Нурислам Хасанов

Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4


Скачать книгу

бетерәсе иде бит. «Сельхозтехника» начальнигы Салих Сәләхиевич тоткарлый? Ничек? Вәгъдә биргәндер бит. Тимер уголоклар, калай табалмый? Ничек ди? «Ул эт оясына бер йорт түбәсенә җитәрлек калай кирәк булачак» ди? Ну и что? Тапсын! Аның эше шул… Тыңламый икән, чарасын күр, табылыр кеше. Ә-ә? Давай, бу мәсьәләне иртәгә ачыклап бетерик… (Канәгатьсезлек белән телефонын өзә.) Вәт тинтәкләр, «Барс»ка бер иркен генә оя да кора алмасыннар инде. Әле берсенә, әле икенчесенә ышанганнар. Минем «Барс»та кеше акыллары бар, нәселле эт ул! Мин аны Австралиядән алып кайттым. Бер елда бозау кадәрле булып үсте. Бер каптырып алса ычкынырмын димә! Шушындый йорт-дәүләтеңнең сакчысы булган эткә оя да кора алмасыннар инде. «Барс»ка аерым игътибар, яхшы шартлар кирәк… (Уйланып тора, аннан әкрен генә Иркә бүлмәсенә юнәлә.)

      Ут сүнә, сәхнә үзгәрә.

      Ут янганда, Тукбаев үзенең эш кабинетында утырып тора. Кәефе шәп, йөзендә куаныч. Ул кәнәфиендә бер киерелә, бер языла. Алтын кош тоткандай учын учка уа.

      Тукбаев. Районда кем юктан бар ясый? Кем, бер ишектән кусалар, икенчесенә барып керә, түрәләрне җайлап, көйләп акча таба? Рәсим абзаң!.. Таптык бит, пәһлеван гәүдәле «Россельмаш» директоры Пётр Анатольевичны да, «Старый Казань» белән сыйлый торгач, мунчада җебеттек. Байтирәккә «Дон» комбайннарын кайтартырга дип кодрәтле имзасын салдымы? Салды. Бу заманда эшләп кенә баеп булмый. Акчаң булсын, акча үз эшен эшли… Һәм ул акчалар бер кемнең дә кесәсеннән төшеп калмый. Аның өчен тырмашып чабарга, һәр эшне вакытында «пешерә» белергә кирәк. Ә бу Рәсим пешерә. Ул матбугат министры Сәет Әскәровичны да «сындырды». Байтирәктә типография төзү өчен, акча бирмәскә тырышкан иде, имза хакына фәлән сум дип, авызын каплагач, пожалоста!.. Чынлыкта кирәкме соң безгә типография төзү? Хәзер газетаны калада үзәкләштерелгән типографиядә дә бастырып була… Үзеңне дә онытырга ярамый. Гомергә «баш» булып тормам… (Утырган кәнәфиендә әйләнә, аннан, телефон трубкасын алып, урынбасары Ишкәевкә шалтырата.) Алло! Динар Хамаевич! Миңа кереп чык әле…

      Кызуланып, Ишкәев кереп җитә.

      Ишкәев. Тыңлыйм сезне, Рәсим Юлаевич.

      Тукбаев. Утыр әле… (Ишкәев утыра.) Динар Хамаевич! Мин районга шактый гына акчалар добился. Унбер миллион! Бу эшләрне ничек майтарып чыкканны берүзем генә беләм. Мин болай уйлап торам: ул акчаларны кырып-себереп, район оешмаларына таратудан файда күрмим. Биреп-биреп карадык бит инде. Йә, кинофикациягә акча бирүдән ни файда? (Бер бармагын бөгә.) Ул ике миллионны исерек Хәмзә үз кирәгенә тотып рәхәтләнәчәк. Ярар, машина алыр, фәлән-төгән итәр. Хәзер клубка кинога йөрүче юк. Кешене телевизор яныннан кузгатып булмый. Дөрес бит? (Икенче бармагын бөгә.) Йә, спорт комитетын алыйк. Сәлим ни эш кырыр? Өч тиенлек хоккей таягын биш тиенгә алдым, дип икенче йортын корып сатар. Көрәштә беренче урынга чыкмадылар. Спорт заллары бар, ни җитмәгән? Аннан килеп (өченче бармагын бөгә), редакциягә ни булган? Райпо рәисе Әхәт Хәбировичның яңа салган йортын сатып алып бирдекме? Бирдек. Артлары җылыда, яза бирсеннәр. Газетаны, акчасын күчергәч, калада да чыгарып була. Безгә ничу типография төзеп торырга. Динар Хамаевич, менә мин шундыйрак фикердә.

      Ишкәев.