Хәбир Ибраһим

Бәхетсез җаннар


Скачать книгу

бу дәү, кыйммәтле сәгатьне аларга туйга бүләк иткәннәр иде.

      – Ә син нишләп сорамыйсың? – диде бераздан аңа Динә. – Минем хыялым турында?

      – Ә… әйе… сөйлә…

      – Беләсеңме…

      – Белмим!

      – Минем шә-ә-әп итеп киенәсем килә!!!

      – Шулай дип уйлаган идем инде…

      – Минем шәп итеп киенеп, барысын да аяктан егасым килә! Ха-ха!

      – Нигә? Син миңа болай да ошыйсың!

      – Бу дөньяда бер син генә түгел, җаным, мин башкаларга да ошарга тиеш!

      – Ирләргәме?! – дип көнләшкәндәй әйтте ир.

      – Ирләргә дә, хатын-кызларга да!

      – Киенеп кая барырга уйлыйсың?

      – Кая да булса ресторанга, мәҗлескә…

      – Кем белән?

      – Синең белән!

      – Минем ресторанга йөрмәгәнемне беләсең ич.

      – Яхшы, син бармассың!

      – Нәрсә, миннән башка гына бармакчы буласыңмы? – Бу юлы ул ачуланып әйтте.

      – Яхшы, ресторанга бармабыз. Бауманга чыгарбыз, кинога барырбыз.

      – Менә әле бусы ярый…

      – Тик мин шәп итеп киенергә тиеш!

      – Киен инде, акчаң бар бит! – диде Нариман, бик теләмичә.

      – Монда матур кием табып булмый, аның өчен Мәскәүгә барырга кирәк.

      – Мәскәүгә?!

      – Мин бармыйм, иптәш кызым бара.

      – Ыспекулян мәллә?

      – Юк, ул ай саен Мәскәүгә барып, кием җыйнап кайта. Мин аңа заказ бирдем, ул иртәгә китә… «Татарстан» поездына билет алган…

      – Нинди заказ?

      – Джинсыга.

      – Джин…ысы?

      – Джинсы чалбар, mаde in USA…

      – Күпме тора?

      – Йөз илле сум.

      – Инәңне!!! – Нариман аңа күзләрен акайтып акырды. Динә, кулын алга сузып, учы белән иренең авызын каплады. Иренең тупас тавышы аның ачуын гына чыгарды. Хәер, Нариманны да аңларга була, ул шул йөз илле сумга ай буе конвейер артында басып торды бит!

      – Нигә акырасың?! Синнән акча сораучы юк.

      – Җаным, бигрәк кыйбат бит! Ун тәңкәгә дә менә дигән чалбар алырга була.

      – Каян?

      – «Детский мир»дан…

      – Ун тәңкәлесен, җаным, син алып ки инде, яме!

      – Киярмен, ярар, – дип мыгырданды ир. – Ләкин джинсы алуны мин зур хыялга санамыйм.

      – Сүзең дөрес: бу – әлегә минем бер кечкенә хыялым…

      – Ә зурысы нинди соң?

      – Зурысы алда әле, җаным…

      Нариман йокыга киткәннән соң да, Динә әле озак кына йоклый алмыйча боргаланып ятты. Тиздән аның шул кечкенә генә хыялы тормышка ашачак, джинсыга дигән, берәмтекләп җыйган акчасын ул инде күптән Катюшага (чын исеме Кадрия) биреп куйган иде.

      Нариман аның турында онытты. Тик бер атнадан соң, Динә өйгә зәңгәр төстәге фирменный джинсы белән фирменный футболка киеп кайткач, хатынының юкка гына сөйләнеп йөрмәгәнен ул бик тиз аңлап алды. Нариман – чын авыл мужигы, һәм ул болай акча сарыф итүне күңеле белән кабул итмәде һәм шуңа күрә артык сөенә дә алмады. Чыраен сытып, борынын салындырып торган мокыт иренә сәерсенеп караган Динә дә үзенең кем белән торганына тагын бер кат инанды булса кирәк. Әйе, алар тормышта икесе дә ике төрле кеше иде.