Талгат Галиуллин

Отколотое зеркало / Китек көзге


Скачать книгу

иде. Олы улы Рәфикъ, Мирсәет өйләрендә яши башлаганчы, әнисенә «үзеңә кара» дигән булса да, үги атасын бөтенләй кабул итмәде, бусагадан кире какты. Ул батыр әтисенә алмаш була алмый, тиеш тә түгел дигән максималистик иманда тордымы, әллә төсе уңган яшел чаршау артына, шыгырдавык тимер караватка, чит ир куенына кереп яткан әнисен көнләштеме, кеше күңеле төпсез кое диләр, өздереп әйтүе кыен, тик Мирсәет белән Рәфикъның аралары көннән-көн киеренкеләнә барды. Ә кечкенәләр өчен фани дөньяда абыйларыннан да олы абруй юк иде. Чатанны ул кабул итмәгәч, яңа әтиләре, сирәк-мирәк булса да, күчтәнәчләр алып кайткаласа да, балалар күңелендә аны сыйдырырлык җылы почмак табылмады. Рәфикъны килештерергә, дустанә үк яши алмасалар да, бер-берсенә авыр сүзләр әйттерүдән сакларга тырышып, Зәйнәп улы белән ире арасында бозга кысылып калган бүрәнә кебек бәргәләнсә дә, нәтиҗәсе булмады. Һәрдаим ачык йөзле, кояштай балкып торган ханым күзгә күренеп картайды, күз төпләрендә кара тимгелләр пәйда булды. Ни чарадан бичара, балаларны кешечә ашатырга, киендерергә ярдәм итәр дип, имгәкне өенә керткән Зәйнәпкә бигрәк тә кыен булды. Диварга эленгән рәсеменнән Газизе, барысын да аңлап, рәнҗеп карап торгандай, Мирсәет аңа кагылганда исә, вафат иренең күзләрендә ялт-йолт ут чаткылары уйнагандай тоела иде аңа. Чаршау артына йокларга кереп яту алдыннан, Зәйнәп, Газизе ни кыланганны карап тормасын дигәндәй, фотоны бисмилла әйтеп, ак тастымал белән каплап куеп, һәр кичне «син анда, яңа өеңдә, рәнҗеп ятма, хыянәт итүем түгел, бу адымга оланнарыбыз өчен бардым, яныңа килгәч, барысын да аңлатырмын, синнән башка берәүне дә яратканым булмады» дип кабатлавын белде. Яңа ире Газизнең сурәтен ерткалап, олы шпанасы белән бергә урамга ук чыгарып ташлар иде дә, аңардан тормый шул.

      Балаларымны кешечә яшәтеп булмасмы дип, үзен мәҗбүр итеп парлашкан Мирсәет белән улын татулаштырырга тырышуның, ут белән суны кушып булмаган шикелле, бер кәррә дә файдасы тимәде. Һәр икесенең бер-берсенә дәгъвалары кире кагып булмаслык һәм гаҗиз Зәйнәп җиңәрлек кенә түгел иде. Әнисенең ачулану катыш юмалавын Рәфикъ, кабул иткән кебек башын селкеп тыңласа да, шул мизгелдә үк үз дәлилләрен, тәсбих төймәләредәй тезеп китеп, тулысынча кире какты:

      – Минем батыр, туган илебезнең азатлыгы өчен хәләл канын (каян сүзен таба диген) койган әтине алыштырырлык кешемени ул?! Синең Мирсәетең (соңгы сүзгә көчле басым ясалды), сугышка бармас өчен, агач астына тыгып, аягын махсус имгәткән. Бергә торган хатыны да үзен икенче көнне үк ташлап киткән. Әти гарип булып урында ятса да, син, аны калдырып, башкага ябышып чыгар идеңме?

      Зәйнәп улының бу сүзләрен, чынлыкта гаепләвен, бик авыр кабул итте.

      – Сиңа кешеләргә бәя бирергә иртәрәк әле, улым. Тормыш син уйлаганнан катлаулырак. Мирсәет тә аягын махсус имгәтмәгән. Фронт өчен ягулык әзерләргә урманга җибәргәч, башкалар еккан агач аның аягына ауган, үзе дә чак исән калган. Хатынының аны ташлап китүе дә аңардан гына тормагандыр. Аерылышудан кемгә яхшы, кемгә фаҗига буласын бер Аллаһ кына белә. – Бу сүзләрне ханым