Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4


Скачать книгу

якта ул Болгар картларын дәштерде. Бавырчыдан мул итеп табын хәстәрләткән иде, картлар килеп керүгә, түргә әйдәде, йомшак мендәрләргә утыртты. Сыйлады ул аларны, хәтта арак та салып бирде, әмма тегеләр кымыздан башкага үрелмәделәр – ярамый безгә, диделәр, Сүбәдәй кыстамады, бавырчыдан чәй китерттерде. Тирмәсе инеш буенда гына, су шаулавы ишетелә, җиләс, инеш ягыннан салкынча һава агыла.

      Сүбәдәй, сүз башлар алдыннан, сәүдәгәр картка күз төшереп алды. Ыспай киенә иде сәүдәгәр, киеме дә затлы, сакал-мыегы да килешле. Почык борынлы, уң битендә бармак йөзе хәтле генә миң, сакалы түгәрәкләп кыркыган, мыегы кызлар кашы кебек кенә – сызылып тора. Имам хәзрәтләре исә кара түбәтәй кигән, кәҗә сакаллы, тутсылрак озынча йөзле. Кул бармаклары нечкә, әйтерсең лә эшләргә түгел, кемнедер кытыкларга яратылган.

      – Аксакаллар, – диде, тегеләр утырышып һәм кулларын күтәреп дога кылып, бисмиллаларын әйтеп, ризыкка үрелгәч. – Минем сезнең белән киңәшәсем бар.

      – Бәрәкалла, баһадир, рәхим ит, без сине тыңлыйбыз, – диде икесе өчен дә Мәүлә Хуҗа. – Без әүлиялар түгел, иллә Мөхәммәд галәйһиссәлам тарафдарлары буларак, АллаһыТәгалә рәхмәтенә таянып, алга килгән бурычларыбызны бер итеп, начарга вә яхшыга карамый ихтыяр кылабыз. Иншалла, Аллаһы Тәгалә, кылган эшләребезне изгегә алып, савабын бирер. Безләр, баһадир, берәүгә дә яманлык кылмадык, ниятебез изгедә икән, йомышыгызның асылын җиткерегез.

      – Яхшы, яхшы, имам хәзрәтләре, яхшы. Мин күрәм: сез гамәли дөньядан аерылыбрак яшисез. Бихуш, яшәгез. Башыгызны күрәләтә ахмаклык тәлинкәсенә салмасагыз, миңа шул бик җиткән. Тиздән безнең төп гаскәребез килеп җитәр, һәм без бөтен булган көчебез белән Болгарга ябырылырбыз. Без Болгарны алырбыз, аксакаллар. Әмма каланы алу – бер хәл, халык белән идарә итү – икенче нәрсә. Менә шунда инде сез кирәк булырсыз, аксакаллар.

      – Алла, диген баһадир. Аллаһыдан узып булмый. Барысы да Аллаһы теләге белән эшләнә.

      – Хуш, хуш, имам хәзрәтләре, сезнеңчә булсын. Әмма безгә, ил белән идарә итү өчен, ханмы, тарханмы кирәк булачак, уйлаша торсагыз иде.

      – Кһм, баһадир, Хак Тәгаләдән өстен булып булмый, барысын да Тәңребезгә тапшырыйк.

      – Әлегә кадәр Тәңре безнең якта булды, ары таба да булыр, – диде баһадир тыныч кына.

      – Иман китергән мөселманнар сезгә беркайчан да яманлык кылмаслар, баһадир, иншалла.

      – Иман нәрсә соң ул?

      – Иман Аллаһы Тәгаләгә һәм аның фәрештәләренә, һәм аның китапларына, һәм аның пәйгамбәрләренә, һәм Ахирәт көненә, һәм тәкъдирнең изгесенә вә яманына ышанмактадыр, баһадир.

      – Хуш, хуш, имам хәзрәтләре. Ә ислам да ислам, дисез, ислам нәрсә соң ул?

      – Ислам – Аллаһының һәм рәсүле вә пәйгамбәре Мөхәммәднең динедер. Ислам дине, баһадир, иман иткән инсаннарга шарт куя: Аллаһының барлыгын һәм берлеген, рәсүлебез Мөхәммәдне Аллаһы Тәгаләнең бәндәсе вә пәйгамбәре итеп тану, биш вакыт намаз уку, аны мөмкин кадәр калдырмаска тырышу, малы булган кеше шушы малының кырыктан