Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6


Скачать книгу

яңгыр җиде сәгатьтә җилләсә, көзге яңгыр җиде көндә дә җилләмәс, димиләр…

      «Каян белгән бу председатель Кыяр тавында яумаганны? Аннары кай арада Бөгелмәгә барып кайткан да, кай арада яңадан Кыяр тавына чапкан? Карамалыга Бөгелмә шәһәре кимендә йөз, йөз ун километр. Дөрес, барасы юлның яртысы асфальт. Алай да, алай да…» – дип уйлады Мидхәт, һаман саен бу хәлгә ышанмыйча.

      Шулай икән шул, үткән ел гына институт тәмамлаган яшь агроном Мидхәт Бәдретдинов аңларлык кына кеше түгел икән бу председатель.

      Машина тәрәзәсенә юлдагы яңгыр сулары чәчри, пыяла сөрткеч, арлы-бирле йөреп, башта тәрәзәне берни күрмәслек итеп пычратып ташлый, аннары шофёр су йөгерткәч юып ала, көн яктырып, аязып киткәндәй була. Кемдер инде бу юлдан эз дә салып үткән. Бикмуллинның Бөгелмәгә киткән машина эзедер әле. Әллә кырга чыккан эземе?

      Яңгыр болытлары таралып бара, көн аязып килә. Анда-санда калган болытлар, төсе уңган ситсыдай, агарып калган. Кыяр тавына таба тракторлар, машиналар менгәне күренә. Ерак булгангамы, алар ташбакалар шикелле әкрен генә хәрәкәтләнә иде. Мидхәтнең уен аңлаган кебек, бригадир:

      – Ике сәгатьтән һәммәсе Кыяр тавында булыр, иптәш Бәдретдинов, борчылмагыз, – диде.

      – Бер сәгать, бер сәгать эчендә анда булырга тиешләр.

      – Ай-һай, машина-тракторлар булыр да бит, агрегат такканнары сәгать эчендә барып җитә алмаслардыр, – бригадир елмаеп куйды. – Икебез дә бернәрсә турында уйлыйбыз икән бит, иптәш Бәдретдинов. Анысын дөрес уйлыйбыз. Талип абзый әйтмешли, безнең хәзер уйлар гына түгел, теләк-хыяллар да бер булырга тиештер. Ни әйтсәң дә, сезнең белән минем өчен иң җаваплы көннәр башланды. Шунда сынала инде урта звено дигән безнең брат. Хәзерге җитәкче камчы шартлатучы түгел инде, ди Әдһәм абый, көрәшүче, әнә шул эш өчен янып-көюче. Талип абзый нәкъ шундый инде, үзе дә эшли, кешеләрне дә эшләтә белә. Син әле уйлап кына йөрисең, ул инде хәл дә итеп куйган. Интуиция көчлеме шайтанда…

      – Кызык кына теория, – диде Мидхәт, баш селкеп, – җитәкче чыбыркы шартлатучы түгел, көрәшче, имеш. Чыбыркы шартлатучының да үз максатлары булган, ни өчендер көрәшкән…

      – Көрәшнең иң-иң изгесе – ирек, хакыйкать, гаделлек, якыннарыңа ярдәм итү. Әлбәттә, кулыңнан килгән хәтле.

      – Минемчә, хәзерге заман җитәкчесе иң әүвәл кешеләрнең ихтирамын казанырга, аларның уй-хыялларын аңлый белергә тиеш.

      – Озын, аңлаешсыз. Кеше бит ул бар нәрсәне гадиләштереп аңлый. Яхшы белән начарны ул шундук аера. Халык яхшы җитәкчене шундук күреп ала. Яхшы белән начарны аеру өчен аны үгетләп торасы юк.

      – Бу бәхәсне дәвам итәрбез әле, иптәш Бакиров. Халык арасында стихияле фикерләр күп була. Аларга юл куярга ярамый. Анархистлар әнә шундый ялган алдавычларга ияргәннәр. Халык белән идарә итә белү – кешелек дөньясындагы һәммә дәүләтнең хыялы.

      Район авыл хуҗалыгының җитди булмавын призма аша карамасаң да күрергә була иде. Чәчү бетәргә ике көн калгач, Мидхәтне киңәшмәгә чакырдылар. Шул турыда кәгазь килеп төшкәч, Мидхәт председатель янына керде.

      – Бармыйм