Махмут Хасанов

Саумы, Кояш!


Скачать книгу

туйганчы күңел ачачакбыз, дигән. Билгеле инде, берсеннән-берсе сылу барышнялар белән дә таныштырырга вәгъдә иткән…

      Мирзахан бай каршы килми, әлбәттә. Улының мир тотучылар белән аралашуына куана гына. Чөнки ул белә, кош баласы да, канат ныгытып очарга өйрәнгәч, үз өеренә юл ала: карга карга өеренә, бөркет бөркет өеренә…

      Бик теләп, ашкынып китә Галимхан. Чөнки Захар хатында егетнең күңелен җилкендерерлек сүзләрне кызганмый. Җитмәсә, тагын «молодой князь»не тагын бер сюрприз көткәнлеген әйтә…

      Захар алдаламаган иде «яшь князь»не. Типтереп тә күрсәтәләр… Бер атнага дип киткән Галимхан айга якын кайтмый. Ниһаять, саубуллашу мәҗлесе оештыралар. Кечкенә генә бер прогулочный пароход алып, музыкантлар белән бер төркем чегән төяп, пикникка чыгып китәләр. Пристаньнарга бары тик аракы, азык-төлек алырга гына туктыйлар… Балыкчылар тоткан затлы эре балыклар да алар кухнясыннан артмый.

      Җәнҗал бөтенләй юктан, Аза исемле яшь кенә чегән кызы аркасында килеп чыга. Арысланнар кебек сугышалар алар. Йөзе адәм карарлыгы калмаган Захар, гарьләнүенә түзә алмыйча, наганын чыгара да Галимханны стенага терәп диярлек ата. Пуля егетнең күкрәген тишеп үтә. Галимхан, яраланган ерткыч кебек, үлем ачысы белән үкереп ала да, җәрәхәтен капларга теләгәндәй, кулы белән күкрәгенә ябыша… Шунда бармаклары арасыннан кайнап-күбекләнеп кара кан тибүен күреп айнып киткәндәй була. Каршында тораташтай катып калган купец малаена:

      – Аһ… кабахәт кяфер!.. Нишләдең… син?.. – дип кычкыра.

      Галимхан стенага терәлгән килеш әкренләп чүгә, аска таба шуыша башлый. «Ярамаган эш» кылганлыгына тәмам төшенгән яшь купец, ярдәм итәргә теләгәндәй:

      – Бо-же!.. Дорогой мой кунак!.. Что я наделал?.. – дип, Галимхан янына ташлана. Шулчак көтелмәгән хәл була… Галимханның кай арада читек кунычыннан хәнҗәрен чыгарып, аны сабына кадәр Захарның күкрәгенә батырып, йөрәген айкап чыгарганын күрмичә дә калалар… Ике якка ике үле гәүдә авып төшә…

      Шулай бөтен пристань тирәләрен шау-гөр китереп кузгалып киткән пароход, беренче класслы салонына берьюлы ике мәет сузып салып, тавыш-тынсыз гына причалга кайтып туктый… Өннәре алынган чегәннәр пароходның туктаганын да көтеп тормыйлар, кайсы кая качып, таралышып та бетәләр.

      Бу яман хәбәрне ишеткәч, тәмам шашып кала Мирзахан бай. Шунда ук Питерга телеграмма суктыра. Хатынын ияртеп, өлкән улы кайтып төшә. Бу кайтуда инде кулларында яше тулыр-тулмас кыз бала да була.

      Бәла бер килә башласа килә бит ул. Тимерханның хатыны Мәскәү белән Казан арасында, поездда үләт авыруы белән чирләп егыла. Казанга кайтып җитеп тәүлек тулды дигәндә, яшь ана, сабый баласын калдырып, фани дөнья белән бәхилләшә. Шулай итеп, Мирзахан байлар өеннән бер-бер артлы ике зур мәет чыга.

      Тәмам аптырашта калган бай, хуҗалыкны үз кулыңа ал, дип, кабат өлкән улына мөрәҗәгать итеп карый. Әмма Тимерхан бу турыда ишетергә дә теләми. Мирзахан байга: «Йа Хода! Ата кеше үз мирасын үз баласына тапшыра алмас заманнар да җиттемени? Малга – хуҗа, улга ата кирәклекне