Гаяз Исхаки

Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет


Скачать книгу

иске хәле арасын чагыштырып карарга сәбәп була иде.

      Бу музыка, чыннан да, әхлак мөгаллиме була торган нәрсә булса да, чынлап та, «әхлакны төзәтү» өчен шул музыка җитсә дә, музыкага халкымызның карашы башкарганга, ягъни аның әхлак төзәтүче икәнлегенә ышанып, шуның берлән файдалану урынына, аны үзен «әхлак бозучы» дип каралганга һәм әхлакка хезмәт итә торган кеше арасында аны тыелган күрелгәнгә, аны әхлаксыз кешеләр кулына төшергән иде. Шуның өчен ул әхлаксызлар кулында әхлак бозар өчен бер корал булган иде. Әүвәлдә кайсыбер руслар яһүдиләргә исерткеч, фахешне үз музыкабыз берлән безнең үземезнеке итәр өчен буяп күрсәтә башлаганнар иде. Һәм, чыннан да, бик файда иткәннәр иде…

      Һәммә йирдә музыканы фахеш, исерткечнең гаебен капларга куллану халык арасында тарала башлаган иде. Музыканың бу эшен күргәч, ягъни әхлакка файда итәр урында, әхлаксызлыкка тарта башлагач, музыка, һичшиксез, зарарлы хөкеме чыгарылды. Шуның өчен музыка үзе дә фахеш хезмәтчесе булды. Болгар музыкасы шулкадәр былчыракланган, болгар йырлары шулкадәр әхлаксызланган иде, аларны бер минут тыңлау бик авыр була иде. Шул сәбәптән милли тел, милли әдәбият, милли театр мәсьәләре арасына милли музыка мәсьәләсе керә алмаган иде. Шул мәсьәләләр берлән мәшгуль кешеләр дә милләтнең үсешенә милли музыкаларның кирәклеген, милли рухны саклау милли музыка эше икәнлеген хәтергә дә кертми кебек үтеп баралар иде. Болгар халкы никадәр музыка сөя торган милләт булсалар да, аларга кирәгенчә каралмаганга һәм аларны белүне җинаять итеп саналганга, ул дивар артларында гына калган иде. Хатын-кызымызда моңарга мәхәббәт тагы артык булса да, алар да изелеп кенә калганнар иде.

      Ниһаять, унтугызынчы гасыр ахырларында музыка җинаять түгеллеге сөйләнмәсә дә, акыртын-акыртын гына рәтләнә башлады. Казанда Минкин Гариф исемендә бер кеше болгар музыкаларын нотага сала башлады, ниһаять, никадәр иске вә яңа көйләр рәткә салды. Бу кеше, бәлки, яхшы түгелдер, бәлки, яхшыдыр, бәлки, моны голямалар яратмый торганнардыр – мин анысын белмим, ләкин бу кеше милләткә шулкадәр хезмәт итте, моның хезмәте, һичшиксез, кыямәткә кадәр онытылмаячактыр.

      «Яшәсен Гариф Минкин!! Яшәсен милләт!!» тавышлары бездин балаларымызга, балаларымыздан аларның балаларына кадәр, кыскасы, иң актыккы болгарга кадәр авыздин төшмәячәк, андин соң да шундый гүзәл музыка калдырдыгы өчен Аурупалар арасында да онытылмаячактыр. Моннан соң болгарлар арасында музыка машиналары күренә башлады. Болгарларның залында «Сакмар суы», «Тәфкилев», «Әллүки», «Казан алган көй» вә башка көйләр ишетелә башлады. Ирләремез, кызларымыз – һәммәсе йөз, мең елдан бирле бабайларымыз тарафыннан эшләнгән музыканың, бабайларымызга уйлаткан уйларны, бабайларымызга биргән хисләрне балаларына бирә башлады. Бу да байларга гына махсус булганга, гавам халкы арасында, һәр кыз мунчага төшеп биергә, кубыз уйнарга тырышса да, иркенлек булмаганга, аларның бик аз гынасы – халык арасында «азган», муллалар каршысында «ахмак» сүзе берлән телгә кергәннәре