Марат Кәбиров

Киллер


Скачать книгу

аша эзләтеп карамаска?

      Һәм ул телефон номерын җыйды.

      – Һо, Зифа Саматовна, сезне дә ишетер көннәр бар икән. Хәлләрегез ничек?

      – Яхшы, Артур Илдарович. Тавышыгызга караганда үзегез дә сөбханалла күренәсез.

      – Сезнең тавышны ишеткәч, шулай булды, Зифа Саматовна. Ни рәхәтлекләрдә яшәп ятасыз…

      Артур Илдаровичның ФСБ офицеры икәнен ишеткәч, Зифа беркадәр аптыраган да иде. Шундый ачык йөзле, һәрвакыт күтәренке кәефле, шаян кеше ничек инде шундый урында эшләсен? Алар ничектер җитди, аз сүзле, кырыс булырга тиештер кебек тоела. Ә бу… Тик соңыннан аның робот кебек чакларын да күрергә туры килгәләде. Кеше бер генә кыяфәттә булмый шул. Ә бүген кәефе шәп иде.

      – Артур Илдарович, сезгә йомышым бар…

      Зифа гозерен сөйләп бирде. Артур Илдарович бүлдермичә тыңлады, аннан соң да беркадәр сүзсез торды. Һәм көтелмәгән җитдилек белән әйтеп куйды:

      – Яхшы, Зифа Саматовна. Кулдан килгәнне эшләрбез. Фоторәсемнәрне ватсаптан шушы номерга ташлагыз.

      – Рәхмәт, Артур Илдарович.

      Трубканы куйгач, фотоларны җибәрде дә кәгазь эшләренә чумды. Хисләр ничек кенә котырмасын, эшләрне карарга кирәк иде. Ә алар күп. Иң үзәккә үткәне – кәгазьләр белән мәш килү. Хәзерге таләпләр буенча врач, кайсы өлкәдә генә эшләмәсен, үзенең һәр адымын теркәп барырга, исәп-хисап бирергә тиеш. Бу бәлки, кемгәдер ни өчендер кирәктер дә инде, юкка гына уйлап чыгармаганнардыр. Ләкин ул бик күп вакытны ала һәм табипның игътибарын төп эшеннән читкә юнәлтә. Менә Зифа Саматовна да бүлек мөдире буларак кул астындагы хезмәткәрләрнең эшчәнлеге теркәлгән язмаларны өйрәнергә, шулар нигезендә үзе дә хисап бирергә мәҗбүр.

      Әле бүлектәге корылмаларны тикшерү, ватыкларын төзәтү, яки яңага алыштыру, дәвалау әсбаплары, дарулар белән тәэмин итү, бүлмәләрне төзекләндерү кебек чутлап бетергесез эшләре дә бар. Моның өстенә сәгать саен диярлек килеп торучы авырулар. Аларның күбесе авыр хәлдә булып, ашыгыч операция таләп итә. Ә кадрлар җитми, медицина уку йортлары елына меңәрләгән белгеч әзерләсә дә чын мәгънәсендә табип булырдайлары бармак белән генә санарлык. Табип булу өчен дә талант кирәк. Диплом гына җитми, белем, эшләү һәм камилләшү теләге, үз-үзеңне аямау кирәк.

      Ә бүгенге заман кешеләрне һавадан акча ясарга өйрәтә, чынлап та кирәкле, файдалы һөнәрләрнең бәясе түбән. Шул вәзгыятьтә формалашкан буын врач булырга бик атлыгып тормый, җиңел акча китерердәй һөнәр эзли. Хәтта бик сәләтле, киләчәктә медицина йолдызы булыр дип өметләндергән яшь хирургларның да берничәсе медицинаны ташлап, базарга эшкә урнашты. Берсе бөтенләй ит чабучы булды. Бер сүз дә әйтәлмисең, анатомияне яхшы белә, кулы туры. Андый югары белемле ит чабучыларның бәясе югарыдыр инде.

      Кәгазь эшләрен бетергәч, кирәкле корылмалар исемлеген тотып баш врачка керде.

      – Сез генә түгел бит, Зифа Саматовна, – диде баш врач, – Бу исемлектәге бөтен әйберне дә берьюлы ала алмабыз. Иң кичектергесезләрен билгеләгез, ә калганнары соңрак…

      Зифа Саматовна озын исемлекнең