Марат Кәбиров

Китап (роман)


Скачать книгу

йөзеп уйнады да, аз гына арыганлыгын тоеп, дулкыннар өстендә чалкан әйләнде. Шул халәтендә, кояшның назлы нурларыннан күзләрен кыса биреп, татлы елмайды, кулларын җәйде. Ул болай да су коенырга, су коенганда дулкыннар өстендә менә шулай чалкан ятарга ярата иде. Әмма бу юлы елганың дулкыннары гади түгел иде. Алар хатынның аркаларына, ботларына, бөтен тәненә әйтеп аңлатып булмаслык рәхәтлек биреп массаж ясадылар. Беркадәр шулай яткач, ул, рәхәтлеккә түзәлмичә, суга чумды. Башта гадәтенчә күзләрен йомса да, соңрак, үзенең кайда икәнлеген искә алып, тирә‑ягына күз салды һәм сокланудан чак кычкырып җибәрмәде. Монда оҗмах хозурлыгы иде. Саф чиста су. Кояш нурында төрле төсләргә кереп, мәрҗәндәй ялтырап китүче эреле‑ваклы гүзәл балыклар, әллә нинди сихри үсемлекләр…

      «Илдар белән бергә керергә кирәк булыр, – дип уйлап алды хатын, – монда шундый соклангыч икән…»

      Ире исенә төшүгә, ул кабат дулкыннар өстенә чыкты да яр буена йөзеп китте. Суның муен тиңентен урынына җиткәч, басып калды. «Чистарынырга кирәк», – дип уйлады. Шул арада ниндидер күзгә күренмәс кул аны хуш ис бөркеп торган назлы мунчала белән юарга кереште. Бу кызык та, рәхәт тә иде. Бераздан юу тукталды, Ләйлә тагы бер кат суга чумып алды. Дулкыннар өстенә таралган күбекләр юкка чыкты…

      Тагы бер мизгел үтүгә, ул ванна бүлмәсендә иде инде. Бүлмәдәге җылы дулкын аның тәнен киптерде, чәчләрен матурлап тарады. Бераздан хатынның өстендә алсу төстәге кыска халат, аякларында йомшак башмак пәйда булды. Ул, боларны күреп, канәгать елмаеп куйды һәм, ваннадан чыгып, кухняга юнәлде. Бөтен бүлмәгә тәмле аш исе таралган иде.

      – Илдар! – дип дәште хатын. – Ашарга әзер…

      Ире, канәгать елмаеп, ишектә пәйда булды. Ул да яңа гына ваннадан чыккан иде. Хатыны янына килеп, аның бит очыннан гына үбеп алды да табынга утырды. Өстәл буп‑буш иде. Алар утыруга ук, алларында берешәр стакан алма суты пәйда булды. Аны эчеп куюга, буш стаканнар юкка чыкты да, тәлинкәләр барлыкка килде…

      Ир белән хатын бер‑берсенә карап елмаешып тордылар да кашыкка үрелделәр.

      – О! Соклангыч! – диде ир пылауны тәмләп карау белән. – Мин синең нәкъ шундый итеп пешергәнеңне яратам.

      Ләйлә кеткелдәп куйды.

      – Әмма монысын мин пешермәдем, – диде ул, бераз сагая төшеп, – моны йорт пешерде.

      – Әмма ул аны нәкъ синеңчә итеп, мин яратканча итеп пешергән. Менә үзең дә ашап кара әле.

      Хатын бер кашык капты да иренә карады.

      – Нәрсә?! – диде ир, аның кыяфәтеннән сагаеп. – Нәрсә булды?

      Хатын елмайды.

      – Әмма бу… Хәтереңдәме, син бермәлне, мин эштән кайтуга, пылау пешереп куйган идең? – диде хатын канәгать бер хыялыйлык белән. – Мин аны шултиклем нык яраткан идем… Бу – нәкъ шул пылау… Бу мин пешергәнчә түгел…

      Ир тәлинкәгә үрелгән җиреннән туктап калды.

      – Ләкин… – Һәм ул, елмаеп, хатынының тәлинкәсеннән бер кашык алып капты. – Чынлап та! Минекен дә тәмләп кара әле.

      Хатын ирнең тәлинкәсенә үрелде дә шаркылдап көлеп җибәрде:

      – Мин