үскән булса да, инде кайдадыр башка җирдә оя ясап, шунда ияләнергә, бу урыннардан бизәргә вакыттыр лабаса.
Шунда тургайлы ак шакмак кинәт күләгәләнде. Аның читенә бер кеше килеп баскан иде. Башында битлекле каска, кулларында сварка тоткычы. Бу – әле генә минем белән сөйләшеп торган монтажчы егет Әнвәр. Кара әле син аның туры килүен! Егет һәм тургай. Дөресен әйткәндә, тургай моңын тыңлап, мин әле Әнвәрне, аның язмышын, аңа охшаганнарның язмышын уйлап торам түгелме соң?
– Без төзүчеләр токымыннан, – диде Әнвәр, – бабам Магнитканы төзегән, әти Сахалинда оста булган. Мин дә төзүче. Братскида эшләдем. Хәзер менә монда…
– Әтиегез Магниткада туган, үзегез – Сахалинда, ә нигәдер бирегә килгәнсез, илдә бит зур төзелешләр күп…
– Килмәдем мин, кайттым. Бабам нәкъ шушы тирәләрдә туган, шушыннан Магниткага чыгып киткән. Әтине дә гел шушы җирләр тарта иде. Мине дә. Тик без моңарчы кайта алмадык, төзүчеләр нәселенә чын-чыннан колачлы төзелеш кирәк булган, күрәсең. КамАЗ исә бик күп төзүченең туган җиргә кайтуына сәбәп булды.
Әнә ул нәкъ түбә уртасында аякларын бераз аерып, нык баскан да кулын каш өстенә куеп тургайга карап тора. Алар сөйләшәләр, аңлашалар кебек. Телләрендә ни икән? «Туган илнең, туган җирнең газиз көче әллә ничә буыннар аша да кимеми!» – ди микән аңарга тургай. «Әйе, мин моны үзем дә тоеп яшәдем, шуңа күрә кайттым!» – ди микән аңарга егет?
Көтүче Әкрам абый белән сөйләшеп торабыз. Читкә китеп, озак кына шахталарда эшләгән кеше. Кайту сәбәпләрен сорашкач, карашын еракка-еракка төбәп, әллә кайларны әйләнеп чыкты да бер сүз белән:
– Сагындыра анда, – диде. Сөйләп китте: – Баштагы елларда уйлап та карамаган идек. Зариф абыйга аптырый идем. Бергә күмер чабабыз. Чаба-чаба да бу, кинәт туктап: «Их, туган, утыз биш ел авылда, туган илдә булган юк, кайтып, бер суык бәрәңге генә ашар идем», – дия иде. Теләгенә ирешә алмады. Сугыш башланды. Алар забойда чакта немец җәлладлары шахтаны шартлаткан…
Табигать тә әниебез
Һаваларда торна тавышлары, Ишетелә канат кагышлары. Кошларда да кеше язмышлары – Чит җирләрдән кайтып барышлары.
Үзебезнең инеш буйларына, басу-болыннарга, әрәмә-урманнарга сокланган, баш игән чаклар булды.
Чит җирләрдәге елга, күлләргә, сопка, урманнарга сокланып, телсез торган чаклар да булды.
Ниһаять, алдыбызда – диңгез. Табигатьнең тагын бер могҗизасы. Беренче күрүгә үк күңел тибрәнде, тирән итеп сулыш алынды. Тәннең һәр күзәнәге табигатьнең бу яңа бөеклегенә сокланып, аның көчен, мәгърурлыгын тоеп сулкылдый кебек иде. Бу минутта анда табигатькә хөрмәт, аңа баш ию, шул ук вакытта аның белән менә шушылай бергә булганга, бергә сулаганга горурлану хисе дә бар.
Табигать бөек! Кешедә, минемчә, беркайчан да аны җиңәргә, аннан бөегрәк булырга ихластан теләү хисе тумагандыр. Табигатьтән өстен булырга өндәү үзе (андый хәлләр дә булгалады) гайре табигый