сүзләрне, җир йотар, җәмәгать! Әйдәгез… – Ул, талпынып-талпынып, трибунага омтыла иде. Ләкин аны җибәрмәделәр.
Ә Имәли һаман ярсыды:
– Тәкъдир кушуы буенча эчкәнсең, Шәфыйк, атаң кушуы буенча монда килеп тавыш чыгарасың, безнең кушу белән чыгып кит!
– Шәһит китәсем килә минем, җәмәгать, теләсәгез нихәтле дөмегеп утырыгыз, Ходай каршында үзегез җавап бирерсез, ә мин шәһит китәм! – Ул бөтен көче белән омтылып ычкынды һәм, кулларын болгый-болгый, трибуна янына ташланды. Сәхнә өстенә үрмәли башлаган җиреннән аны Низамый килеп тотты, гадәтенчә ясалма тыныч тавыш белән ярсыган исерекне кире кайтарды:
– Шәфыйк абзый, маташма, ярамый, әйдә әле.
Шәфыйк, башыннан сыйпалган бала төсле, Низамыйга буйсынды. Түбән караган хәлдә, бер сүз дәшмичә кире борылды. Низамый аны, киң аркасыннан сөя-сөя, ишектән чыгарып җибәрде дә яңадан алгы сафка килеп утырды. Мәсхәрәле елмаю белән Гаязга карап алды. Аның ул карашы миңа «Менә шулай эшлиләр аны, көч менә миндә» дигән сыман аңлашылды.
Шәфыйк чыгып китүгә, зал иркен тын алып, кәефләнеп көлде. Аннан соң әүвәлге тынычлык урнашты. Гаяз тагын дәвам итте. Ул үзе белгән кадәр диннең тамырларына керде, Мөхәммәд пәйгамбәр сүзләрендә әйтелгән наданлыклардан көлде, андагы каршылыкларны табып, ачып салды. Җир шарының кайдан килеп чыгуына тукталды. Яшен нидән килүен, яңгыр кайдан явуын, җир йоту ни дигән сүз булуын да читтә калдырмады. Аның шактый озынга сузылган докладын ялыкмыйча тыңладылар. Сүз азагын Гаяз артельгә китереп терәде. Яхшы тормышка чыгу өчен Ленин тарафыннан күрсәтелгән юлларны аңлатып, инде безнең авылда аңа төшенүчеләр барлыгын, аларның быел көздән бергә оешып эшли башларга ниятләре барлыгын әйтте. Ярлыларны, урта хәллеләрне шуларга кушылырга чакырып сүзен бетерде.
Залны күтәргән кул чабулар басылгач, җыелыш председателе Искәндәр озакламый спектакль башланачагын, хәзергә берничә минутка Имәлигә сүз бирелүен әйтте. Имәлигә сүз бирелүен ишетү белән, Низамый кычкырып көлеп урыныннан торды да халыкка карап кычкырып җибәрде:
– Хатын-кызлар, тизрәк чыгып калыгыз, Имәли сүз алды! – диде.
Бөтен зал шаулап көлеп җибәрде, һәм чынлап ук хатын-кызлар арасыннан кайберәүләр кузгалыша башладылар. Ул арада трибунага чыгып баскан Имәлинең гадәттән тыш кызарып бүртенгән йөзен күргәч, йөрәгем шаулап киткән сыман тоелды. Имәли менә-менә бер әшәке сүз белән кычкырыр да бөтен җыелышның ямен җибәрер кебек тоелды. Ләкин, бәхеткә каршы, Имәли үзен бөтенләй көтелмәгәнчә тотты.
– Кузгалмагыз, күгәрченкәйләрем, кузгалмагыз! – диде ул. – Бүген миннән дә тәмле телле кеше юк.
Кузгала башлаган хатын-кызлар, кәефле елмаешып, урыннарына утырдылар. Зал Имәлине үз итеп кычкырып көлде. Тик моңарчы елмаеп утырган Низамый гына, бу хәлне күргәч, шашкан төсле авызын ачып катып калды.
– Әйе, иптәшләр, – дип дәвам итте Имәли, – мин бүген тәмле телле. Сәбәп: бүген сез миңа барыгыз да, Низамый, сине әйтмим, сөекле булып күренәсез. Мин хәзер дөньяда яхшы кешеләрнең күплегенә