Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6
хәле ничек соң?
– Пычагым булсынмы аларга?! Аштан башлары кайтмый…
Кәнзел киткәч, Кафия Талипны култыклап алды. Ире үзалдына уфтанып куйгач, Кафия аның күзләренә үрелебрәк карады.
– Ни булды сиңа, нигә алай уфтанасың?
– Кичә Хөснетдинов белән әйтештек. Әдһәм абый да аның яклы булып маташа. Икәүләп акыл саталар. Әйтерсең мин агач бүкәне, бернәрсә аңламыйм да, һичнәрсәгә төшенмим дә, алар гына аңлый да, алар гына акыллы.
Кафия дәшмәде, зират ихаталарына, аннан олы юлга таба сузылган чана юлына күз ташлады, эчке бер хискә бирелеп, үзалдына елмаеп куйды. Талипның күңеле айкалды. «Иренең эчендә ни көйрәгәнен белә микән, ичмасам, бу Кафия? Сорамасаң иде шул турыда миннән. Их, сорамасаң иде, Кафия! Нинди изге һәм саф, акыллы хатын булып калыр идең син минем өчен! – дип уйлады Талип, бармак очларына кадәр оялу хисе таралуын тоеп. – Фәлән янында булгансың, туган көнемне онытып, аны кочаклап яткансың, битсез, дип ярып, күзеңә бәреп әйтсә, ни кылырсың, ни әйтерсең?»
Кафия, кыр-басуларны күзеннән үткәреп, Талипка сирпелеп алды. Нидер әйтергә дип авызын ачты. Талипка аның авызыннан иң яман сүз менә хәзер чыгар кебек иде. Ул аның үз «изге эшләрен» белүен теләми иде, теләми генәме, хатыны алдында чынлап та изге булып калырга иде исәбе. Чынын, тик чынын гына әйткәндә, Талип бүген дә, иртәгә дә Кафияне югалтырга теләмәде.
Шул ук мәлдә кылган эшеннән дә, күзгә карап әйтсә, баш тарталмас, гаеп миндә, дип әйтәчәгенә дә инана иде. Тик шул хәлдән соң Кафия аны гафу итәрме, икенче көнне үк ташлап чыгып китмәсме?
Зәңгәр һавадай күзләре белән хатыны үзенә текәлгәч, Талип ачкан авызын яба алмый торды. Ул хәтта: «Әллә соң үземә башлап әйтергәме?» – дигән фикергә килгән иде, хатынының тавышы аңына җитүен абайлап туктап калды.
– Кара аны, Талип, бүген кеше вакытында кайтырга тырыш. Кичә бит минем…
Талип кинәт бушанып калды, алсуланып киткән бит очларына гадәти төс кайтты.
– Беләм, – диде ул, йөрәгенең рәхәтләнеп тибә башлавын тоеп. – Бүген таш яуса да вакытында кайтачакмын. Ә хәзер кил әле, соң булса да колагыңнан тартыйм.
Кафия, текәлеп, аның күзләренә карады, Талипның йөзеннән янә каны качты. Нык итеп, туры итеп, сынап карады.
– Кичәге өчен гафу ит. Ышан, ул хәл яңадан кабатланмас.
– Ярый. Вакытында кайт. Пилмән пешерәм бүген. Кичә үзеңне көтә-көтә ит үткәреп куйдым…
Хатыны больницага таба киткәч тә, бертынга Талип уңайсызлану хисеннән арына алмый торды. Үзалдына оялып, өметсез бер кыяфәт белән ап-ак кар һәм иртәнге фирүзәдәй зәңгәр һава диңгезе эчендә тулганган Кафиянең гәүдә-сынына карап калды. Аннары, кузгалып, идарәгә атлый-атлый, яшьлеген исенә төшерде.
Язмыш аларны тагын кавыштырыр дип кем уйлаган.
Миңниса белән алар мәктәптән үк танышлар. Тугыз-унны бер класста укыдылар. Институтка керергә дип, бергә Казанга бардылар. Икесе ике институтка керсәләр дә, гел бергә булдылар диярлек. Икесе дә конкурстан узгач, шатлыктан кулга-кул тотынып, атна буена кино-театрларга йөрделәр. Университет белән финанс-экономика институты