Мирсай Амир

Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы


Скачать книгу

дә, андагы комсомолецлар барысы да эшлексез кеше түгелдер бит. Авыл советы бар. Әллә кайчан оешкан кооперация бар…

      Кооперация турында уйлау белән, күз алдыма, ниндидер шикле сорау булып, Низамый килеп басты.

      – Гаяз, – дидем мин, – әллә Низамыйларга бармыйбызмы?

      – Сатучы белән элемтәгә керү булыр дип куркасыңмы?

      – Куркуын курыкмыйм да…

      – Шикләнәсең? Зарар юк. Барыйк без аңа, Ильяс. Үз күзебез белән күрик-белик: нинди кош икән ул сәүдәгәр комсомолец. Бәлки, кеше сүзе генәдер.

      – Әйе шул. Барыйк.

      VII

      Низамый безне капка төбенә үк чыгып каршы алды. Мин аны көчкә таныдым: бүгенгә кадәр минем күз алдымда өзлексез борынын тартып йөрүче, юеш авызлы, юк-бар өчен дә елый-елый сугыша башлый торган әшәке холыклы сары малай булып күренеп килгән кеше бөтенләй танымаслык булып үзгәргән. Беренче карауга аның киң, тигез маңгае һәм һәркемнең йөрәгенә керерлек матур итеп елмаюы күзгә ташлана. Кайтарылып төшкән кыек якалы, зәңгәр ефәк белән чиккән ак күлмәге дә, очлы башлы сары штиблет өстен каплап торган озын балаклы соры чалбары да, биленә бәйләнгән зәңгәр ефәк зинары да, аның йөзендәге шул көләч сызыкларны тулыландыру өчен сайлап җыелган бизәкләр төсле генә булып, икенче планга калалар. Күзләренең яшькелт-соры икәнлеге һәм ул күзләрнең бик тиз алмашынып торулары Низамый белән озаграк утырдаш булганның соңында гына сизелә башлыйлар.

      – Һу-у, нихәл, Ильяс, шәп кайттыңмы? – дип кулын сузды ул.

      Аның кулы минекенә караганда киңрәк, көчлерәк төсле тоелды миңа.

      Мин үземдә ниндидер каушау сиздем. Тик, сынатмас өчен көчләнеп, батыр күренергә тырыша идем:

      – Шәп, нәкъ комсомолларча, – дип җавап бирдем.

      Минем белән күрешкәннән соң, Низамый Гаязга кулын сузды:

      – Таныш булыйк: Низамый Солтанбәков.

      Гаяз мондый күрешүләргә әллә кайчан күнегеп беткән кеше төсле тыныч иде. «Гаяз» дип кенә таныштырды ул үзен, башка бер сүз дә әйтмәде…

      Соңгы елларда гына яңартылып эшләнгән зәңгәр буяулы урыс капка аркылы үтеп, ишегалдына кердек. Низамый безне ике як стенасы тоташ яшел түбә астына тезелгән сарай һәм таш келәтләр белән әйләндерелгән ишегалдында туктатып тормады, зәңгәр йортка ялганып эшләнгән яшел рәшәткәле бакча капкасын ачып, туп-туры агачлар арасына алып керде. Әле тау артына төшеп китәргә өлгермәгән кояш бу куе бакча эчендә күптән баеган иде инде. Күкрәп утырган күкчәчкә арасындагы кечкенә өстәл тирәсенә утырыштык.

      Низамый, өстәл өстендә яткан «Сафо» маркалы саргылт тартманы ачып, безгә папирос тәкъдим итте:

      – Кабызып җибәрегез берәрне, егетләр.

      Куе бакчаның салкынча саф һавасы зәңгәр төтен белән бизәкләнде.

      Чит-читләре куе агачлар арасына күмелеп югалган бакча, никадәр зур, никадәр иркен булса да, ни өчендер безгә тар тоелган төсле булды. Без, нинди хәрәкәт ясарга, нәрсә дип сүз башларга белмичә, уңайсыз тик тору бәласенә дучар булган кыюсыз кунаклар хәлендә калдык. Дөресрәге, миңа гына шулай тоелды булса кирәк. Чөнки Гаязның