Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5


Скачать книгу

булыр, иллә күзем тырный-тырный еласам да сер бирмәм, борылып, Казаныма кайтып китәрмен. Иллә, олуг бәк, игелегең вә кодрәтең беләм, кордашың вә кардәшең шул чиккә җиткермәссең, әлхәмдүлилләһи, гаҗәбәгә озатмассың. Галәм – кояшсыз, күк йөзе айсыз булмас, ди, мин бахырың синең кулыңда, яткырып суксаң да, артыма тибеп чыгарып җибәрсәң дә зарланмам. Синдәй изгедән каһәр алу минем өчен үзе бәхеттер, олуг бәк.

      Йосыф бәк кулын күтәрде, бу – җитеп торырга ишарә иде.

      – Туры әйткән туганына ярамас, ди безнең халык. Кызым Сөембикәне Җангали ханзадәгә теләп бирмим, Ибраһим морза. Телең телгә йокмый, сандугач кебек сайрадың, телеңә саескан төкергән диярсең, иллә алган товарың бәһасездер, ә менә тәкъдим иткәнең нәселсездер. Корыган нәсел, сатылган. Турысын әйтим, Ибраһим морза, Җангали ханны яратмыйм. Ишетеп кенә булса да беләм: холкы ташка үлчим, ихтыярсыз, кыяфәте турында әйтеп тә торасым килми.

      – Олуг бәк Йосыфҗан, Җангали ханзадә Казан тәхетенә унбиш яшендә утырды. Бүген ул да үзгәрде, атны да бит йөгән салмыйча белеп булмый. Халык теленә сөйкемсез сөякле Җангали хан дип кереп калса да, кеше янында – кеше, хан янында – хан.

      – Бу хакта мин ишеткән идем инде, Ибраһим морза. Син телгә беткән кеше, синең белән ярышу җәяү төлке куу белән тиңдер. Мин риза, Ибраһим морза. Тик бер шарт куям: кызым белән үзең сөйләшәсең… Синең кебек телгә беткән кешегә җавап тапса ул табар, Аллага шөкер, акылы камил, зиһене саф бала. Син беләсең булса кирәк, ул баламны мин үзе теләмәгән адәмгә кияүгә бирә алмыйм. Сөйләшерсеңме, вәгъдәме?..

      Ибраһим морза бәкнең аягына төште.

      – Йә-йә, тор, кыланып маташма, – диде Йосыф бәк һәм артына каерылмый гына бармак шартлатты. Шундук табакка салып кытай касәләрендә кымыз керттеләр. Ләкин Йосыф бәк кымызчыдан аш касәсе сорап алды һәм, Ибраһим морза тарафына ым кагып, күрмисеңмени ошбу адәмнең олпат гәүдәсен, син китергән касә аның кече теленә дә җитмәячәк дигәндәй, кечкенә өстәл китерергә кушты. Шуннан соң гына үз кулы белән Ибраһим морзага зур аш касәсенә кымыз салды. Ибраһим морза борынга әчкелтем-төчкелтем килеп торган касәне алды да, бисмилласын әйтеп, күтәреп эчеп куйды.

      – Изгегә юрадык, Ибраһим морза, – диде Йосыф бәк.

      – Амин, шулай була күрсен, йа Рабби, – дип, Ибраһим морза буш касәне өстәлгә куйды, очлары агара башлаган мыегын сыпырып тамак кырды. Бу аның «Кымызыңны кызганмасаң, тагын берне кой әле, Йосыф бәк» диюгә ишарә иде.

3

      Җәй башы. Тугай-далалар шау чәчкәдә. Йосыф бәк сарае каршында йөзләгән олау, төк-төк товар төягән дөяләр. Сөембикә болдырга чыгып баскан да әтисен көтә. Хан кәләшенең уң кулында Җәмилә мөгаллимә, Йосыф бәк аңардан ризалык алган, күрәсең, ул да Сөембикә белән китәргә дип чыккан, сул ягында үги аналары. Алар дүртәү, дүртесе дә атасының хәләл җефетләре. Йосыф бәк аларның һәммәсенә дә йорт-каралты салдырып бирде, нәүбәти барып куна, берсен дә өстен күрми. Өстен күргән хатыны күптән гүр иясе булган инде, әнә шул хатыннан туган кыз да, ниһаять,