Замит Рахимов

Батырша


Скачать книгу

утарына кире озаталар. Алпавыт аларны тагын бер ай буена богауланган килеш каравыл астында тота. Бу хәлләргә чыдый алмаган крестьяннар баш күтәрәләр. Чишмә халкына Нәҗәр, Тирсә, Балтач, Мордва, Кибәкшәр һәм башка авылларныкы да кушыла.

      Тәфкилев үтенече буенча 1742 елның октябрендә Казаннан егерме биш гренадер белән унтер-офицер килә һәм Чишмә авылы кешеләренә аларның морзага беркетелүләре турында Указ укый, алпавытка буйсынырга үгетли. Моңа каршы крестьяннар: «Тәфкилев безнең крепостнойлыкны исбат итсен!» – дигән таләп куялар. Икенче бер команда Нәҗәр авылы крестьяннарын буйсындыру һәм җәзага тарту өчен җибәрелә. Ләкин крестьяннар аларны «кыйнаганнар һәм авылдан куганнар». Шулай итеп, халыкның гаскәрләр белән канлы бәрелешләре башланып китә. Коралланган крестьяннарга Чишмәдән Кимай Зәетов, Нәҗәрдән Мөсхин һәм Ишкенәй Зәетовлар җитәкчелек итә. Хөкүмәт «крестьяннарны үгетләү, башлап йөрүчеләрне тоту, бунтка катнашучы бар халыкны чыбыркы белән кыйнау» өчен зур гаскәр җибәрергә мәҗбүр була. Шул ук елның ноябрендә биш йөз кешелек гаскәр, килеп, Чишмә һәм башка авылларны камап ала. Чишмәгә башка авыллардан да байтак халык җыелган була. «Бирелергә һәм таралырга» дигән әмерне алар кире кагалар. Офицер кешеләргә атарга һәм авылны штурм белән алырга приказ бирә. Бәрелеш башлана, ул кул сугышларына кадәр барып җитә. Берничә крестьян үтерелә, берсен штык белән кадап яралыйлар. Хөкүмәт гаскәрләреннән ике гренадер, бер мушкетёр һәм бер татар танкчысы үтерелә. Сугышлар һәм канлы бәрелешләр волостьның башка авылларында да, бигрәк тә Нәҗәрдә, Мордвада һәм Балтачта була. Әмма солдатлар, баш күтәргән крестьяннарның ныгытылган авылларын ала алмыйча, кире чигенәләр. Җәза экспедициясе бөтен волостьта уңышсызлык белән тәмамлана.

      Тирә-юнь тынып калгач, крестьяннар үлгән иптәшләрен җирлиләр, урманда яшерен лагерь оештыралар. Җиңүдән әсәрләнгән халык көрәш дәрте белән яна. Баш күтәрүчеләр Кимай Зәетовны Казан ягына анда ниләр барын белешергә җибәрәләр. Ул Казаннан майор командасында зур гаскәри көч килүе турында хәбәр алып кайта. Крестьяннарның бер өлеше урманга китә, бер өлеше, Балтачка килеп, авылны ныгыта. Майор 1743 елның гыйнварында волостька килеп керә. Баш күтәрүчеләр бу кадәр зур көчкә каршы чыгу ниятеннән кайталар. Авыллар солдат белән тула. Халыкның күбесе урманга, кайберәүләре башкорт далаларына качып китә. Калганнары исә рухларын төшермиләр. Восстаниенең тотылмый калган җитәкчеләре, урманда отряд оештырып, шуннан алпавыт милкенә һәм аның тормышына куркыныч салып, һөҗүм итеп торалар.

      Тирсә төбәге крестьяннарының 1742–1744 еллардагы восстаниесе көч-хәл белән бастырыла. Тәфкилев җиңел сулап куя. Әмма бер кабынган утның һаман да көйрисен, ниһаять, 1764 елда янә ялкынланып, шуңа көенә-көенә тагын ике ел яшәгәннән соң, туксан бер яшендә үлеп китәсен, восстаниенең аннан соң да елдан артык дөрлисен белми әле ул.

      Аягына чабата-башмак кына элгән Габделсәлам, кулына комган тотып, ямь-яшел чирәмле ишегалдыннан лапас якка узып