дим, ниһаять, – врачлар янына килеп йөрмәс өчен менә шушы спортчы кебек су коеныгыз, чыныгыгыз дип элгәннәрдер, – дим.
Ә бит улым килешә. Һәрхәлдә, ул каршы дәшми. Уйлый.
Рөстәм (5 яшь):
– Ә мин сугыш нигә беткәнен беләм!
– Нишләп?
– Сугышкан кешеләр әнә шушындый краннарны күргәннәр дә җимерелгән өйләрне төзәтергә таралып беткәннәр…
Булат (4 яшь) әнисе белән беренче тапкыр шәһәргә килде. Беренче катны узгач, ул:
– Әни, без очырмага менәбезмени инде, – диде.
–Әти, колонка нигә эшләми?
– Суык бит.
– Кыш эрегәч, эшләр, иеме?
–Әй улым, бигрәк озак уйныйсың, башкалар әллә кайчан кайтты ич инде.
– Алар кайтса, икенчеләре килде, алары белән дә уйнап каласы килә.
Гөлназ урамда очраган әйберләрнең исемен алфавит белән тәртипкә салып әйтергә күнегеп килә.
– Әйдә, «А» хәрефенә башлыйбыз: автобус, астановка…
– Чәү, чәү, тукта, остановка «А» түгел, «О» га.
– Бөтен кеше «астановка» ди.
– «Астановка» дип әйтелә генә ул, «остановка» дип языла.
– Мин бит язмыйм, әйтәм генә.
Без сайлауга барырга җыенгач, Рөстәм:
– Сез анда кемгә кычкырасыз? – дип сорады.
«Тавыш бирү» не үзенчә аңлаган.
Бәбкәләрдә йонны күреп, бала:
– Әни, карале, бу бәбкә казлана башлаган.
– ?..
– Әни, син бәбәй таба аласыңмы әле?
– Нигә ул сиңа?
– Кыйнарга! Абый мине кыйный ич.
Бала, бер һәйкәл яныннан үткәндә:
– Әни, ул үлгән инде иеме?
– Ие, балам.
– Ә ул басып үлгәнме?
Бер бала яңа гына бала табу йортыннан алып кайткан туганын сөя икән. Битен, кулларын сыйпаган, аннары артын сөйгән:
– Сатып алдык, дигән идегез, болары ун тәңкәдер инде, ә монысы бер тәңкәдер, – дип әйтте ди.
– Ике икең ничә була?
– Әй апа, каян барысын да хәтерлисең, беренче классны бетергәнгә дә җиде ел булды бит инде, – дип әйтте ди җиденче класс укучысы.
– Гоголь нинди әсәрләр язган?
– Тарас белән Бульба.
– Укыдыңмы?
– Как же.
– Ничек бетә?
– Тарас Бульбага өйләнә…
Бер малай директор бүлмәсенә башын тыга.
– Апа, директор абый сез буласызмы? – ди яңа гына билгеләнгән мәктәп директорына.
Бер яңа йорт янында иптәшемне көтеп тора идем, туптай тәгәрәп, дүрт-биш яшьлек кызчык килеп җитте. Бит очлары – алмадай, күзләре – чыкта җемелдәгән ике шомырт бөртеге. Аларда әйтеп бетергесез шатлык һәм өстәвенә хәйләкәр генә эчкерсез елмаю балкый.
– Минем гөлләрем бар, әйдә, карыйбыз, – диде ул, кулымнан кыю гына тотып.
Киттек. «Гөл» дигәне йорт стенасы белән асфальт тротуар арасында калкып чыккан чирәм кыягы икән.