Ильдар Низамов

Бөртектән – көшел (җыентык)


Скачать книгу

әбисенә күтәрелеп тә карамыйча, йөгереп килеп, әнисенең итәгенә сарылды.

      – Өйгә кайтам! – диде ул, баягысыннан да ялварулырак һәм тагын да таләпчәнрәк итеп.

      Ничектер бик тә якын булып ишетелгән менә шул тавыш һәм бик таныш тоелган әлеге күренеш һич көтмәгәндә мине икенче бер дөньяга, гомерем баскычының беренче басмаларына төшереп куйды. Яшен вакытында бер генә мәлгә ачылып, яктырып киткән тирә-як сыман, балачагымның еракта калган бер почмагы гөлт кабынып, якты нурларга коенып алды.

      …Ул вакытта миңа алты яшь кенә иде әле. Сугышның бөтен явызлыгын күз алдына китереп бетерә дә алмаганмындыр. Әмма бер нәрсә көн кебек ачык: ашарга җитмәүдә шул сугыш кына гаепле, чөнки әти сугышта, ә әти безгә бик тә, бик тә кирәк иде; аның монда калган киемнәре, кирәк-яраклары, өйдәге башка затлы әйберләр кебек үк, күптән инде онга, бәрәңгегә алмашынып беткән. Үзе кайтса, алмаштырырга яраклы тагын берәр нәрсә алып кайтмыйча калмас иде әле.

      И-и-их, ул кайтса, Фатыйма апа килгәндә була торган бәйрәмнән бер дә ким булмас иде. Ул апа – әнинең туганы – башка авылда тора. Балалары юк. Килгән саен аның ялтыравыклы күн сумкасында безгә берәр тәм-том булмый калмый. Перәннек, печенье дигән тәмле нәрсәләрне без беренче тапкыр шул могҗизалы сумкадан авыз иттек.

      Перәннекне тешләп ашау юк инде ул, ике куллап тотасың да баллы ялтыравыгын гына ялыйсың. Шулай да ул күз ачып йомганчы эри дә бетә. Апа исә бик тиз бушаган сумкасын каккалап ала да килгән саен әйтә торган сүзләрен тезә:

      – И-и-и, Гафифә, бигрәк ишлесез, ничек ашарга җиткерәсең боларга, җаным.

      – Биш кенә бөртек ич алар, апай, – дип елмайгандай итә әни, – бездә тугыз-ун җан белән калганнар да аз түгел…

      Җәй башында апа тагын килде. Бу юлы аның гадәттәге сүзләре озынрак булды:

      – Әллә берәрсен миңа биреп җибәрәсеңме, Гафифә, яшелчә өлгерә, бал аертыр вакыт җитә, синдә, ичмасам, бер кашыкка булса да кими торыр.

      Әни башта, һәрвакыттагыча, безнең өчен борчылуына, кайгыртуына аңа рәхмәтләр укыды, аннары көтмәгәндә генә мине мактарга тотынды, янәсе, үсте инде, каз бәбкәләре дә карый ала, өй сакларга да ярарлык, түтәлдән чүп тә утый.

      Аның кая таба сукалавын барыбыз да тиз төшендек. Туганнар миңа карады. Фатыйма апа, аркамнан кагып:

      – Бездә син яраткан рәсемле китаплар күп, – диде.

      Икенче көнне ул мине үзләренә алып китте.

      Чыннан да, аларда тормыш бездәгедән күп ару иде: ашарга җитәрлек, сурәтле китаплар – җаның күпме тели, шулчаклы, эшне әллә ни күп кушмыйлар.

      Ләкин атна-ун көн үтүгә, мин үзебезнең авылны сагына башладым. Тик кенә торганда келт итеп йә әни, йә туганнар искә төшә. Өйдә калган вак кына нәрсәләр дә бик кызыклыга, бик кадерлегә әйләнә, сагындыралар, үзләренә тарталар.

      Иртән торып күзне ачсам, күңел үзебезнең өйгә оча. Анда булсам, әлеге кебек, кая барып бәрелергә белмичә аптырап торыр идеммени? Бәләкәй сеңелкәшне күтәреп болдырга алып чыгар идем дә, кояшта тик җылынып утырыр идек; урамга чыгып сызарга ярамый, сеңелкәшнең егылып төшүе бар, олы апай идән