Рәдиф Сәгъди

Бервакытны – без тугач…


Скачать книгу

Шу-ундый зурлар: дуңгыз башы хәтлеләре бар. Әйдәгез, иртәгә рәхәтләнеп бер кәбестә ашап кайтырга барабыз, – дип, безне үгетли бу. Наил шундук:

      – Аларның усал этләре бар, – дип кире кага. Рөстәм безгә:

      – Этләре аларның ишегалдында, кәбестә түтәленнән еракта, – дигәч, мин җүләр ризалык биреп ташлыйм.

      Киттек без, ике угры, кәбестә урларга. Югыйсә барып сорасаң да бирәләр иде бит. Әллә урысча белмәү комачаулаган инде, әллә акыл җитмәгән. Алай дисәң, Яңавыл урыслары барысы да татарча әйбәт белә. Бәлкем, төрле-төрле сугыш турындагы кинолар карау сәбәпче булгандыр, шпионнар кебек йөрисе килүдәндер.

      Килеп җиттек күрше авылга. Ике ара ерак түгел: бер чакрым гына. Ярларын куе таллар каплаган елганы аркылы чыгасың да, авыл башлана. Рөстәм бу тирәне ныклап өйрәнгән, ахры. Мине яр астына төшәргә чакыра. Чыннан да, түбәндә куаклар арасында басма күренеп тора иде. Менә анысы бик әйбәт булды әле, димәк, суга батмаячакбыз. Шулай да яр буендагы ләмдә резин итекләребез артыннан тирән эзләр кала. Үзара, разведчиклар кебек, ишарәләр, ымнар белән генә сөйләшәбез. Тукталып-тукталып, каршы якны тыңлыйбыз. Этләр өреп куя, без аңлап бетермәгән телдә тавышлар ишетелеп китә, казлар каңгылдаган, әтәчләр кычкырган авазлар килә. Менә без, Белоруссия партизаннары кебек, сак кына басмага менәбез, Рөстәм шунда ук әкрен генә әтисе Гарәфетдин абый кебек:

      – Уң аякка су үтте, зараза, – дип, нәкъ өлкәннәргә ошатып сүгенеп куя. Аның, чыннан да, бер итеге тишек икән.

      – Белмәдем, зараза, ямап куйган булыр идем, – дип тә өсти. Басмага баскан килеш, болганчык суны күзәтәбез. Талның аскы ботаклары суга аркылы яткан, аның тирәсенә астан агып төшкән яфрак, үлән җыелган, ул турыда елга күбекләнеп тора. Их, шушы басмада кармак кына салып утырасы иде дә, юк, Рөстәмгә кәбестә кирәк булды бит менә. Дәдә Мишалар, сизеп алып, теге аю хәтле овчаркаларын өстерсә, безне өзгәләп бетерәчәк бит. Артка юл юк инде хәзер, ни булса да, шул булыр.

      Ярдан өскә үрмәлибез. Күтәрелеп җиткәч тә, әрәмәлектән чыкмыйча каршы якны күзәтәбез. Әнә дәдә Мишалар йорты. Өй каршында туарылган аты арбага салынган үләнне ашый. Арткы якта да, алгы якта да, без посып яткан ян-якта да адәм заты күренми. Кәбестә түтәлләре без качып күзәткән агачлыкка терәлеп үк тора икән. Елгадан су ташып сибәргә уңай булсын дип шулай утыртканнардыр инде. Бәхет бар икән безнең: алай-болай тавыш чыгып эзәрлекли башласалар да качарга уңай. Тәвәккәлләдек! Үрмәләп кенә чыгып, зурракларын сайлап, йолкырга тотындык. Ниһаять, ике кулда икешәр кәбестә, малай. Шулчак бакча артларыннан дәдә Миша үзе килеп чыкмасынмы! Телсез калдык. Аяклар, ничек чабасын онытып, җиргә кадакланган кебек булды. Дәдә Миша, безгә татарчалап:

      – Ах, шайтан малайлары, хәзер чикләвекләрегезне кисәм мин сезнең, – дип әйткән сүздән генә аңыбызга килеп, куаклар арасына ташландык. Басмадан да очып кына чыгабыз. Ярга да җитез генә менәбез. Ниһаять, авылга таба йөгерә башладык. Дәдә Миша да безнең арттан җилдерә, үзе теләсә, әллә кайчан куып тотар иде, ләкин якынаймый да, бик артта да калмый. Нишләргә? Бәлкем, кәбестәләрне ташласак эзәрлекләмәс,