Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4


Скачать книгу

Килешеп сәүдә итү бит ул – бик тә нәзберек нәрсә, иң әүвәл күрше хакын саклау кирәк, ә болар, Тимбай вәзир хәбәрдар, Харәземдә нәмәләр генә эшләмиләр. Шаһ һәм солтаннарны куу бер хәл, халыкны, гади халыкны кыралар бит! Шуның өчен Каракорым сәүдәгәрләрен Болгарга Тимбай вәзир киңәше белән сайлап кына уздыра башладылар, бик каты тикшереп, төбенә тоз коеп дияргә була. Харәземшаһ Олуг Мөхәммәд, Чыңгыз хан илчеләрен кылычтан уздырып, зур хата ясый, Илһам хан, иншалла, моңа бармас, башына тай типмәгән, һичьюгы, вәзиреннән киңәш сорар.

      Вәзире Тимбай киңәше белән Илһам хан монгол илчеләрен тыныч кына кабул итте. Китергән бүләкләреннән дә баш тартмады, киңәшләрен дә тыңлады. Сүз, нигездә, сәүдә тирәсендә барды. Монголлар, нигездә, Болгар белән орышырга түгел, әсәүдә итәргә телиләр икән. Ләкин моның өчен аларга сәүдә юллары ошамый, аларның һәрбер көнлек юл өстенә шалты бина итәргә исәпләре. Һәр шалтыда тиешле кадәр ат, кунып чыгу өчен, сарай бина ителүне алшарт итеп алалар. Ул гынамы, шалтылар салу чыгымнарын монголлар хәтта үз өсләренә алырга да ризалар. Илһам хан үз куштаннары белән киңәште. Мәсьәлә ачык иде, монголлар сугышырга түгел, тыныч рәвештә сәүдә итәргә телиләр, моңа ничек каршы килмәк кирәк.

      Баш илче тылмач аша сөйли башлаган иде, Илһам хан аны туктатты, мин тылмачсыз да сезне аңлыйм, диде. Һәм шуның белән ламаны бераз аптырашта калдырды бугай, чөнки ул бөтен төрки арасында берүзе иде. Җәйпәк йөзле, кысык күзле, уң яңагына кылыч ярасы төшкән илчеләр башлыгы төркиләр телен тылмачсыз авыр аңлавы турында аңлатты. Илһам хан янына тылмачын чакыртты.

      Сәүдә вә элемтә юлы өстенә шалтылар бина итүне бәхәссез генә хәл иттеләр. Әмма соңгы мәлдә генә илчебаш корал сатуны сорады һәм аны-моны гына да түгел, атларга куела торган тупларны.

      Илчебаштан бу сүзне ишеткәч, Илһам хан хәтта тәхетеннән күтәрелә төште, ләкин шундук кире утырды. Хан белән вәзир күзгә-күз карашып алдылар, икесенә дә гаять дәрәҗәдә сәер тоелды илченең бу теләге. Хак, Болгар чуен коя, туплар, ядрәләр ясый, әмма ике-өч тапкыр йөзгә-йөз килеп орышкан илгә ничек ул яңа коралны сатмак кирәк, шул ук корал белән монголлар Болгарга каршы яу чаба башламас дип кем әйтә алыр?

      – Менә анысы булмастыр, илче, – диде Илһам хан һәм куштаннарына күз төшереп алды. – Болгар үзе коралга мохтаҗ. Чөнки бик сугышчан һәм талап яшәргә йөз тоткан халык белән күрше яшибез. Шуның өчен без коралыбызны елдан-ел камилләштерә барабыз, шуның белән ил тынычлыгын саклыйбыз. Инде сезнең дә камил коралларыгыз бар икән, алыш-биреш, ягъни өйгә – өй, чөйгә чөй алыштырырга мөмкин булыр кебек. Анда да тикшереп-карап кына.

      – Без ул коралны үзебез белән дә алып килдек, хан.

      Бу ни бу?! Монгол илчесен аңлавы кыен иде. Әмма Илһам ханны кызыксыну җиңде.

      – Хуш, күрәек, багаек, – диде ул һәм тупчылар белгече хан оныгы Хансөярнең биредә булмавына үкенү тойды. Әйе, ул да күрсен иде, ни китерделәр икән монголлар Болгарга. Һәрхәлдә, кылыч, ук, көбә күлмәк түгелдер,