Махмут Хасанов

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман


Скачать книгу

чак кына соңрак ишеттем. Имештер, им-том, күрәзәлек итү, багу ише нәрсәләр белән шөгыльләнүче Мәгыйшә карчык Газилар гаиләсендә зур фаҗига буласын, ә Газиның гомере буена зур афәтләр, иләмсез газап-михнәтләр кичерәсен атна-ун көн элек белгән икән. Янәсе, Гази, әтисе үтерелергә атна-ун көн кала, аҗаган балкышын күргән. Күргән дә, имеш, өенә йөгереп кайтып, әнисенә әйткән. Мәгыйшә карчык та шунда булган. Им-томчы әби ишеткән дә: «Ай-һай балакай, андый көфер сүзләрне авызыңнан җил ала күрсен берүк. Саташа күрмә, Газиулла балакай, бу вакытта, яз башында, нинди аҗаган булсын», – дип әйтеп әйткән, имеш. «Хәзер үк оныт ул турыда», – дип, әнисе алдында ук, яшьти дустыма, җан кайтаргыч шомлы, михнәт һәм афәт-фаҗигаләр белән түшәлгән кара тормыш юлы юраган, ди.

      Мин үзем җыен килде-китте ырым-шырымга, төрле хорафатларга ышана торганнардан түгел. Әмма Мәгыйшә карчыкның бик тә үтемле гыйбарәләр белән ныгытып әйткән әлеге сүзләре минем күңел түрендә кара шом булып утырды да калды. Аҗаганның яз көннәрендә булмавын яхшы беләм. Ул, гадәттә, җәй сынып, көзгә авышкач, игеннәр җитлегә башлагач була. Халыкта аҗаганны «арыш камчысы» дип тә йөртәләр. Бу турыда җыр да бар:

      Арыш башак кыскан чакта

      Уйный, диләр, аҗаган…

      Ул еллардан бирле күп гомерләр үтте. Әмма аҗаганның, ялт-йолт килеп, күңел күген камчылаган шыксыз-салкын балкышы, күзләремне чытырдатып йомганда да, керфекләрем аша үтеп керә… Теләсәм-теләмәсәм дә, андый чакларда: «Бичара дустым Гази ниләр кичерде икән?» – дигән уй камчылый башлый иде.

      Һәм менә чирек гасыр буе йөрәк түремдә йөрткән әлеге сорауга җавап алу вакыты да җитә кебек. Бүген йә иртәгә җан дустым – хыялый балачак дустым Гази белән очрашачакмын…

      2

      Өйдә юраган юлда ярамый, дигән сүз хак булып чыкты. Бернәрсә дә мин дигәнчә булмады: Гази эшләгән больницада да булдым, җан дустымны да күрдем, әмма: «Саумы, газиз дустым! Син дә бармыни әле бу фани дөньяда?!» – дип, кочагыма алып кысарга язмаган икән шул…

      Комиссия әгъзалары белән Казан аэропортында очраштык. Монда партия өлкә комитетының промышленность бүлеге мөдире һәм, СССР Нефть промышленносте министрлыгыннан килгән иптәштән тыш, Дәүләт план комитетыннан килгән кеше дә бар иде. Комиссия җитәкчесен Анатолий Степанович дип таныштырдылар. Фамилиясе Кремнев. Ул шактый өлкән яшьтә күренә. Сизелерлек юанайган, эре сөякле, салмак хәрәкәтле, әмма гаять дәрәҗәдә ачык йөзле, шат чырайлы бер кеше иде.

      Арабызда хатын-кыз да бар: Галина Николаевна Горцева. Аны, КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Үзәк Статистика идарәсеннән, диделәр. Ул да инде яшь түгел. Әмма килеш-килбәтенә, буй-сынына караганда, аңар бер дә үз яшен бирерлек түгел. Акыллы, үткен телле. Анатолий Степановичның күптәнге танышы булса кирәк. Чын гашыйк кешеләр сыман инде үзләре: бер-берсенең һәр адымын, һәр хәрәкәтен күздән яздырмыйлар, берсе икенчесе өчен үләргә әзер кебек торалар. Ләкин алар моны уен-көлкегә әверелдереп, ярым шаярып эшлиләр. Тик ничек кенә булмасын, бу ике кешене