Гаяз Исхаки

Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет


Скачать книгу

беренче ярдәм – посылкалар җибәрүне оештырып йөри. Чит җирләрдә яшәүнең ачысын-төчесен үзе татыган Г. Исхакый, милләттәш әсирләрнең язмышын йөрәгенә якын алып, аларга матди ярдәм оештыру белән генә чикләнми, өзлексез рәвештә аларны Төркиягә китерү буенча эшли. 1948 елның 4 июлендә ул Сәгадәткә: «Кичә… тупланып киләчәк әсирләргә ярдәм эшен юлга куярга карар алдык», – дип хәбәр итә. Дөньякүләм танылган галим Әхмәт Тимергә язган хатында ул: «Безнең 180 якташыбыз бирегә килүчеләрнең исемлегеннән төшереп калдырылган. Аларның хокукларын кайтару эшендә тырышабыз», – ди. Йөзләрчә татар әсирләре Г. Исхакый ярдәме белән Төркиягә килеп урынлаша.

      Г. Исхакыйга Ерак Көнчыгыштагы илдәшләре исә Төркия гражданлыгы алуда ярдәм итүен сорап язалар. 1949–1951 елларда Кобеда яшәүче Габбас Мөхәммәдҗанга җавап хатларында әдип аталарча һәм дипломатларча Төркия гражданлыгы алу өчен нәрсәләр эшләргә, кемнәр белән ничек сөйләшергә, хәтта гаризаны ничек язарга кирәклеген дә өйрәтә. Аларның гозерләрен үтәү юлында үзенең нәрсәләр башкарганын тәфсилли. Ә бу тәфсилләр артында никадәр мәшәкать һәм кыенлыклар ята. Истанбулдан Әнкарага барып йөрүләр, хөкүмәт кешеләре белән күрешүләр, дус-ишләрен дә шул юлда ярдәм итүгә тартулар һ. б.

      Бу хатлар Г. Исхакыйның, чит мохиттә, тар кысаларда яшәгәндә дә, милләттәшләренең тормышларын мәгънәлерәк итү, җиңеләйтү юлларын эзләшүен, инде үзе ярдәмгә мохтаҗ көннәрдә дә мөһаҗирләр турында кайгыртып, аларга таяныч булып яшәвен күрсәтә.

      Г. Исхакый бу хатларда үзенең хәле, сәламәтлеге турында ләм-мим сүз сөйләми. Ә бит ул елларда әдип бик фәкыйрьлектә һәм саулыкка туймыйча яши. Бу хакта ул кызына гына зарлана: утынының бетеп китүе, ә көннәрнең һаман суык торуы, ашказаны авыртуы, «һеморрой» белән интегүе турында яза. Ә шул арада ул Тукай көннәрендә үткәреләчәк «кичәнең репетицияләренә йөрибез» ди. 15 октябрь мәрасименә чыгышлар әзерли. Шул тынгысыз мәшәкатьләр арасында хастаханәгә дә кереп ята.

      2011 елда Габбас Мөхәммәдҗанның кызы Рокыя ханым Вафаның безгә әйтүенчә, алар 1953 елда Төркия гражданлыгы алуга ирешкәннәр.

      Төркиядә Г. Исхакый тырышлыгы белән юлга салынган тагын бер зур казанышны әйтеп китәргә кирәк. «Айлар, еллар маташа торгач, «Америка авазы» радиосын татарча сөйләтергә карар бирделәр», – ди ул Габбас әфәндегә язган хатында. «Америка авазы» – АКШ хөкүмәтенең чит илләргә тапшырулар алып бара торган радиостанциясе. Вашингтонда 1942 елда нигез салынган радио кырыктан артык телдә «сөйләшә», шул исәптән рус телендә дә (СССРда бу «аваз»ны тыңлау тыела).

      Күрәсең, мөһаҗирләр шул каналда татарча һәм башка төрки халыклар телендә тапшырулар алып баруны дәгъвалаган һәм уңышка ирешкән. Г. Исхакый Истанбулдан Әнкарага кызы Сәгадәткә язган хатында «татарча радионың сәгате 4,30 да башлый, 15 дәкыйка14 сөрә, аннан соң Төркестан, аннан соң азәри…» дип хәбәр итә. Кызына язган тагын бер хатында исә: «15 октябрь өчен мин «Америка авазы» радиосына үз исемемнән бер сүз сөйләп күндердем», – ди, ә икенчесендә: «Без бу арада биш татар көе җырлатып, «Америка