Нурислам Хасанов

Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3


Скачать книгу

күреп калган булса кирәк. Абый аны төпле егет дип тапкандыр, күрәмсең. Олы кеше кемнең кемлеген тиз тоя бит ул. Араларында минем турыда сүз дә булгандыр дип беләм. Беркөнне без шул тирә кызлар белән аулак өйгә җыелыштык. Моны егетләр дә сизенгән. Бу да килде. Өстендә кәчтүм-чалбар… Минем һаман да бер шакмаклы күлмәк. Ул да тәнемә кечерәеп, тартылып калганые. Ярый әле, Ходай миннән матурлыкны кызганмаган. Яшь чакта анысы да кирәк бит. Егетләрне үзең беләсең, буй-сынлыны яраталар. Хәер, ошамаган булсам, ул мине шултикле җирләрдән алып кайтмаган да булыр иде.

      Зәлия апа көлемсерәп җанлана төште:

      – Әйе, әйе. Шуннан?

      – Шуннан шул. Кызыл билле прәннекләр алып килгән бу. Йөзек салышлар уйнаганнан соң, кухня ягында аулакта калгач, кыяр-кыймас кына сүз башлады: «Менәтерә…»

      Мин күтәрелеп туры карарга да оялам инде. Ике битем ут кебек яна. Ул да уңайсызланып боргалана-сыргалана. Йә аны, йә моны сорап куйган була, тагын тынып кала. Мин дә авызыма су капканмыни… Әллә ничек, читенсенәм. Башымны аска иеп тора идем, бу миңа болай дип әйтте дә салды: «Син миңа кияүгә чыгарга риза булырсыңмы?» – ди. Мин: «Каян белим?» – дим. Бөтен битем комач кебек. Һаман да сүзсез тору кыен, уңайсыз. «Йә, әйт инде!» – ди. «Сабирҗан абый белән сөйләшми торып… мин бернәрсә дә белмим әле», – дим. Шунда ул үз-үзенә көлемсерәп куйды, кыюланыбрак киткән күк булды: «Сабирҗан абыең каршы килмәс, ул мине белә ич», – ди. Кесәсеннән прәннекләрен чыгарып миңа суза. Алырга да, алмаска да белмим. Ашап карыйсы да килә… Кулларым тартышып китте. Шунда ул, минем кыюсызлыгымны сизеп, күчтәнәчен көчләп тоттыргандай итә. «Аша, оялма!» – дигән була. Барыбер сөйләшергә телем әйләнми. Тынып тик торам. «Йә, әйт инде? Ризамы?» – ди. Билләһи газыйм, ни дип тә җавап бирергә белмим бит. Тәнемнең әллә кай җирләрен ниндидер вак энәләр чәнчештереп торамыни. Аякларым да кымырҗый, башым әйләнә башлады. Шунда, үзем дә сизмәстән: «Кыйнамасаң, сукмасаң…» – дип әйтеп ташлаганымны сизми дә калдым. Шулай диюгә, моның йөзе ачылып китте, кабарынкы калын, кара кашлары тибрәлеп алды. Коңгырт күзләрен тутырып, миңа елмая. «Нишләп тиим мин сиңа, булмаганны», – ди. Көлә. «Яннарымда син генә булсаң иде», – ди. Әкрен-әкрен миңа якыная. Шунда, ничектер туры китереп, кулымнан тотып алды да бармакларымны учына кысты… Шуннан соң сөйләшеп киттек инде.

      – Язмыш насыйп иткән инде.

      – Үзем дә шулай уйлыйм, Зәлия. Әйтергә дә оят, кияүгә чыкканда, миңа әле күкрәк тә чыгып бетмәгән иде. Яшь булганбыз инде… Ул чагында төрлесен уйлап торырга вакыты булганмыни… Мин кияүгә чыккач, озак та тормыйча, Сабирҗан абый да үлеп китте.

      – Һе-е… Бер килгәнгә килеп торуын кара син аның.

      – Нишлисең инде… Шунысы үкенечле, шунысы йөрәктән китми: Мәсрүрәләр приютындагы балаларны бүтән шәһәргә күчерәсе иткәннәр. Шулчак сеңлем, күрешергә дип, нәнкәсе белән безгә – торган җиребезгә килгәннәр. Күрәсе килеп озак көткәннәр. Беребез дә өйдә булмаган. Ярулла тәүлекле эштә, кәчәгәрдә; мин беренче бала белән бульнискә кергән идем. Күршеләр дә кайда