Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4


Скачать книгу

куйдырта. Куелган чаңнар эленеп кенә торсалар бер хәл иде, якшәмбе көн җитүгә, ошбу бистәдә даң-доң чаң суга башлыйлар. Чаң тавышы мәзиннәрнең азан тавышы гына түгел! Күрше мәхәллә мөселманнары бу хәлгә аптырап калалар, арадан диндарлары табыла, шул ук мәлдә чиркәү тирәсенә җыелалар, чаң сугуны туктатырга кушалар. Азан кычкырган тавышны туктатып булмаган кебек, чаң суга башлаган адәмне дә туктата алмыйсың. Халык – кара сарык бит ул: өерелеп чиркәүгә керә башлый, үзләре Аллаһы Тәгаләдән кичерүен сорыйлар, шулчак ишектә Яким Күчтем пәйда була.

      Владимирда чиркәү дигәне – изге йорттыр, хак, әмма бу бит – мөселманнар мәркәзе, ислам иле, җитмәсә, даң-доң чаң суга, шуңа күрә урысларның изге йорты мизгел эчендә Иблис йортына әверелә. Мәһабәт гәүдәле, чал сакалы биленә җиткән, муенына кеше бәреп үтерерлек тәре таккан Яким Күчтем узынган халыкны туктатмакчы була.

      – Туктагыз, туктагыз, кардәшләр, мөселманнар ич сез, Аллаһыдан куркыгыз, – дип кычкыра.

      Иллә котырынган диндарларны ул гына туктата алмый инде.

      – Кем кушты сиңа монда кяфер йорты салырга? Бозма мөэминнәрнең тынычлыгын. Югал күз алдыбыздан, юкса таптап китәбез!..

      Һәм китәләр дә, Яким Күчтем читкә тайпылып өлгерә алмый кала, аны бәреп егалар, халык өере өскә, чаңнар элгән манарага күтәрелә. Аннан алар башта чаң сугучыны манарадан атып бәрәләр, аннары берәм-берәм чаңнарны.

      Шунда берсе, айнып булса кирәк:

      – Халаяк[4], яман эш кылмыйбызмы? Лә хәүлә вә лә куәтә, иллә билләһ гәлиил газыйм. Халаяк, куегыз, азынмагыз, Кыямәт көн килмәгән, Аллаһы каршында җавап тотасыбыз бар, – дип, халыкны тыя башлый.

      Мәгәр соң була инде, кылынасы кылынган. Шөһрәткә ия Яким Күчтем тапталган, җан тәслим кылган, чиркәү манарасыннан ташлаган дьякның бәхете бар икән – агач өстенә төшкән һәм тиз генә ошбу тирәдән табан ялтыраткан. Карт сәүдәгәр исә үз исәбенә салдырган чиркәү ишеге төбендә ята.

      Бәхәссез, яман эш, көтелмәгән фаҗига, бер дә мөселманнарга килешкән эш түгел. Казый котыртучыларны барлап йөрде йөрүен, әмма Илһам хан берәүне дә тотып җәзага тарта алмады. Шуннан атна-ун көн дә үтмәде, нәсара динендәгеләр калага ут салды. Болгар каласы атна буена янды, янгын хәтта хансарайга да үтеп керде, ат абзарларына ут капты. Атларны көчкә коткарып калдылар. Ходай бар икән әле, алтынчы көнне өйләдән соң бик каты яңгыр яуды, шуннан соң барысы да тынды. Илһам хан Владимир кенәзе Юрийга хат язды һәм илчесе аша җибәрде. Ләкин илчене юлда ук кенәз Святослав тота, хатны ала, илчене үтерә, Илһам хан хаты Суздаль епискобы Кириллга эләгә. Епископ Кирилл исә Владимир халкын Болгарга тәре явына кузгалырга өндәргә керешә. Чаң-чоң чиркәү чаңнарын суга башлыйлар, кенәз ауда була, тыючы булмый һәм кенәздән башка кем тыя ала епископны. Владимир халкы Успен чиркәвенә таба агыла башлый, чиркәү каршындагы мәйдан шыплап халык белән тула. Бәлкем, Суздаль епискобының Владимир халкын котыртырга хакы да булмагандыр, һәрхәлдә, ханбикә Мәрьям шулай диде, тик бу көнне Владимир