдәсен кырынайта төшеп, кәнәфи аркасына терәлебрәк утырды. Шулчак елкылдап торган ука белән чигелгән күкрәкчәсе һәм муенына таккан аксыл гәрәбә мәрҗәннәре чагылып китте. Зәһәр, елтыр күзләре Сабирҗанга төбәлде.

      Авыр иде Сабирҗанга бу карашны күтәрүе. Бер-берсенә тоташкан калын кара кашлар. Борыны почык кына. Муенын катырып, кукраеп утыргангамы, кешегә ул күзләре белән генә түгел, борын тишекләре белән дә карыйдыр кебек иде. Иреннәре нечкә.