Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4


Скачать книгу

дә белмәде, аннары уку-язуга да бик үк хирыс түгел иде, кулыннан корал төшмәде, хан йөген ихластан үтәде, Аллаһы Тәгалә алдында да имтихан тотардай гөнаһ кылмады кебек. Әйе, булдыра алган хәтле ярлыга ярдәм итте, картларны, галим-голәмәне хөрмәтләде, туры килгәндә, хәтта яшьләргә дә акыл бирде. Ләкин аңа бүгенге кебек беркайчан да җиңел булганы юк иде. Үзе җирдән барса да, җаны күктә, Илаһы янында иде. Сәбәбен белмәде, белергә теләмәде, күңеле тулынкы, зиһене саф, кәефе әйбәт иде. Аннары торып-торып Аллаһы Тәгаләгә шөкер итә: күзләре күрә, аягы атлый, өсте бөтен, тамагы тук, гаилә-балалары тигез, Гәүһәр кызын исәпкә алмаганда, бер дә лаф орасы түгел, иншалла. Аллаһы Тәгалә изге юлдан гына яздырмасын.

      Сәлахетдин сәүдәгәр аны бүген көтмәгән иде, күрәсең, әмма кунакны якты йөз белән каршы алды, түргә әйдәде, астына күн мендәр ташлады.

      – Утырың, утырың әүвәл, кем, Асылгәрәй туган. Әйе, әүвәл дога кылыйк.

      Олылап дога кылдылар, шуннан соң гына күзгә-күз карашып алдылар һәм, тәүге сүзне кем әйтер икән дип, икесе дә тынып калдылар. Түзмәде сәүдәгәр Сәлахетдин, тамак кырды, мәгәр тамгачы кулын күтәрде, аңа сабыр итәргә кушты.

      – Мин синең катыңа, кем, сәүдәгәр Сәлахетдин, гафу үтенергә дип килдем. Кичерә күр, Сәлахетдин, мин синең бер кызың алып калдым. Әйе, барыбер сатып җибәргән булыр идең, әйт, ничә дирһәм сорыйсың, әллә, булмаса, бер-ике бәлеш алтын гына биримме?

      – Ике бәлеш алтын җитеп торыр, Асылгәрәй. Әйе, ике бәлеш җитәр. Тик бит, хөрмәткә лаек тамгачы Асылгәрәй, ул кыз баланы миңа Биккол сәүдәгәр атап җибәрде. Мин ул баланы хан оныгы Хансөяргә тапшырырга тиеш идем, ә ул – олуг шәех Кол Галигә.

      – Сөбханалла, бу ни дигән сүз тагын, Сәлахетдин. Хәтерем ялгышмаса, хан оныгы Хансөярнең хатыны бар – Бачман баһадир кызы Сөмбелә, гүзәлләрнең гүзәле…

      – Кыз олуг шәех Кол Галигә дим ич, хан оныгы Хансөяр аңа илтеп тапшырырга гына тиеш.

      – Йа Хода, Сәлахетдин, шәех Кол Гали – Болгарда бер мөхтәрәм кешедер. Яше, дим, яше шактый бит инде аның. Бу балага исә яңа унбиш тулып узды диде бугай.

      – Анда инде безнең эш юк, кем, Асылгәрәй тамгачы туганкай. Тели – өйләнә, тели – сата, тели чыгарып ата дигәндәй. Сәркәтип бугай ул бала, белемле, мәдрәсә бетергән.

      Асылгәрәй тора ук башлады, иллә кире утырды, чөнки кымыз керттеләр, табак белән чүлмәкне, кәсәләрне уртага куйдылар, Сәлахетдин сәүдәгәр, бер сүз әйтми, кәсәләргә кымыз койды.

      – Олуг шәехкә үзең илтеп бирерсеңме баланы, Асылгәрәй, Илһам ханга җиткеримме?

      Асылгәрәй тамак кырды, күр инде бу сәүдәгәр халкын, ничек кактым-суктым китерә, Илһам хан белән куркытырга исәбе. Асылгәрәй бер сүз дә әйтмәде, кәсәне бармак очына гына утыртып эчеп куйды.

      – Бүләк атлы ул бала миндә калыр, Сәлахетдин. Болгарга беренче килүең генә түгел, ризалаш, ары таба юлыңа киртә булып ятуым бар. Беләсең булса кирәк, улым Бәхтияр – Илһам ханның җансакчысы.

      Асылгәрәй янчыгыннан ике бәлеш алтын чыгарды, Сәлахетдиннең кәсәсенә