Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5


Скачать книгу

инде ул Питәй Тургай?! Илче буларак әйбәт сайрый, бәхәссез. Әмма мөселман кызына яучы булып килү килешми, килешми Тургайга. Кяфер ич! Хәер, Тургайның бабасы Алтын Урда төркие, морзаларның морзасы була, кайчандыр мөселман булса да, ни сәбәпледер муенына тәре тага. Эчкече булган диләр үзен. Ул шайтан суына алданып, тәре тагучылар бүген дә аз түгел ләбаса. Исмәгыйль энең дә әнә шулар арасында урала башлады, аңа да хач җене кагылдымы?.. Йа Хода, ахыры гына хәерле була күрсен, тәмам буталды дөньясы. Ана – кызны, ата улны танымый башлады. Тик аның Сөембикәсе беркайчан да атасы сүзеннән чыкмас, андый бала булмас, тәрбия башка. Әтәрбия балага ата-анадан гына түгел, иманнан да килә. Хак, сөлек кебек ханзадәләргә димләделәр – бармады инде, урыс курчагы Җангалигә бирергә булдыңмы кызыңны, дип тел кашучылар да булыр, һич булмас димә, иллә Йосыф бәк белә, Сөембикә кызы нәүбәте җитеп кияүгә бирә торган гына кыз түгел, ул аның сәяси максатын тормышка ашырыр, һәрхәлдә, ярдәм итәр. Ул атасын аңлар, хәленә керер, чөнки тормыш катмарлы вә кантарлыдыр. Ул гынамы, Сөембикә кызын курчак Җангалигә бирсә, гүзәл кызы олуг мәркәздә ханбикә булып алса, ислам дөньясының тәре читенә килеп орынган төбәге мөселманнар кулында калачак дигән өмет бар.

      Тик башта ныклап уйларга кирәк булыр. Саклык чарасы буларак, әлегә Василий илчесе Питәй Тургайны кабул итми торырга. Юк, бөтенләй кабул итмәскә. Кайтып китсеннәр. Әйе, кенәзләре дә вафат, ди. Аты юкның башы юк, башы юкның аты юк, диләр. Сабыр итәргә, Мәскәү тәхетенә кем утырыр, шуңа карап карарын кылыр… Уйла, уйла, Йосыфҗан, урысны борып җибәрерсең, Тургай борылыр да китеп тә барыр ул, икенче көнне Җангали ханзадәдән яучылар килеп төшсә?.. Әнә шунда инде уйлап карарсың…

      Әллә соң Питәй Тургайны гына кабул итәргәме? Питәй кадәр Питәй буш кул белән генә килмәгәндер. Без дә илчеләрне буш кул белән җибәрмибез ич!.. Бер форсаттан Мәскәүдәге хәл-әхвәлләр хакында да сорашыр. Күпме генә әтәчләнсәң дә, Мәскәү илчеләре белән исәпләшмәү ярамастыр. Әйтик, Исмәгыйль энесе тегеләрне колач җәеп каршы алсын да, энесеннән күп тапкыр куәтле абасы Йосыф илче кадәр илчене борып җибәрсен, имеш. Энесе белән сәүдә юлларын вә төбәкләрен тәгаен бүлештеләр бугай инде. Исмәгыйль Мәскәү вә Казан юлын таптаса, Йосыф кулында Бохара, Сәмәрканд, Үргәнеч юллары. Хак, Исмәгыйль энесе абасы сәүдәгәрләренә каршы төшкәләде: башта Мәскәүдән борды, аннары Казаннан. Ул гынамы, абасына язып та җибәргән. «Абам, без синең белән сәүдә юлларын бүлешкән идек бит инде, ә син һаман Мәскәүтин белән Казанга сәүдәгәрләрең җибәрәсең», – дип, үпкәсен белдерде. Бу эш ары таба да дәвам итсә, эшнең кылычка ук барып җитүе бар. Ә бит алар бер анадан туган балалар. Казан ханы Җангали Сөембикә кызына өйләнгән хәлдә, ошбу төрки-туран дөньясында даны еракка таралган мәркәз сиздерми-тынмый гына Йосыф бәк канаты астына күчеп куяр иде. Димәк, шулай кылу хәерлерәк булыр. Тик менә торып-торып бер амин дигәндәй, бу Питәй Тургайга ни калды икән Сарайчыкта? Чынлап та Сөембикәне Җангали ханга димләргә килүеме, әллә бу бер-бер хәйлә генәме?.. Холык китә, гадәт кала, диләр,