­Нәбирә Гыйматдинова

Сөйлим, тыңла…


Скачать книгу

чыкты. Мәчет боегып утырмасын, манарасыннан азан яңгырасын дип, рәис мулланы мөфтияттән чакырткан иде. Бүтән сәбәбе дә бар иде, билгеле. Чурайбатыр әзрәк иман сукмагыннан авышкан, аларны аклыкка-пакьлеккә өндәр өчен дин әһеле кирәк иде.

      Тик халык Русланны тәкәббер ди икән. Менә хәзер шунысын да ачыкларга мөмкин.

      – Без хәзрәтләрне парлы итеп күрергә күнеккән, – диде Нурулла, Коръән китабын йөрәк турысыннан кузгатмыйча. Их, рәхәт! Җылы дулкын агыла-а…

      – Мин дә Аллаһ ризалыгы белән никахланырмын, рәис абый. Күркәм холыклы, сабыр, итагатьле кәләш фарыз безгә.

      – Чурайбатырда кызлар күп. Җаныңа якынын сайла, Руслан хәзрәт.

      – Безгә – мөселман егетенә – сезнең авыл кызлары хәрәм, рәис абый.

      Нурулланың «чуерташ тулы чүлмәге»нә чүкеч белән суктылармыни, муены кәкрәйде.

      – Ни-и-чек, энем?

      – Авылыгызда чучка тоягы эзләре…

      – Шуннан, энем?

      – Чурайбатырда адәм баласы дененнән язган, шәригать кануннары буенча һәркайсына йөзәр камчы суктыру мәслихәт, рәис абый.

      Нурулла әздән генә хәзрәтнең баш түбәсендәге «кош оясы»н ишмәде. Аһ, хәерсез, ничек кан кыза!

      «Суктырсаң, кулың корыр, малай актыгы! Кирәксә, кешесенә карап мин үзем суктырырмын, моңа минем хакым бар. Шул «денсезләр» арасында тәгәрәп үстем мин! Ә син, йомыркадан борын төрткән чебеш, башта, канатыңны җилпеп, кунакчага кунакла!» Нурулла йөрәгенең тибеше әкренәйгәнен тойды. Кызды, чамасыз кызды кан!

      – Әйдә, Руслан хәзрәт, халыкка тимик, – диде ул. – Бөтен гаеп миндә. Аларның гөнаһын чиләге белән миңа аудар. Егерме ел тамаклары тук булсын дидем, иркен тормышта яшәсеннәр дидем.

      – Аллаһ каршында синең гөнаһ миңа – минеке сиңа күчерелмәс, рәис абый. Котылу авылың белән дә, күршеләрең белән дә килмәс, һәркем аерым-аерым җавап тотар.

      – Хуш, әлегә гөнаһларның эресен-вагын миңа өйик, Руслан хәзрәт. Чурайбатырны бетереп имансызга чыгарма син, яме? Хәрәм белән барыбызның да кулы пычранмады, ярты авыл дуңгыз фермасында эшләмәде.

      – Бер риваять кылам, рәис абый. Фәлән шәһәрнең иң кырый йортында тәкъваның тәкъвасы яши. Бу намаз укый, аять-сүрәләр ятлый, кояш баеганда, ай калыкканда, сыктый-сыктый: «И Раббым, миңа җәннәтләреңне әйләсәнә», – дип ялвара икән. Аллаһу Сөбхәнәһү вә Тәгалә бервакыт, искәртмәстән генә таш-валчык яудырып, каланы җир белән тигезләгәч, фәрештәләр: «Йа Раббыбыз, шәһәрдә бер диндар колың торадыр иде, ул да һәлак ителде», – дияр икән. «Ул да гөнаһлы иде, – дигән Кодрәт иясе. – Үзенә җәннәт ләззәте теләгәндә карендәшләрен онытты. Миңа сәҗдәгә егылганда, аларга да «Әй, ырудашларым, тәмуг газабыннан сакланыгыз, бозыклыктан арынып, калебегезне агартыгыз» димәде».

      – Әгәр син атлап-данлап безнең авылга кайткансың икән… – Нурулла, шикләнгәндәй, яшь хәзрәтнең күзенә карады. – …Әллә сине Чурайбатырга ирексезләп кенә җибәрделәрме?

      – Мәдрәсә тәмамлаган шәкертләрне авылларга тараталар, рәис абый.

      – Ә-ә, син әле яңа гына укудан өзелгән икән. Әле синең тагын икенчесендә – тормыш мәдрәсәсендә укыйсың