Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6


Скачать книгу

әтәчләр кычкырганны да ишетмәде, көтү куганны да күрмәде. Кичке якта Фәһимә апасына, көтү киткәнне күрәсем килә, мине дә уятырсың әле, дигән иде. Фәһимә апасы кызганган, күрәсең, уятмаган.

      Җил дә уянган, сәрби агачының ябалдашлары белән уйный; яфраклар арасыннан төшкән кояш нурлары Әдилә яткан караватта биешә.

      – Әдиләү, Әдилә дим, бу ниткән йокы инде!

      – Тордым, әбекәй… торам.

      Әдилә караватка торып утырды, юрган астыннан аякларын чыгарып идәнгә басты. Күрше ишегалдында ярсып-ярсып үрдәкләр бакыра, алар тынган арада көтүдән калган яшь бозауның мөгрәве ишетелеп китә, бакча башындагы болында трактор гөрелди иде.

      – Әбекәй, чүәкләр бирче!

      Такта белән бүленеп алынган бүлмәнең ишеге ачылды, әбисе килеп керде.

      – Менә боларны гына ки дә ишегалдына чыгып юынып кер, аннан чәйләп алырбыз. Тиз кылан, әтиең ашыга.

      – Әти гомере буена ашыкты инде ул, – диде Әдилә һәм, үкчәсе тапталып беткән иске чүәкләрне аякларына элеп, ишегалдына чыкты.

      Кояш нурларыннан күз чагыла. Ишегалдын хәтфә кебек каз үләне каплаган. Әдилә салкын чыклы үләнгә яланаяк кына басып карады. Тәнне кымырҗытып ниндидер талгын рәхәт йөгерде. Кинәт аның сабый чагындагы кебек йөгереп китәсе килде. Менә инде Әдилә йорт буйлап йөгерә дә башлады. Рәхәт иде аңа. Бөтен күкрәкне иртәнге тыгыз, саф һава иркәли, күңел әллә нинди ашкыну тоя, җилпенеп, кошлар сыман күккә ашасы, ак болытларга кадәр менәсе килә.

      Әтисе Әдиләне ашыктырды.

      – Авыл халкы иртә тора, эшкә иртә кузгала, һәр көнне болай йокласаң, безне биредән куачаклар. Әнә сине бирегә китерүне бик үтенгән партком секретаре килә. Әюп бабаңны үз күзе белән күреп белгән кеше.

      Харисов бер егет белән сөйләшеп килә иде. Әдилә белән Гарифны күрүгә, әлеге егет нигәдер тукталды, гаепле кеше сыман башын түбән иеп, секретарьның нотыгын тыңлады, аннары кырт борылып китеп барды. Аркасыннан караганда киң җилкәле, эре сөякле егет иде бу.

      Әдһәм абыйсына Әдилә үзе кул бирде. Партком секретаре аның күрешергә сузган кулын җибәрмичә, сынаулы караш ташлады.

      – Исәнме-саумы, Әдилә. Мин сине нәкъ шундый итеп күз алдыма китергән идем. Горур, чибәр, сылу…

      – Куегызчы, Әдһәм абый.

      – Ярый. Талип абыең сине анда дүрт күзләп көтә. Кирәк җиһазларны да тапты. Һәммәсен җиткерде. Үзем өйләренә төшеп алып киләм, дигән иде, эш чыгып кына калды. Атлый торыйк, хәзер килеп җитәр ул, көттермәс…

      Лаборатория болдырына менгәч, Гариф алдан партком секретарен уздырып җибәрде дә кызының кыска күлмәгенә, күтәрмәле аяк киеменә игътибар итте.

      – Җәйләүгә чыгарга булсаң, кайтып, Фәһимә апаңның резин итеген киеп килерсең. Әдилә, сиңа әйтәм!

      – Җәйләүләрендә алай пычрак булса, мин анда, әти, барып йөрмәм, туп-туры Казанга кайтып китәрмен.

      – Бер дә урынсыз бу шаяртуың. Калырга ниятең булса, анда да барырга туры килүе бар.

      – Калырга ният итсәмме, әтием җаным, тотармын да шушы туфлиләрем белән барырмын, – диде Әдилә, коридорда туктый төшеп.

      – Йә