ярата иде. Бу турыда Айдарга да яздылар, белеп кайтты ул. Башта «юарга кирәк» дип, аракысын эчәләр, аннары тотып тукмыйлар. Янәсе, әллә кем булып йөрмә, монда без баш.
Клубка эшсезлектән адашып кергән каравылчы Рәсүл абзыйның күзләре дүрт булды. Әле Саматны болай һушын югалтырлык итеп еккан кеше юк иде авылда. Җен кебек таза. Аңа олылар да каршы әйтергә куркып торалар. Сугыш чукмарында «тукта, олы яки кечкенә кеше, ир-хатын» дигән фикер юк. Ул – авылга баш.
– Энем, нигә аны сугып ектың, бер дә алай ачу китерерлек сүз әйтмәде бит ул сиңа?
– Вакыт уздырып тормадым инде, Рәсүл абый, шунда ук эшен бетереп куйдым, – дип җавап бирде Айдар.
Атаманнары аңсыз калгач, Саматның әнчекләре дә артка чикте. Көтүчесез куркак иде шул алар.
Буйга алай пәһлеван түгел, метр да җитмеш дүрт. Тик киң гәүдәле, мускуллары бүртеп, күренеп торган солдат егеттән клубтагы кызлар да һушсыз калды. Менә ичмасам егет! Самат та әнә, һушына килгәч, клубтан сыпыртты. Кызлар бик курка иде аннан.
Айдар клуб эчендә тегесе, монысы белән күрешкәләп йөрде дә, бер кызга да сүз кушмый, бөтен кешене аптырашта калдырып, өенә кайтып китте. Бик үпкәләделәр Айдарга: «Харап икән берәүләр, әллә кем булган, бик кирәгең бар иде», – диештеләр.
Икенче көнне өйдә әтисенә булышкалап, тегесен-монысын эшләп йөрде Айдар. Кичкә таба урам халкы көтү каршы алырга чыкты. Узган көн яңалыклары барысына билгеле иде инде: авылга яңа сугыш чукмары кайткан.
– Йә, солдат, хәлләр ничек? – дип, наряд бирергә чыккан бригадир Айдар янына килеп утырды.
– Ничек булсын, дембельләрнеке кебек инде, – дип җавап бирде тегесе.
– Ишеттем инде, ярар әйдә, ул малайга күптән кирәк иде.
– Шуннан ни димәкче буласың?
– Шуннан шул, егет. Иртәгә авыл халкы чөгендер арасын эшкәртергә чыга. Синең карамакка – алты буразна. Көчеңне шунда күрсәтерсең, – дип кеткелдәп көлеп куйды бригадир.
– Минем колхоз басуында утырткан чөгендерем юк.
– Ничек юк?
– Шулай, юк. «Минем чөгендерне утыртыгыз» дип телеграмма сукканны хәтерләмим.
– Син акыл сатма, яме, башың яшь әле! Авыл халкының барысына да бүлеп бирелгән. Солдаттан кайттым дигәч тә, бигрәк тагын!
– Димәк, калганнарның утырткан чөгендере бар, ә минеке юк.
– Малай, синең белән мин башкача да сөйләшә алам! – Бригадирның гайрәт чәчәргә иде исәбе.
– Соң, әйдә башкача сөйләшик, мин каршы түгел.
Айдар бригадирның якасыннан тотып өскә күтәрде. Тегенең аяклары җиргә тияр-тимәс булып калды.
– Улым, тимә, кешеләр карап тора, җибәр! – дип, Халидә апа улы янына килеп басты.
Бригадирның аяклары кире җиргә төште. Айдар аны этеп җибәрде.
– Син, абзый, бар, нәрәтеңне биреп чык инде, юкса чөгендереңне чүп басар.
– Солдаттан кайтып гайрәт чәчә, утырткан чөгендере юк, имеш…
Бригадир, үзалдына мыгырдана-мыгырдана, өй буенча эшкә чакырырга китте.
Шуның белән шул. Кызык карарга өметләнгән күршеләр