Роза Мулланурова

Җан сөенече


Скачать книгу

бар. Ялгышалар. Коеп куйган, бер кимчелексез, идеаль кеше булмый. Талантның җайсыз-көйсез булып яралуы да сер түгел.

      Кәримә – кала кызы. Әнкәсе һөнәрчеләр бистәсендә туып үскән, ә әтисе Гамир абзый, чабатасын аркасына асып, авылдан яланаяк чыгып киткән, үҗәтлеге чамасыз булганга гына тырышып-тырмашып укып, прокурор дәрәҗәсенә ирешкән. «Намусы чиста, күңеле саф кеше генә гаделлек сагында торырга тиеш» дип чын йөрәктән инанган прокурор алдында эш-гамәлләре һәм куллары бик үк чиста булмаган күп кенә түрәләр кан калтырап торды. Бердәнбер кызларын, институт тәмамлагач, үзләре янында – калада калдыру өчен, әти кеше ягыннан бер ишарә, ым кагу да җиткән булыр иде, бәлки. Әмма Гамир әфәнде карчыгының ялваруын ишетмәмешкә салышты: «Тормышта һәркем үз сукмагын үзе салсын. Шома юлдан барса, яшәү тәмен, яшәү ямен табуы икеле», – дип котылды.

      Август башында, мәктәпкә укытырга билгеләнүе хакында юллама тотып, Кәримә авылга килеп төште. Биология укытучысының сәгатьләре күп түгел, әмма дәрес бирүдән тыш ул, укучылары белән бергәләп, куян, сыер фермасына шефлык ярдәме күрсәтергә, мәктәп яны участогын тәртиптә тотарга тиеш икән. Эш-мәшәкать – муеннан. Җитмәсә, директорның йорт куяннары үрчетү белән җенләнеп йөргән көннәре. Куян асрауга тоткан чыгымнарны каплау бер хәер, зур керем алу турында хыялланып йөри. «Куян малын симертүне тәэмин итү, азык әзерләү – биологның изге бурычы!» – дип аңлатты.

      Ял көне иде. Иртәдән шыбыр-шыбыр яңгыр явып тора. Мондый яңгырда куян читлекләре янына бала-чага якын да бармый. Авыл кешесенең үз хуҗалыгында да эш-мәшәкать баштан ашкан. Озын брезент плащ киеп, чаштыр-чоштыр шул мәхлукларга үлән чабып маташа иде Кәримә. Үтеп барышлый гына янында туктап сәлам бирүчегә күтәрелеп караса дертләп китте. Каш астыннан сынап-сөзеп кызны күзәткән диңгезче егет чибәр иде. Ул ипләп кенә кыз кулыннан чалгыны алды, аякларын аерыбрак, җайлап басты, киерелеп, чаж-чож китереп, печән чаба башлады. Рәхәт, җиңел эшли иде ул. Яңгыр астында юеш үлән чабу михнәт икәнен әле генә үз җилкәсендә татыган Кәримә исә аның эш мәне белүенә сокланып карап торды.

      Егет Идрис исемле, мәктәптә тарих укытачак икән.

      Килгән көненнән мәктәпне авызына каратты егет. Менә ул класска керә. Бәргәләшеп алырга өлгергән, тирләгән-пешкән малайлар утырышып беткәнче, сүзсез генә һәркайсын күздән кичерә. Секундлар уза. Класс шым була. Үткен күз карашы, кинаяле, төртмә сүзләре белән тәртипсез классны дер селкетеп тоткан теләсә нинди атаманны урынына утырта ала. Ә сөйли башласа, сыгылмалы бәрхет тавышы сихерли. Әле генә гамьсез, үз ишләре белән әвәрә килеп кайнашкан класс, дөньясын онытып, башка яссылыкка күчә. Борынгы заман каһарманнары, аларның риваять-моңнары бар икән. Бәрәңге белән ипигә туяр-туймас тормышны онытып, шулар язмышы өчен ут йота. Яуда җиңсәләр шатлана, җиңелсә… Мөгаллим абый һәммәсен үзенә гашыйк итте. Атна-ун көн уздымы-юкмы, эленке-салынкы йөргән малай-шалай үзгәрде. Ә кыз-кыркынны гүя алыштырып куйдылар – һәркайсы хәл кадәренчә