Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4


Скачать книгу

төп шымчылары Биккол белән Мәүлә Хуҗа тарафыннан бигүк куанычлы хәбәрләр килми иде. Сүбәдәй карамагындагы гаскәр Чирмешән һәм Кандырча буендагы кальгаларга тагын һөҗүм иткән. Әллә ни уңышка ирешмәсә дә, бер күзле Сүбәдәй баһадир чик буенда өчтән артык төмән гаскәр тотарга мәҗбүр итә иде. Иң яманы: кыш килүгә карамастан, Сүбәдәй баһадир Каракорымга кайтып китмәгән, ә шул тирәләрдә кыш чыккан. Сүбәдәйнең бу үҗәтлеге Илһам ханны шактый кыен хәлгә куйган иде.

      Хак, урыслар белән солых төзү аңа ниндидер дәрәҗәдә җиңеллек китерде, аның каравы монголлар әрсезләнә башлады. Абасы әмир Хаҗины чакыруы да шуннан иде. Ул ишетте: монгол илчеләре Болгар тупларыннан курка калганнар, Сүбәдәй генә түгел, туплар хакында Үгәдәй хан да кызыксынган. Шуның өчен туплар коюны дәвам итәргә, мөмкин булса, хәтта арттырырга кирәк иде, ә туп кою алачыклары һәм осталары абасы кулында.

      Әмир Хаҗи бары тик өч көн узгач кына килеп төште. Калага кергәнче, дүрт боҗра кальга вә үрләр белән уратылган ныгытмаларга хәйран калып йөрде. Энесе Илһам ханның башкаланы ныгытуы аңа ошады. Тәхет ягына узгач, исәнләшеп дога кылгач, иң әүвәл шул турыда сүз кузгатты:

      – Мин синең эшеңнән канәгать, туганый, – диде ул, дога кылып, битен сыпырып алгач. – Күңелем тынычланып калды.

      – Ләкин миңа, абам, туплар җитешми.

      – Туплар булыр, булыр, олуг хан.

      – Абам, туганыем, әйтмә әле миңа шулай. Без моңа кадәр Болгар күрмәгән орыш кырында торабыз. Үгәдәй хан гаскәре Болгар чигенә килеп төртелде, оятларын югалтып, кайбер кальгаларны да җимерделәр. Сүбәдәй баһадир башкорт туганнарыбыз тугайларында, кыпчак кардәшләребез далаларында җәйли. Һәм мин һични кыла алмыйм.

      – Кенәз Юрий синең белән солых төзеде, ә үзе мукшы-эрҗә морзаларының җирләрен айкый. Һәр ел яу чаба, хатын-кызны, халыкны әсир итә, ә Митрофан белән Кирилл епископлар халык муенына көчләп тәре тагалар, чукындырабыз дип, елгаларга куып кертәләр, бәкеләргә чумырып алалар икән, туганый.

      – Әйе, абам, без аларны яклый алмыйбыз, нишләмәк кирәк. Мин чарасыз, абам. Чөнки монголлар кысрыклый.

      – Үгәдәй ханга илчеләр җибәреп карасак?

      – Әллә нигә баш бирәсем килми, абам, шуларга. Кыйнадык бит без аларны, өч тапкыр кыйнадык. Аннары аның гаскәрендәге халык денсез һәм имансыздыр. Барысы да Чыңгыз ханның «Яса»[5] сына табыналар. Алар өчен иман да, ислам да – бер «Яса» дыр. Аннары ислам дөньясының Җидесуы, Харәзем җирләре алар кулында. Үгәдәй ханның җиңелмәс гаскәре Болгарчигенә килеп төртелде. Киңәш бир, абам, ни кылабыз? Кабат кисәтеп куясым килә: минем Үгәдәй хан белән килешергә исәбем юк!

      – Минем урыс кенәзе Юрийга ачуым килә. Безнең белән солых төзеде дә күрше-тирә халыкны талый. Чишелде тәмам куллары.

      – Ашлыны яндырган кенәз Юрийның абасы Святослав эрҗәләргә яу йөри башлагач, бортаслар Болгарга күчеп килергә тотынды. Мин аларга Иделнең уң ярындагы җирләрне биләргә бирдем. Юрий кенәз безнең авыр хәлебездән файдаланып