Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4


Скачать книгу

иткән диннәре турында әйтеп тә торасы юк. Шуның өчен Үргәнеч сәүдәгәрләре Бөек Болгар каласына киртәсез уздылар, һәм, әлбәттә, Идел буе төркиләре дә Үргәнеч базарларына ирекле үттеләр. Ләкин соңгы елларда, Харәземшаһ Олуг Мөхәммәд иле монголлар кулына күчкәч, Болгар тамгачылары үргәнечлеләрне Илһам ханнан алган ярлык буенча гына уздыра башладылар. Мәгәр бүген капкадан узган Сәлахетдин сәүдәгәр хан кешесе иде, шуның өчен тамгачы Асылгәрәй әллә ни каударланмады, чөнки хан сәүдәгәрен туктатырга тамгачыларның да хокуклары чикле иде. Ләкин тамгачы Асылгәрәй теләсә кемне туктатты, йөген тикшерде, чөнки каешланып беткән сәүдәгәрләр, тамгачыларга алтын төртеп булса да, Болгар базарына җантовар да алып керәләр иде. Анда Бохара, Сәмәрканд, Хадженд, Үргәнеч, Хива калаларының тут агачы күләгәләрендә үскән кипаристай зифа сынлы, йөзләрен ачарга да кыймаган гүзәл кызлары да булыр иде. Хатын-кыз, бала-чага белән сату итү Болгар базарында тыелса да, тыелган товарны сата алмаган сәүдәгәр сәүдәгәрмени ул. Әнә шул тыелган товарларны сатучы һәм бар тамгачыларны да хәвефсез үтә алучы, йөри-йөри чуерташтай шомарган адәм иде Сәлахетдин сәүдәгәр. Аның янчыгы тулы алтын-көмеш булыр, теленә шайтан үзе төкерсә дә, адәм болай шомара алмас. Өч-дүрт телдә теләсә кемне теләсә кемгә сатып җибәрә. Шуңа күрә аның кемгә хезмәт иткәнен дә белүче юк иде: әллә монголларга, әллә Илһам ханга. Шулай да койрыкта сөйрәлгән соңгы биш дөяне туктатты Асылгәрәй. Сакчыларына дөяләрне чүктерергә, читән-киез оядагы товарны карарга кушты. Тегеләр баш тамгачының әмерен үтәргә ташландылар. Сакчылар дөя читәннәреннән берәм-берәм җиде кыз баланы тартып чыгаргач, дөяләре туктап калуга аптыраган Сәлахетдин сәүдәгәр тамгачы янына угланын җибәрде. Асылгәрәй белә иде: Сәлахетдин сәүдәгәр ошбу гүзәл затларны йөзләрчә тапкыр кыйммәтрәк сатачак һәм, ул гынамы, биредән дә зәңгәр күзле, сөттәй пакь тәнле кызларны Үргәнечкә алып китәчәк. Сәүдәгәрнең ошбу гадәтен капкада торучы тамгачы Асылгәрәй белә: ул инде күптән Сәлахетдин сәүдәгәр кармагында, чөнки, тамгачы буларак, ошбу сәүдәгәр кулыннан янчыклап дирһәм алганы бар. Ниһаять, һичьюгы, бүген уздырып җибәрер дип уйлаган иде, туктаткан, мөртәт. Моны күреп, Сәлахетдин үзе бармады, түбәнсенде булса кирәк, Асылгәрәй янына угланын җибәрде. Сәүдәгәрнең угланы сулышына кабып килеп туктаганда, кызларны каравыл өенә алып кереп баралар иде инде.

      – Асылгәрәй әкә, Асылгәрәй әкә! – дип, тамгачы каршына килеп басты углан.

      – Ни булды, янасызмы әллә? – диде Асылгәрәй, берни булмаган кебек.

      – Атам…

      – Нәрсә атаң?! Кая үзе?!

      – Атам кызларга тимәскә кушты.

      Асылгәрәй азамат егетләренә күз төшереп алды, көлемсерәп куйды.

      – Әллә берәрегез кагылдымы кызларга?

      – Аллам сакласын, Асылгәрәй әкә…

      Сәүдәгәр Сәлахетдин угланын Асылгәрәй читкәрәк алып китте.

      – Ничә кыз алып килде атаң?

      – Җиде, Асылгәрәй әкә, җиде.

      – Җиде алтын, кырык тугыз дирһәм, димәк. Җиңел байый, җиңел байый атаң, кем әле атың?

      – Хәйретдин.

      – Әйе, Хәйретдин.

      Асылгәрәй ошбу сәүдәгәр угланы Хәйретдиннең күзләренә бакты, туры карады. Егет җете кара күзле, киң куе кашлы, җәйпәгрәк йөзле, чөенкерәк борыны астында кызлар кашы кебек кенә мыегы сызылып тора, сакалын йолка булса кирәк, ияге шоп-шома.

      – Үргәнеч хәзер монголлар кулында – Җучи хан олысы. Шулаймы?

      – Шулай, Асылгәрәй әкә.

      – Анда иманлы кешеләр аз да инде хәзер. Барысы да монголлар кубызына биидер.

      – Юк, Асылгәрәй әкә, монголлар Харәземдә юк хәлендә, ил белән Мәхмүд Ялавач әмир идарә итә.

      – Ә ул мөстәкыйль вә бәйсез рәвештә фәрман бирә аламы соң?

      – Акча сугарга, гаскәр тотарга хакы юк бугай.

      – Акча сукмагач, гаскәр тотмагач, нинди әмир инде ул?

      – Ә фәрманны бирә, Асылгәрәй әкә.

      – Атаң Сәлахетдингә Болгарга кызлар алып килергә дипме?

      – Кызлар алып килергә дә, сәүдә итәргә дә атам кулында пәйҗә[1], монгол ханы биргән пәйҗә.

      – Һы, – диде Асылгәрәй. – Һы, ышансаң ышан, ышанмасаң— юк. Ә бит теге елларда монголлар Үргәнечтәге бер генә җан иясен дә калдырмый кыра, диделәр.

      – Үзләренә каршы торганнарны гына суя монголлар, дин әһелләренә, сәүдәгәрләргә, һөнәрчеләргә тимиләр, хатын-кызларга да…

      – Шуңа ишәеп киттеме Үргәнечтә кызлар, шуларны китердегезме?

      – Һик, – диде Хәйретдин. – Һик…

      – Ялганлыйсың, очкылык тота башладың. Ә атаңа әйт, Хәйретдин, кызларын мин үзем китерермен хан кәрвансараена. Бүген сәүдәгәрләрне вәзир Тимбай үзе тикшерә, өч тыкрык үтүгә, үзегез үк тап булырсыз. Шуның өчен кызларың миндә калып торыр. Аңладыңмы, Хәйретдин мелла. Ышан, Коръән тотып ант итә алам.

      – Яхшы, Асылгәрәй әкә, мин атама шулай дип әйтермен.

      – Ә дөяләреңне алып кит. Кабат әйтәм, атаң борчылмасын, кызларын үзем китерермен.

      – Яхшы, Асылгәрәй әкә.

      Буй чапан кигән сәүдәгәр угланын озату