Наиль Шарифуллин

Кая бара бу дөнья?


Скачать книгу

буа-плотина. Физиклар белә: потенциаль энергиядән, әгәр дә ул һәрдаим кинетик яки башка төр энергиягә әверелеп тормаса, әллә ни файда юк. Буа буып кына эш бармый. Плотинадагы су басымы, хәрәкәткә, кинетик рәвешкә килеп, зур-зур турбиналарны әйләндерергә тиеш. Яһүдләр үзләрендәге гыйлем потенциалын ифрат та яхшы кулланалар – аларның турбиналары тулы хутка әйләнде һәм әйләнә. Биредә Нобель премиясе лауреатларының абсолют күпчелеге яһүд милләтеннән икәнен искә төшерү дә җитәр иде. Белемнең бәясен, кыйммәтен алардан да яхшырак белүчеләр, кулланучылар тагын бар микән? Шунысын да әйтергә кирәк: белемнең, әзерлекнең урта-һөнәри дигәне һич тә алар өчен түгел. Яһүдләр үзләренә планка куя беләләр. Станок артында торган, төзелештә эшләгән яһүдне очрату җәй уртасында кар табуга тиң. Хәтта гади инженер да – яһүдләрдә сирәк күренеш. Инженер нәрсә инде ул, алдынгы илләрдәге, дөньядагы финанс рычагларының да күпчелеге алар кулында булганда. Ә акчалы булу – йогынтылылык һәм абруй гына түгел, икътисади, барыннан да бигрәк, сәяси бәйсезлек дигән сүз дә. Шул акча һәм йогынты аларга 1948 елны ук үз дәүләтләрен булдырырга ярдәм итте дә инде. Менә сезгә гыйлемлелекнең һәм булганлыкның нәтиҗәдә бәйсезлеккә трансформациясе, әверелеше.

      Белемнең, куллана, файдалана белгәндә, көч-гайрәткә, байлык-муллыкка әверелүе бер яһүдләрдә генә түгел. Шул ук Америка ни өчен дөньяның иң нык алга киткән, иң көчле икътисадлы иле? Америка университетларының бюджеты Европадагы атаклы Сорбонна, Оксфорд университетларыныкыннан да берничә тапкыр артык. Русиядәге төп югары уку йортлары исә соңгылар белән чагыштырганда 10–15 тапкыр азрак финанслана. Кая монда провинциаль вузларга акча? Америкада фән һәм гыйлем системасына ил бюджетының 3 проценты тотылса, Россиядә бу сан 0,1 процент. АКШ үзе генә дә – дөньяга 180 Нобель премиясе иясен биргән ил. Тикмәгә генә Америка икътисады Русиянекеннән 8 тапкыр (!) көчлерәк түгел.

      Университет дигәннән. Законнар күпмедер үзгәрде, Татарстанда милли университет мәсьәләсен, миңа калса, янәдән күтәреп чыгарга кирәк. Андый уку йорты булдырмый торып, татар «турбиналары» әйләнеп китмәячәк. Чөнки потенциаль энергиябез шактый чамалы әле безнең. Милли университет – теләсә кайсы милләтебезнең бөек казанышы, горурлыгы. Безнең ни өчендер горур буласыбыз килми. Андый университет берничек тә фетнә, булачак милли революция оясы түгел. Ул безнең исән-саулыгыбыз гарантиясе, милли «сәламәтлек саклауда» иң йогынтылы профилактика чарасы булыр иде.

      Әлегә республика, зурдан кубып, спорт белән мавыга. «Спорт башкаласы» статусы татар мәркәзенә алай ук кирәк микән соң? Спортның, әйтергә кирәк, милли дивидендлары шактый аз. «Эш беткәч уйнарга ярый» дигән кебек, милләт өчен беренчел, үзәк проблемаларны хәл иткәннән соң да, спортка баштанаяк чумарга җитешер идек югыйсә. «Рубин» ны Европада белүдән татарга файда күпме инде? Футбол белән хоккейны – республикага йөзләрчә миллион долларга төшүче спорт спектакльләрен акырып-бакырып карап, күңел ачучыларны күрсәткәндә,