Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6


Скачать книгу

түгел бит, хикмәт егетнең үз гаебен аңлавында иде. Талип уенча, егет аның ни теләгәнен төшенде, калганы үзеннән-үзе хәл ителәчәгенә ул мыскал да шик тотмый иде.

2

      Пеләш башлы, кызыл йөзле, су кебек төссез күзлебашагроном, бүтәнен сайларга урын калдырмыйча, Мидхәт Бәдретдиновка болай диде:

      – Районда ике колхозга агроном кирәк. Берсе – «Берек» колхозы, дүрт мең гектардан артык сөрү җире бар, икенчесе – «Урал», сөрү җире алты мең гектар чамасы «Берек» нең председателе белеме белән юрист, «Урал» да югары белемле агроном, яшь кеше, институт тәмамлавына да өч-дүрт ел гына бугай әле…

      Баш агроном колхозлар турында сөйләгән арада, Мидхәт Карамалыга, ягъни «Берек» кә барырга дигән фикергә килде. Ни өчен дисәң, «Урал» да югары белемле агроном – үзе председатель, ике тәкә башының бер казанга сыймавы бар.

      Институт тәмамлаган һәр белгечнең үз хыялы, үз максаты була. Ил күләменә таралырдай ачыш ясамаса да, шуңа охшаш хыял Мидхәттә дә бар иде. Чөнки адәми затка, үз мохитенә буйсынып, кемгәдер кол булып яшәү – бөтенләй ят сыйфат, ят нәрсә. Кеше табигате, күңеленең юанычы изгелек, якты тормыш өчен көрәштән гыйбарәт. Тик нәрсә аны шулай табигатьтәге барлык тереклектән дә өстен иткән? Әллә соң икмәкме? Бик ихтимал. Әүвәл икмәк кешене дала тормышыннан аерып алган, утырма торак тормышка җайлашырга мәҗбүр иткән. Утырма ил-сулары булмаган, терлек асрап, күчмә тормыш белән гомер иткән халыклар, торак тормышка күчеп, икмәк игә башлаган кабиләләрнең тук яшәүләрен күреп, шул һөнәргә өйрәнгәннәр. Идел буе халкы мең еллар буена икмәк игә. Шул ук җир, шул ук туфрак. Ни өсти алыр Мидхәт? Кырлар машина белән тулды, фән белгечләре басуларга күчте. Туфракның мөмкинлеген, гектарның җегәрен сыныйлар, структур төзелешен тикшерәләр, яңадан-яңа бөртекле культуралар табалар. Моның чиге бармы, буласымы? Юк. Тагын бер тапкыр юк. Мидхәткә дә җитәсе әле бу өлкәдә эш. Ул да, бәлкем, ачыш ясар әле.

      …Председатель Мидхәтне район үзәгеннән үзе килеп алды. Киң яңаклы, юантык гәүдәле, монгол кешесен хәтерләтә торган кысыграк күзле председатель аз сөйләште, кәефе юк кебек иде. Карамалыга кайтып җиткәч, үзе үк фатирга илтеп куйды һәм: «Юлдан соң ял ит, аннары колхоз белән танышырсың», – дип, коры гына саубуллашып китеп тә барды.

      Фатир хуҗасы кечкенә гәүдәле, озын чал мыеклы Галләм карт утыз елга якын Карамалыда агроном булып эшләгән, хәзер пенсиядә икән. Галләмнең карчыгы картына бөтенләй капма-каршы кыяфәтле иде: юан гәүдәле, җәлпәк йөзле, җете кара күзле, шуңа карамастан гаять хәрәкәтчән, җитез кылана, бертуктаусыз кыстап кына тора, табындагы теге йә бу ризыкны Мидхәт алдына күчергәләп кунак итә.

      Ашап-эчкәннән соң, Мидхәткә түр яктагы такта белән генә бүленеп алынган бүлмәгә урын җәеп бирделәр. Карчык:

      – Кызыбыз кайтканчы шунда йоклап торырсың, – дип, егет күңеленә өмет-хыяллар салып куйды.

      Уянды Мидхәт һәм төн уздырган бүлмәгә күз йөртеп чыкты. Түр яктагы стена буена китап шкафы куелган. Шкафта авыл хуҗалыгына багышланган журналлар, китаплар күренә. Шкаф янәшәсендә стенада кнопкалар белән генә беркетелгән зур фоторәсем. Җәй